Пётр Сафронов
Пётр Сергеевич Сафронов (1925, Алабуга кантоны, Алабуга кантоны — 11 ноябрь 1995, Сыктывкар, Коми Республикасы, Россия) — совет хәрби хезмәткәре, гвардия ефрейторы; лейтенант; подполковник. Советлар Союзы Герое (15.1.1944)[1].
Тормыш юлы
Петр Сафронов 1925 елда ТАССРның Алабуга кантоны Моркваши авылында (Алабуга районының хәзер юкка чыккан авылы, хәзер Поспелово авыл җирлегендә[2]) туа. Мәктәпнең 8 сыйныфын һәм фабрика-завод мәктәбен тәмамлый. Уку йортын тәмамлагач, химия заводында слесарь булып эшли.
1943 елның гыйнварында Кызыл Армиягә алына. Гыйнвардан Бөек Ватан сугышы фронтларында.
Бөек Ватан сугышы чоры
234 нче гвардия укчылар полкы укчысы (76 нчы гвардия укчылар дивизиясе, 61 нче армия, Үзәк фронт), ефрейтор Петр Сафронов һөҗүм төркеме составында 1943 елның 28 сентябренә каршы төндә Украинаның Чернигов өлкәсе Репкин районының Мысы авылы янында Днепрны кичә, плацдарм ала, дошманның берничә контрһөҗүмен кире кагуда катнаша. Шәхсән үзе уннан артык дошманны юк итә.
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен гвардия ефрейторына Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Сугыштан соңгы тормышы
Сугыштан соң Петр Сафронов Совет Армиясе сафларында хезмәт итүен дәвам итә. 1948 елдан запаста.
Алабуга педагогия училищесын тәмамлагач, 1 нче Бондюг мәктәбендә (хәзерге Менделеевск мәктәбе) укыта[3].
1960 еллар башында Коми Республикасына күчеп китә, Княжпогостский районы Железнодорожный шәһәр тибындагы бистәсендә яши. 1963 елдан подполковник Пётр Сафронов Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшли.
Озак еллар Пётр Сафронов Менделеевскның 1 нче урта мәктәбе белән элемтәдә тора, укучылар һәм педагоглар белән аралаша, мәктәпкә еш кунакка йөри[3].
1995 елның 11 ноябрендә Коми Республикасының башкаласы Сыктывкарда вафат була.
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены;
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- «Почет Билгесе»;
- медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләрендә Геройлар аллеясында бюстлары куелган.
- Менделеевск шәһәрендәге бер урам герой исемен йөртә[4].
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.
- ↑ Почтовые индексы населенных пунктов Елабужского района Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2013. Архивировано 17 гыйнвар 2016 года.
- ↑ 1 2 Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музее. Сафронов Пётр Сергеевич. tatfrontu.ru (25 декабрь 2019).
- ↑ Сафронов Пётр Сергеевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Пётр Сафронов