Прага өчен сугыш
Файл:WWII Southern Central Europe 1944-1945.svg
Үзәк Аурупа сугыш вәзгыяте, 1945 ел
Прага өчен сугыш яки Прага һөҗүмчән операциясе (tat.lat. Praga öçen suğış) (5 май 1945 — 12 май 1945) — Бөек Ватан сугышында Кызыл Гаскәрнең соң операциясе, аның нәтиҗәсендә Прага шәһәре азат ителә.
Алман-нацист генерал-фелдмаршалы Фердинанд Шөрнер соңгы Гитлер боерыгын үтәр өчен Прага шәһәрен икенче Берлинга әйләндерергә ниятләгән. Бер миллион санлы фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе Прага эчендә һәм тирәсендә туплана.
Сугыш барышы
Баш күтәрү һәм власовчылар
Чехиядә Власов җитәкчесендәге Рус ирек гаскәре (рус. РОА) — власовчылар — 1945 елда урнаша.
1945 елның 5 маенда Чех ватанпәрвәрләре баш күтәрү башлыйлар. Башта Буняченко җитәкчесендәге власовчылар бу чех көрәшен яклыйлар, ләкин 8 майда власовчылар күтәрелешен ташлыйлар һәм чигенәләр.
Совет Гаскәре Праганы азат итә
АКШ башлыгы Праганы азат итүдән баш тарта һәм Пльзен көнчыгыштан бармавын белдерә.
Совет Гаскәр башлыгы АКШ-дан бу мәгълүматны озак көтә. АКШ ниятләрен белеп Совет гаскәрләре Чехияне азат итәргә чишәләр.
1945 елның 9 маенда Беренче Украин Фронты 3-нче, 4-нче танк гаскәре Прага шәһәренә бәреп керәләр.
Т-34 танкы «хатирәсе»
Прагага кергән беренче совет Т-34 танкы Иван Гончаренко йөртә, Прага өчен сугышы барышында Гончаренко батырлыкны күрсәтеп һәлак була.
Иван Гончаренко истәлегенә Прага урамы исемләнә, аның танкы озак вакытта Прага хәрби-тарихи музеенда урнаша.
Бәрхет инкыйлабы вакытында 1989 елда азат итүче танк чех миләтчеләре тарафыннан мәсхәрәләнә — ал төсенә буяла һәм җыеп алына.
Хыянәт һәм җәза
12 майда Совет гаскәре генерал Власовны кулга ала, соңрак бүтән власовчылар — Буняченко, Трухин — кулга алына. Совет Берлеге хыянәте өчен Власов, Буняченко, Трухин һәм бүтән Совет хөкеме карары буенча Бутырка төрмәсендә асып үтерелә.
Нәтиҗә
Прага өчен сугыш нәтиҗәсендә фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе тар-мар ителә һәм 850 мең кеше совет әсирлегенә алына.
Совет гаскәр башлыгына — маршал Коневка — «Хөрмәтле Прага граҗданины» дәрәҗәсе бирелә.
Шулай ук карагыз
Әдәбият
- Мерников А. Г., Спектор А. А. Всемирная история войн. — Минск, 2005, стр. — 652
- Конев И. С. Сорок пятый. — М., Воениздат, 1970
- Лелюшенко Д. Д. Москва — Сталинград — Берлин — Прага. Записки командарма. — М.: Наука, 1987
- Великая Отечественная война Советского Союза 1941-1945: Краткая история. Сокрушение фашистской Германии. — 3-е изд., испр. и доп. — М.: Воениздат, 1984. — 560 с., ил. — 250 000 экз.
- Президент РФ встретится с премьер-министром Чехии — статья РИА «Новости».
- Хоффманн Й. История власовской армии = Die Tragödie der ‚Russischen Befreiungsarmee‘ 1944/45. Wlassow gegen Stalin / Пер. с нем. Е. Гессен. — Paris: YMCA-PRESS, 1990. — 379 p.
- Газета: Прага победоносной Красной Армии-освободительнице