Василий Осипов
Василий Иванович Осипов (1912, Кулай вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 8 март 1944, Подволочиск районы[d], Тернополь өлкәсе) — совет хәрби хезмәткәре, Үзәк фронтның 13 нче армиясе 8 нче укчы дивизиясенең 310 нчы укчы полкы укчысы, рядовой, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1943). 1943 елның сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә[1][2].
Тормыш юлы
Василий Иванович Осипов 1912 елның 20 февралендә Казан губернасы Казан өязенең Неялово авылында туган (соңрак авыл Татарстан АССРның Питрәч районы составына керә,югалган авыл)[1]. Күпбалалы крестьян гаиләсендә туа, алты бала — дүрт ир һәм ике кыз бала үсәләр[3].
Авыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, туган авылында шәхси крестьян хуҗалыгында эшли, аннары кулинария училищесында белгечлек ала һәм Казан шәһәрендә ашханәдә пешекче булып эшли[1][3].
1942 елда Василий Иванович Осипов Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына хәрби хезмәткә чакырыла[1]. Шул ук 1942 елдан фронтның алгы сызыгында хәрәкәт итүче армиядә 13 нче армиянең 8 нче укчы дивизиясе 310 нчы укчы полкы укчысы вазыйфасында була[1].
Бөек Ватан сугышында катнашуы
Кызылармеец Осипов Үзәк, Воронеж һәм I Украина фронтлары берләшмәләре составында Курск сугышында (1943 елның җәе), Днепр өчен сугышта (1943 елның көзе), шулай ук 1943 елның ахырында һәм 1944 елның башында Уңъяк яр буе Украинасын азат итү сугышларында катнаша[4].
1943 елның 22 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Алдынгы десант отряды составында хәрәкәт итеп, кызылармеец Осипов Украина ССР Чернигов өлкәсенең Навозы авылы районында кул астындагы кичү чараларында беренчеләрдән булып су киртәсен үтә, елганың көнбатыш ярындагы дошман траншеяларына бәреп керә, немец җәяүле гаскәрләре белән каты кул сугышына керә һәм плацдармны яулап алуга һәм ныклап урнашуга ярдәм итә[1][4].
Киевтан төньяктарак Днепр елгасын уңышлы кичкән, Днепр елгасының көнбатыш ярында плацдармда ныклап урнашкан һәм шул вакытта күрсәткән кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 16 октябрендәге Указы белән кызылармеец Василий Иванович Осиповка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[3][1].
1944 елның 8 мартында Көнбатыш Украинаны азат итү буенча һөҗүм сугышлары барышында укчы Василий Осипов Украина ССР Тарнополь өлкәсенең Подволочиск районы Супрановка (Супруновка) авылында дошманның снайпер утыннан һәлак була[1][3].
Тернополь өлкәсенең Подволочиск шәһәр тибындагы бистәсендәге совет сугышчыларының туганнар каберлегендә җирләнгән[1].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале, 1943 елның 16 октябре);
- Ленин ордены (1943 елның 16 октябре);
- СССР медальләре[1].
Хәтер
- Татарстан Республикасы Питрәч районының Питрәч авылында мемориаль паркның Каһарманнар аллеясында В. И. Осиповның бронза бюсты куела, район үзәгендәге урамнарның берсенә аның исеме бирелә[1][5].
- Татарстан Республикасы Питрәч районының Зур Бутырка авылында В. И. Осиповка һәйкәл-бюст куелган, ә авылның төп урамы аның хөрмәтенә аталган[1][3].
- 2023 елның 10 маенда Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә Герой Василий Иванович Осипов исеме бирелә[6].
Гаиләсе
Иван Осипов һәм Анисья Сидоровна Осипованың күпбалалы гаиләсендә туган[3]. Гаиләдә дүрт ул — Василий, Михаил, Пётр, Афанасий һәм ике кыз — Евдокия белән Мария үсәләр[3]. Дүрт бертуган Осиповлар барысы да Бөек Ватан сугышында катнаша һәм фронтта һәлак булалар: Михаил хәбәрсез югала, Пётр авыр яралардан вафат була, Афанасий белән Василий сугыш крында һәлак булалар[3].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Осипов Василий Иванович (рус.). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
- ↑ Галерея памяти участников ВОВ (рус.). Музейный комплекс "Дорога Памяти". Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 В нашей семье есть герой — Василий Иванович Осипов (рус.). «Пестрецы-информ» челтәр басмасы (8 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
- ↑ 1 2 Осипов Василий Иванович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
- ↑ Традиционно праздничные мероприятия, посвященные Дню Победы, в районе открыл автопробег (рус.). Официальный сайт Пестречинского муниципального района Республики Татарстан (9 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
- ↑ Об итогах социально-экономического развития Надеждинского сельского поселения (рус.). Официальный сайт Пестречинского муниципального района Республики Татарстан (12 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
Әдәбият
- Батырлар китабы — Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000. — 395 с.
- Книга Героев = Батырлар китабы / составители: Михаил Васильевич Черепанов, Евгений Владимирович Панов. — Казань, 2022. — С. 118. — 407 с.
- Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 томах. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2023. — Т. 3. — С. 162, 164, 171, 173.