Рем Абзалов
Рем Абзал улы Абзалов (рус. Рем Абза́лович Абза́лов; 15 (28) июнь 1914, Урта Балтай, Тәтеш өязе, Казан губернасы — 7 февраль 1983, Ташкент, Үзбәкстан ССР, СССР) — III Украина фронтының 4 гвардия армиясе 40 гвардия укчылар дивизиясе 116 гвардия укчылар полкының укчылар ротасы командиры, гвардия өлкән лейтенанты. Гвардия майоры. Советлар Союзы Герое (1945).
Тормыш юлы
1914 елның 15 (28) июнендә хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы Урта Балтай авылында туа[1]. Башка мәгълүматлар буенча, Россия империясенең (хәзерге Үзбәкстан) Сырдәрья өлкәсе Ташкент шәһәре. Милләте — татар.
Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, бер үк вакытта колхозда эшли. Соңрак Казанга күченә, Казан университетында эшчеләр факультетында укый. Казан авиация заводында профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшли. 1936 елда өлкә мәктәбе курсларын тәмамлый.
1930 еллар ахырында Кызыл Армиягә алына. 1939—1940 еллардагы совет-фин сугышында катнаша. Демобилизацияләнгәч, Казан авиация заводының (хәзерге Горбунов исемендәге авиация җитештерү берләшмәсе) Завод комитеты рәисе булып эшли. 1941 елдан Советлар Союзының Коммунистлар партиясе әгъзасы.
Бөек Ватан сугышы чоры
1942 елда Бөек Ватан сугышына алына. Махсус курсларны тәмамлагач, укчылар ротасына билгеләнә. Украина, Румыния, Болгария, Югославия һәм Венгрия территориясендәге сугышларда катнаша.
Батырлыгы
1944 елның 1 декабрендә 116 укчылар полкының өлкән лейтенант Рем Абзалов җитәкчелегендәге ротасы (40 гвардия укчылар дивизиясе, 4 гвардия армиясе, III Украина фронты) Дунапатай авылы янында (Венгриянең Пакш шәһәреннән 10 км чамасы көнбатыштарак) Дунай елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыгып, плацдарм яулый. Шул бәрелештә рота сугышчылары дошманның йөзләп солдатын сафтан чыгаралар, 145 солдат һәм офицерын әсирлеккә төшерәләр.
ССРБ Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә, немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, Рем Абзаловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 4870) тапшырыла.
Сугыштан соңгы тормышы
Сугышны укчылар батальоны командиры булып тәмамлый.
ССРБ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 1946 елда «Выстрел» курсларын тәмамлап, Төркестан хәрби округының полк командиры булып хезмәт итә. 1950—1960 елларда Ташкентта хәрби комиссар вазифасын башкара. Майор дәрәҗәсендә отставкага чыга.
Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә яши. 1983 елның 7 февралендә вафат була. Ташкенттагы хәрби зиратның Геройлар аллеясында җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (№ 4870, 24.03.1945)[2][3];
- Ленин ордены (24.03.1945);
- Кызыл Йолдыз ордены (18.04.1944; 17.09.1944[4]);
- Юбилей медальләре.
Исемен мәңгеләштерү
- Апасның бер урамына Герой исеме бирелә, 2000 елдан Урта Балтай авылы мәктәбе Рем Абзалов исемен йөртә;
- Апас бистәсендә Рем Абзаловка бюст куелган;
- Урта Балтай мәктәбе диварына истәлек тактасы ачыла;
- Апас туган якны өйрәнү музеенда геройларга багышланган экспозиция булдырылган[5].
- Ташкентта хәрби зиратның Геройлар аллеясында Герой кабере өстенә һәйкәл куелган[6];
- С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының Дан аллеясында геройның портреты бар[7].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Герои страны. Абзалов Рем Абзалович (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2009. Архивировано 13 апрель 2012 года.
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686046/793756. Д. 26/1. Л. 42/59, 60).
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686046. Д. 26. Л. 18).
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 690155. Д. 5297. Л. 1, 3, 4).
- ↑ Абзалов Рем Абзалович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества". Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
- ↑ Абзалов Рем Абзалович (рус.). people-archive.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
- ↑ Чтим Героев (рус.). profavia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
Әдәбият
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022;
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.
- Березняк Н. Г. Герои Советского Союза — узбекистанцы. Ташкент, 1984.