Гази Заһитов
Гази Заһитов, Гази (Газетдин)[1] Казыйхан улы Заһитов (рус. Газий (Газетдин) Казыха́нович Заги́тов; 20 август 1921, РСФСР, БАССР, Мишкә районы, Яңакош — 23 август 1953, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 1945 елның 30 апрелендә 22 сәгать 40 минутта гвардия капитаны В. Н. Маков җитәкчелегендәге штурмлау төркеме составында беренчеләрдән булып Берлиндагы Рейхстаг бинасы өcтенә Кызыл Байракны элә[2][3]. Заһитовның күкрәге үтәли яраланса да, сугышуын дәвам итә[4][3][5].
Тәрҗемәи хәле
Гази Заһитов 1921 елның 20 августында Башкортстан АССР Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. Милләте буенча татар[6]. 1940 елның[7] 19 октябрендә Бөре медицина училищесының өченче курсыннан Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. Сугыш вакытында кече офицерлар курсын тәмамлый. Берлинга барып җитә, анда сержант званиесендә III һөҗүм армиянең 79 нчы укчылар корпусының 136 нчы армия туп артиллерия бригадасы разведкасында сугыша. 1945 елның 27 апрелендә корпус составында Рейхстагны алу һәм Кызыл Байрак урнаштыру өчен доброволецларның штурмлау төркемнәре оештырыла. 25 кешедән торган составның берсен капитан В. Н. Маков җитәкли. Төрем капитан С. А. Неустроев батальоны белән бергә хәрәкәт итә. 28 апрель кичендә гаскәрләр Моабит районы ягыннан Шпрее аша Мольтке күпере (хәзерге Вилли-Брандт-штрассе) аша чыгалар һәм төньяк-көнбатыш ягыннан Рейхстагка керәләр. Заһитов өлкән сержантлар М. П. Минин, А. Ф. Лисименко, В. Н. Маков төркмендәге сержант А. П. Бобров белән бергә Рейхстаг бинасына бәреп керә. Яшерен рәвештә дошманның бикле ишеген табып, аны бүрәнә белән җимереп ачалар. Чормага менеп, ишетү тәрәзәсе аша бинаның көнбатыш (парад) фронтоны өстендәге түбәгә менәләр. Алар Җиңү Алиһәсе сынының таҗы тишеменә Җиңү Байрагын урнаштыралар[5][8].
|
Безнең гаскәрләр Берлин үзәгенә якынлашып килгән чакта, иптәш Заһитов Рейхстагны штурмлауда катнашырга һәм аңа беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын кадарга шәхси теләген белдерде. 1945 елның 26 апрелендә Заһитов, сержант Михаил Минин, өлкән сержантлар А. Бобров һәм А. Лисименко белән бергә, сугышчан бурычны үтәргә кереште. Һөҗүм итүче пехота алдыннан үтеп, Заһитов Рейхстагка бару юлын ачыклады һәм шуның белән безнең сугышчыларның хәрәкәтенә булышлык итте. Майор Максимов, 136 АПАРКВның РАД командиры. Берлин шәһәре. 1945 елның 1 мае.
(РФ Саклану министрлыгының архивы. 136 нчы фонд, 212 465 нче тасвирлама)[9] |
М. П. Минин болай искә ала:
| Иң алдан үзе белән фонарь алган Гази Заһитов йөгерде. Ул фонаре белән ярым җимерек баскычтан бару юлын яктыртып менде. Аңа чыга торган барлык коридорларга без гранаталар ыргыттык һәм автомат чиратлары белән тикшердек…
Чормага җитәрәк мин, дивардан метр ярым озынлыктагы юка көпшәне каерып алып, «агач» запасы тупладым. Иркен чормага җиткәч, түбәгә ничек чыгарбыз дигән сорау туды. Г. Заһитов монда да ярдәмгә килде, ул фонарь белән йөк лебедкасын һәм каядыр югарыга таба сузылган ике зур чылбырны яктыртты. Бу чылбыр буыннары буенча без ишетү тәрәзәсе аша бинаның көнбатыш фронтоны өстендәге түбәгә чыктык. Караңгыда сизелер-сизелмәс кенә күренгән манара янына Заһитов һәм мин Кызыл Байракны беркетә башладык. Кинәт түбәдә шартлаган снаряд яктысында Лисименко безнең көн ориентирын — бронза ат һәм таҗ кигән гаять зур хатын-кыз сын төркемен күреп алды. Шунда ук байракны бу урынга урнаштырсак яхшырак булыр дигән фикергә килдек. Егетләр мине снарядлар һәм миналар шартлаудан калтырап торган атның өстенә утырттылар, һәм мин бронза хатын-кыз сынының таҗына байракны беркеттем.… Вакытны билгеләдек. Җирле вакыт 22 сәгать 40 минут иде.[10][11] |
Төркем Байракка илтүче юлны 1 майга (иртәнге 5 сәгатькә кадәр) саклый, шуннан соң генерал Переверткин боерыгы буенча Рейхстагтан китә[12][13]. 136 нчы артиллерия бригадасы командованиесе 1945 елның 1 маенда бөтен төркемне хөкүмәтнең иң югары бүләгенә — Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. Әмма 1945 елның 18 маенда алар Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнәләр[5][11]. Г. Заһитов күп орден һәм медальләр, шул исәптән Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә.
