Курск сугышы

Курск сугышы яки Курск дугасы сугышы (tat.lat. Kursk suğışı) (5 июль23 август 1943 ел) - Икенче бөтендөнья сугышының һәм Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең берсе. Дөньяның тарихында иң зур танк сугышы. Курск сугышында ике миллион тирәсендә кеше, алты мең танк, дүрт мең очкыч катнаша.

Курск сугышы өч өлешенә бүленә:

Курск сугышы 49 көн сузыла. Фашист-алманннар үз һөҗүмен «Цитадель»-операциясе дип исемлиләр.

Курск сугышыннан соң стратегик инициатива Икенче бөтендөнья сугышында тулысынча Кызыл гаскәргә күчә, Кызыл гаскәре Икенче бөтендөнья сугышы тәмамына кадәр һөҗүм итә бышлый.

undefined

Курск сугышының сәбәпләре

Кызыл гаскәрнең кышкы һөҗүме һәм Вермахт Украинада каршы-һөҗүме нәтиҗәсендә совет-алман фронты үзәгендә чыккан урын (150 км тирәнлектә, 200 км киңлектә) - Курск дугасы барлыкка килә. Алман-фашист көчләре Совет гаскәрләрен камап алыр өчен Цитадель һөҗүме операциясен башлый.

Фашист һөҗүме

undefined

1943 елның 5 июлендә алман һөҗүме башлана. Совет гаскәр башлыгы төгәл алман һөҗүменең вакытын белеп (5 сәгатьтә Мәскәү вакыты), 22:30 һәм 2:20 (М. в.) сәгатендә контрарт-хәзерләнүен уздыра. Шуңа күрә фашист һөҗүме уңышлы булмый.

Файл:Bundesarchiv Bild 101III-Cantzler-077-24, Russland, Vormarsch deutscher Panzer.jpg
Алман-фашист "Тигр" танклары һөҗүме

Прохоровка бәрелеше

undefined

12 июльдә Дөньяның тарихында Прохоровка янында иң зур танк сугышы булган. Фашист ягыннан 700 танк тирәсендә катнаша.

Прохоровка бәрелешендә алман-фашист көчләре Прохоровканы буйсындыра алмыйлар, совет саклануын да ерый алмыйлар. Совет гаскәре алман берләшмәсен камап алмый. Ләкин алман гаскәрләре чигенергә мәҗбүр булганнар.

Прохоровка бәрелешенең нәтиҗәсе: фашист һөҗүме "Цитадель" операциясенең уңышсызлыгы.

undefined

Совет һөҗүм операцияләре

Орёл һөҗүм операциясе («Кутузов» операциясе)

12 июльдә Кызыл гаскәре Орёл каршы-һөҗүм операциясен башлый.

13 июльдә Кызыл гаскәр Орёл янындагы фашист саклавын ерый.

5 августта Совет көчләре Орёл шәһәрен азат итәләр. Орёл һөҗүм операциясендә 90 мең фашист юк ителә.

Белгород-Харьков һөҗүм операциясе («Румянцев» операциясе)

Көньяк фронт өлешендә Совет каршы-һөҗүме 3 августта башлана.

  • 5 августта Совет көчләре Белгород шәһәрен азат итәләр.
  • 7 августта Совет көчләре Богодухов шәһәрен азат итәләр.
  • 23 августта Кызыл гаскәр Харьков шәһәрен азат итәләр.

5 августта беренче тапкыр Бөек Ватан сугышында Мәскәүдә сәлүт булды.

Эрих фон Манштейн алман фельдмаршалы соңрак язган:

«

Курск сугышы - Шәрекътә инициативабызның саклавы соңгы омтылышы булды. Сугыш уңышсызлыгы белән инициатива совет ягына китә. Шуңа күрә "Цитадель" операциясе - Шәрекъ фронтының хәлиткеч мизгеле.

Манштейн Э. Югалткан җиңүләр. Алман теленнән тәрҗемәсе — М., 1957.
»

Курск сугышы нәтиҗәләре

Курск сугышыннан соң стратегик инициатива Икенче бөтендөнья сугышында тулысынча Кызыл гаскәргә күчә, Кызыл гаскәре Икенче бөтендөнья сугышы тәмамына кадәр һөҗүм итә бышлый. Днепр операциясе мөмкинлеге булдырыла.

Әдәбият

  • Курская битва 1943 // Великая Отечественная война 1941 — 1945. Энциклопедия / под ред. М. М. Козлова. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — С. 392—394. — 500 000 экз.
  • Давыдков В. И. Анализ Курской битвы (историко-документальная эпопея). — Курск, 2005.
  • Замулин В. Н. Курский излом. Решающая битва Отечественной войны. — М.: Эксмо, 2007. — 1000 с. — (Великая Отечественная: Цена Победы). — ISBN 5-699-18411-2
  • Замулин В. Н. Засекреченная Курская битва. Секретные документы свидетельствуют. — М.: Эксмо, 2007. — 784 с. — (Великая Отечественная: Цена Победы). — ISBN 978-5-699-19602-9
  • Карнацевич В. Л. Сто знаменитых сражений. — Х.: Фолио, 2004. — 543 с. — ISBN 966-03-2753-6
  • Мерников А. Г. Спектор А. А. Всемирная история войн: в 2-х тт. — Мн.: Харвест, 2005. — 768 с. — ISBN 9851317799
  • Тимохович И. В. Советская авиация в битве под Курском. — М.: Воениздат, 1959. — 120 с.
  • Битва под Курском. От Обороны к наступлению. — М.:АСТ:Б66 ХРАНИТЕЛЬ,2006.-826[6]c.-(Неизвестные войны).(Переиздание материалов двухтомника «Битва под Курском» Военно-исторического управления Генштаба ВС СССР 1946-1947 гг. с комментариями и приложением)