Мишкә районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Road to Ishimova, Mishkinsky District.jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил
55°32′03″ с. ш. 55°57′48″ в. д.GЯO
Статус муниципаль район
Башкортстан
Административ үзәк Мишкә авылы
Нигезләү датасы 1930 ел
Глава Виталий Андреев
Халык саны  (2010) 26 253[1] кеше
Мәйдан
  • 1689,11 км²
Сәгать поясы MSK+2
http://www.mishkan.ru/

Мишкә районы (чирм. Мишкан кундем) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Мишкә авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән, Бөре кантонын үзгәртү юлы белән барлыкка килгән.

Географик белешмә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мишкә районы Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Борай, Балтач, Караидел, Бөре, Благовещен районнары белән чиктәш. Район аша Бөре елгасы агып ята. Район җиренең 33%ын урманнар алып тора.

Як район
Төньяк-көнбатыш Борай районы
Төньяк Балтач районы (Башкортстан)
Төньяк-көнчыгыш Караидел районы
Көньяк-көнчыгыш Благовещен районы
Көньяк-көнбатыш Бөре районы

Мишкә районына чирмешләр 1651 елда килеп урнаша башлаганнар. Әүвәл Изимари авылына нигез салалар, соңрак Бөребаш, Рәфәнде авыллары барлыкка килә.

Татар авыллары Яңакуыш 1688 елны, Өрьяды авылы 1650 елны барлыкка киләләр Руслар районга 1779 елда килеп урнашканнар, дип әйтелә тарихи язмаларда. Әүвәл Новотройск, Старонакаряково, Малонакаряково авыллары барлыкка килгән.[2]

Район халкының күпчелеген көнчыгыш чирмешләры тәшкил итә. Чирмешләр биредә яшәүче халыкның 70 процент чамасын тєшкил итє. Сосновка, Кәмәй, Мишкә, Иске Арзамат, Олы Сухояз, Чурай, Байморза, Тынбай — райондагы иң зур мари авыллары. Халык саны буенча, татарлар (мишәрләр) районда икенче урында – 4200дән артык кеше исәпләнә. Алар күпләп Мишкә, Татарбай, Өръяды, Бабай, Субай, Янакыш, Иштыбай авылларында яшиләр. Шул ук вакытта Олы Шады, Кыйгазытамак һ.б. татар авыллары рәсми рәвештә башкортныкы булып санала. Кыйгазытамак – Шәехзадә Бабич нәселе чыккан авыл буларак билгеле.

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]1998[9]1999[9]
48 83838 13937 25632 71028 60327 92527 890
2000[9]2001[9]2002[10][4]2003[9]2004[9]2005[9]2006[9]
27 81427 74727 09926 71826 63026 61926 535
2007[9]2008[11]2009[12]2010[13]2012[14]2014[15]2015[16]
26 39026 39026 35625 31824 75724 17923 893
2016[17]2017[18]1 гый 2018[19]1 гый 2019[20]2021[21]
23 64123 41923 13622 60121 987

Район халкының милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002 Җанисәп 2010[22]
чирмешләр 19 137 / 70,62 % 18 038 / 71,2 %
татарлар 8 404 / 22,5 % 5 298 / 18,5 % 4 291 / 15,83 % 4 027 / 16,0 %
руслар 1 754 / 6,47 % 1 788 / 7,1 %
башкортлар 1 779 / 6,56 % 1 995 / 5,3 % 1 523 / 5,3 % 1 230 / 4,9 %

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гази Заһитов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү йорт-музее Яңакышта 2007 елда ачылган иде. Аның директоры Галимҗан Бикбулатов, каһарман якташларының истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән, Яңагош авылында һәм район үзәге Мишкәдә урамнарга Гази Заһитов исеме бирелүен әйтте. Район үзәгендә Гази Заһитовның барельеф-портреты куелды.[23]

2010-11 уку елында район мәктәпләрендә 3564 бала укып йөргән. Шуларның 70,5% — чирмешләр, 13,4% — татарлар, 4,3% — башкортлар. Башкорт телендә 82 укучы белем алган (колачлау күләме – 51,27%). 7 мәктәптә 46 бала башкорт телен туган теле буларак укый. 7 мәктәптә 255 бала татар телендә белем алган (колачлау күләме 52%). Тагын 7 мәктәптә 170 бала татар телен туган тел буларак укыган. 36 мәктәптә 1706 бала мари телендә укыган (66%). Тагын 13 мәктәптә 708 укучы мари телен өйрәнгән. Чурай авылы мәктәбе мари гимназиясе статусын йөртә.

Бик кызыклы факт: районда 30 мари телен укытучы, 9 татар теле укытучысы һәм 35 башкорт теле укытучысы эшли.[24]

Район гәзите марича һәм русча чыгарыла.

  1. Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года, archived from the original on 2011-10-30, retrieved 2012-06-06 
  2. http://omet-ufa.ru/zxcvq512.html(үле сылтама)
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 http://www.bashstat.ru/munstat/MapRegion/Docs/KART_RAI/mishkin/mi.html
  10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  11. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  12. https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
  13. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  14. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  15. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  16. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  17. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  18. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  19. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  20. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  21. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  22. Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләре буенча аерым милләтләр(үле сылтама)
  23. Башкортстанда татар батыры Гази Заһитовны искә алалар, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2012-06-06 
  24. Мишкә район мәгариф бүлегенең ачык нотыгы(үле сылтама)