Сугыштан соң ул туган авылына кайта. 1947 елны авыл советы рәисе итеп билгеләнә, көзен гаилә корып җибәрә. Тагын 3 елдан авылда оешкан машина-трактор станциясендә механик була[4]. 1953 елның 23 августында[10] үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң, ул колхоз техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда, машина әрҗәсеннән (машина кабинасына йөкле хатынны утырта, үзе әрҗәгә утырган була, яңгыр ява башлагач, өс киемен кияргә торып баскач) ялгыш әрҗәдән юлга егылып төшеп, башы белән бәрелеп (вариант: көпчәк астына эләгеп) вафат була [14].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- III һәм II дәрәҗә Дан орденнары[6][7]
- Кызыл Йолдыз ордены
- «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале[15]
- «Батырлык өчен» медале[16]
- «Варшаваны азат иткән өчен» медале
- «Берлинны алган өчен» медале
- Кызыл Байрак ордены[17]
- «1941–1945 елларлагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале [14]
Гаиләсе
Әтисе — Казыйхан, әнисе — Хөсниямал (?–1969). Биш балалы (ике кыз, өч малай) гаиләдә дүртенче бала булып туа. Бертуганнары: абыйсы Сәгыйдулла, сеңлесе Сафура.
Хатыны — Камилә (?–2020), 1948 елда өйләнешәләр. Кызы — Наҗия (1950 елгы), аның балалары: Роберт, Илшат, Илһам, Фидан, Рафис, Илдар, Эльвир. Улы — Газали (1953 елгы), аның балалары: кызы Альбина (2021 елда авыр чирдән вафат), улы Айрат.[14]
Хәтер
- Яңакош авылында һәм район үзәге Мишкәдә урамнарга Гази Заһитов исеме бирелә.
- Мишкә районы Яңакош авылы урта (2019 елдан тугызъеллык) мәктәбенә Гази Заһитов исеме бирелә.
- 2007 елда Яңакош авылында Гази Заһитов музее ачыла (музейның элеккеге директоры – Галимҗан Бикбулатов), бюсты куела.
- 2021 елның 20 августында Башкортстанның Мишкә районы үзәге Мишкә авылында «Биш каһарман» мемориаль комплексында Гази Заһитовка һәйкәл ачыла. Ачылу тантанасында БР Башлыгы Радий Хәбиров, Мишкә районы башлыгы Павел Трапезников, Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һәм башкалар катнаша [14].
- 2022 елның 9 маенда Гази Заһитовның Мишкә районы Яңакош авылы зиратындагы кабере янындагы мемориаль постаментка Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия коралланышында булган танкка каршы ата торган туп урнаштырыла. Тантанада ФСБның Башкортстан буенча идарә башлыгы Юрий Серышев, Башкортстан буенча Эчке эшләр министры Роман Деев катнаша[18].
Искәрмәләр
- ↑ Гыйзетдин — мулла кушкан исеме
- ↑ Подвиг народа. www.podvignaroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2025.
- ↑ 1 2 Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 136 АПАБр.. Оп. 1. Д. 1. Л. 1, 9, 12
- ↑ 1 2 Дементьев, 2007
- ↑ 1 2 3 Егоров и Кантария были не первыми // Аргументы и факты : газета. — 2003. — № 19 (1176) от 7 мая. Архивировано 29 март 2012 года.
- ↑ 1 2 «Подвиг народа» документларның электрон банкында Гази Заһитовны бүләкләү кәгазе // www.podvignaroda.ru
- ↑ 1 2 «Подвиг народа» документларның электрон банкында Гази Заһитовны бүләкләү кәгазе // www.podvignaroda.ru.
- ↑ Мизеркин С. Неизвестные факты из истории Знамени Победы. Радио «Голос России» (5 май 2009). Архивировано 6 июнь 2012 года.
- ↑ Ягсуф Шафиков. Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом. Казань: «Слово», 2015 г., С. 26. ISBN 978-5-98356-275-2
- ↑ 1 2 Ямской, 2006
- ↑ 1 2 Николай Ямской. Кто брал Рейхстаг. Герои по умолчанию.... — М.: Олма-Пресс, 2006.
- ↑ Сапрыков, 2008
- ↑ Минин, 2001
- ↑ 1 2 3 4 Зилә Мөбәрәкшина. Рейхстагка байрак кадаган татар Гази Заһитов турында: «Үзенә нидер биреләчәген әйтте». Татар-информ, 22.08.2021
- ↑ «Подвиг народа» документларның электрон банкында Гази Заһитовны бүләкләү кәгазе // www.podvignaroda.ru.
- ↑ «Подвиг народа» документларның электрон банкында Гази Заһитовны бүләкләү кәгазе // www.podvignaroda.ru.
- ↑ «Подвиг народа» документларның электрон банкында Гази Заһитовны бүләкләү кәгазе // www.podvignaroda.ru.
- ↑ Азат Гиззатуллин. В селе Янагушево установили мемориальную пушку на могиле героя-фронтовика Гази Загитова. ИА Башинформ, 9.05.2022
Әдәбият
- Абросимов, А. Михаил Минин: «Мы воевали не за награды» / А. Абросимов // Аргументы и факты. — 2004. — Май (№ 18). — С. 2. — (АиФ. -Северо-Запад ; № 18).
- Артемьева Е. Знамёна великой Победы // Псковская правда : газета. — 2005. — № за 23-24 февраля. — С. 1, 7. — Об одной из групп советских солдат и офицеров, устанавливавших Красные флаги на рейхстаге — группе в составе М. П. Минина, Г. К. Загитова, А. П. Боброва, А. Ф. Лисименко.
- Герасимова, Т. Герои, о которых умолчали / Т. Герасимова // Островские вести. — 2003. — 21 июня. — С. 2. — О встрече молодых воинов частей гарнизона Острова — 3 с Героем Советского Союза Михаилом Петровичем Мининым, который рассказал о своём участии в операции по взятию Рейхстага в 1945 году.
- Олег Дементьев. Награждён самодельной звездой. Останутся герои навечно в памяти народной // Советская Россия. — 2007. — № от 8 мая.
- История Великой Отечественной войны Советского Союза. 1941-1945. — М.: Воениздат, 1963. — Т. 5.Минин М. П. Трудные дороги к Победе : Воспоминания ветерана Великой Отечественной войны. — Псков, 2001. — 255 с.
- История России. XX век / Ответственный редактор Зубов А. Б. — М.: Астрель; АСТ, 2009. — Т. 2. — 848 с. — 5000 экз. — ISBN 978-5-17-059363-7, 978-5-271-23891-8.
- Клевцов В. Последний бой войны // Стерх. — 2001. — № 19а от 9 мая. — С. 6. — О группе, водрузившей Знамя Победы над рейхстагом.
- Клевцов В. Штурм Рейхстага… Кто был первым? // Аргументы и факты. — 1999. — № 18 (май). — Прил.: Псков № 4. — С. 1, 3. — О трудной судьбе уроженца деревни Ванино Псковской области М. П. Минина, которому выпала честь поднять Красное Знамя над Рейхстагом. Воспоминания М. П. Минина.
- А. Г. Красников и др. Не Иваны ли мы, не помнящие родства? Ветераны труда и воинской службы г. Пскова требуют от властей достойного увековечивания памяти Михаила Петровича Минина // Псковская губерния : газета. — 2009. — № 16 (437) 29 апреля — 4 мая. — С. 14.
- Кто поднял знамя над рейхстагом: Ошибочное донесение долгие пять десятилетий мешало назвать имена подлинных героев ночного штурма // Псковская правда. — 1995. — 10 июня. — С. 2.
- Морозов А. Знаменосцы // Псковская правда : газета. — 1991. — № от 9 мая. — С. 2. — О воинах штурмовой группы капитана В. Макова, водрузившей Красное знамя на крыше рейхстага ровно в 22 часа 40 минут 30 апреля 1945 года.
- Павлова, Л. К чему ведут перемены? / Л. Павлова // Стерх. — 2005. — 1 июня (#42). — С. 3. — О ходатайстве депутата обл. Собрания П. Николаева о присвоении звания Героев России участникам Великой Отечественной войны, которые под руководством Владимира Макова установили первое знамя на рейхстаге. Среди них живущий в Пскове Михаил Минин.
- Владимир Пискарев. Кто водрузил Знамя Победы над рейхстагом? // Гасырлар авазы — Эхо веков : журнал. — 1996. — № 1/2. — ISSN 2073-7483.
- Полина Санаева. Кто оторвал лоскут от Знамени Победы? (рус.). Известия (6 май 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2012.
- Лев Сидоровский. Кто водрузил Знамя Победы? // Невское время : газета. — 2007. — № от 28 апреля.
- Ямской Н. П. Кто брал Рейхстаг. Герои по умолчанию…. — М.: Олма-Пресс, 2006. — 400 с. — (Мировая история. Войны и мир). — ISBN 5-224-05553-9; УДК 93.94; ББК 63.3 Я 578.Сапрыков В. Н. Дважды победное. — М.: Московские учебники – СиДипресс, 2008.
- Яременко В. Кто поднял знамя над Рейхстагом? // Псковская губернiя : газета. — 2005. — № 18 (11-17 мая). — С. 12-13.. — О группах, устанавливавших знамена на Рейхстаге, в том числе о группе капитана В. Макова, куда входил сержант М. Минин.
- Валерий Яременко. Кто поднял знамя над Рейхстагом? Героическая история и пропагандистский миф (рус.). Полит.ру (6 май 2005).