Мәчетле районы
Мәчетле районы | |||||
---|---|---|---|---|---|
![]() | |||||
|
|||||
Ил | |||||
55°56′43″ с. ш. 58°16′05″ в. д.GЯO | |||||
Статус | муниципаль район | ||||
Төбәк | Башкортстан | ||||
Административ үзәк | Олы Ыктамак авылы | ||||
Нигезләү датасы | 1930 ел | ||||
Башлык | Могильников Иван | ||||
Халык саны (2010) | 26 417 | ||||
Мәйдан |
|
||||
Сәгать поясы | +6 |
Мәчетле районы (баш. Мәсетле районы, рус. Мечетлинский район ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан. Административ үзәге — Олы Ыктамак авылы Уфадан 280 км еракта урнашкан. 49 авыл 12 авыл советына берләштерелгән.
Якындагы тимер лл станцияләре – Чиләбе өлкәсендәге Сүлия (130 км) һәм Свердловск өлкәсендәге Кызылъяр (105 км).
Мәчетле районы Әй елгасының түбәнге агымында урнашкан. Район җиренең 20%ын урманнар били. Балакатай, Кыйгы, Дуван районнары һәм Свердловски өлкәсе белән чиктәш.
Тарих
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Дуван-Мәчетле районы барлыкка килгән. Район үзәге Дуван-Мәчетле авылында урнашкан булган. 1932 елны үзәкне башкорт авылы Ләмәзтамакка күчерәләр, 1935 елда – рус авылы Оло Ыктамагына. 1962-1965 елларда Балакатай районы белән берләшкән хәлдә яши.
Халык
Сан алулар буенча милли состав, кешеләр (барлык халыктан)[1]
Ел | Халык саны | башкортлар | татарлар | руслар | башкалар |
---|---|---|---|---|---|
1939 | 29111 | 14392 (49,44 %) | 7988 (27,44 %) | 6484 (22,3 %) | 247(0,85 %) |
1959 | 26409 | 12536 (48,1 %) | 7654 (29,4 %) | 5711 (21,9 %) | 148 (0,57 %) |
1970 | 28012 | 13739 (49,0 %) | 8702 (31,1 %) | 5296 (18,9 %) | 275 (1 %) |
1979 | 25406 | 12866 (50,64 %) | 7372 (29,0 %) | 4900 (19,3 %) | 268 (1,05 %) |
1989 | 23406 | 12042 (51,45 %) | 6983 (29,83 %) | 4180 (17,86 %) | 201 (0,86 %) |
2002 | 25604 | 14961 (58,4 %) | 6052 (23,64 %) | 4252 (16,6 %) | 339 (1,3 %) |
Демография
1939[2][3] | 1941 | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] |
---|---|---|---|---|---|---|
29 111 | ↘26 592 | ↘26 300 | ↗28 069 | ↘25 406 | ↘23 408 | ↗25 604 |
2008[9] | 2009[10] | 2010[11] | 2012[12] | 2013[13] | 2014[14] | 2015[15] |
↗26 312 | ↗26 426 | ↘25 032 | ↘24 671 | ↘24 440 | ↘24 160 | ↘23 726 |
2016[16] | 2017[17] | 1 гый 2018[18] | 1 гый 2019[19] | 2021[20] | ||
↘23 409 | ↘22 983 | ↘22 706 | ↘22 368 | ↗22 633 |
Район җирендә туып-үскән кешеләр
- Вафа Әхмәдуллин - Словакиянең милли герое, партизан, Башкортстанның атказанган укытучысы;
- Ратмир Бәдретдинов - Башкортстанның халык артисты, биюче;
- Сабир Ваһапов - Мәчетле районының беренче җитәкчесе, БАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе, партиянең өлкә комитетының беренче секретаре;
- Роберт Заһретдинов - бөтен дөньяга даны таралган виртуоз кубызчы;
- Миңнегафур Зәйнетдинов - республиканың Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, халык уен кораллары остасы;
- Рөстәм Гатауллин (Рөстәм Нурыев, 1963), икътисадчы, журналист, Башкорт Википедиясе волонтеры һәм идарәчесе;
- Рифкать Исрафилов - Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе иясе, танылган театр режиссеры;
- Ринат Камал - язучы, С. Юлаев премиясе (2010) лауреаты;
- Алисә Камалова (1979), медицина фәннәре кандидаты (2006), БДМУ доценты;
- Бәхтияр Канкаев - Салават Юлаевның көрәштәше — татар халкының легендар батыры, Пугачев полковнигы;
- Барый Кәлимуллин - беренче башкорт архитекторы;
- Галимҗан Кәримов (1952), укытучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе;
- Гафифә Корбанова (1930—2008), КПСС Мәчетле район комитеты сәркатибе (1972―1985), БАССР атказанган укытучысы (1965);
- Котдус Латыйпов - Советлар Союзы Герое, очучы, язучы;
- Лена Садыйкова - татар шагыйрәсе;
Халык мәгарифе
2009-10 уку елында Мәчетле районының 16 мәктәбендә башкорт телендә 1026 бала укыган (башкортларның 60%ы), 9 мәктәптә 630 бала башкорт телен (ана теле) урынына укый. 17 мәктәптә башкорт булмаган 1383 бала башкорт телен дәүләт теле урынына укый (100%). Башкорт телен барлыгы 26 мәктәптә 3039 бала укый (98%). Бүген биредәге мәктәпләрнең бишесендә татар телендә белем бирелә. Ул мәктәпләргә районда яшәгән татар балаларының 36%ы йөри. Тагын 4 мәктәптә 365 укучы татар телен фән буларак өйрәнә (тагын 45,5%). Алар – катнаш халыклар яшәгән район үзәгенең лицей, гимназиясе, Әләгәз авылы мәктәпләре. Татар телен мәктәптә өйрәнә барлыгы 658 татар баласы (82%).[21][22]
Сылтамалар
- Мәчетле районы хакимиәте рәсми сайты 2019 елның 3 октябрь көнендә архивланган. [рус.]
- "Мәчетле тормошы" район гәзите сайты 2013 елның 30 март көнендә архивланган. [рус.]
- Ижади Остахана "Мәчетле районы энциклопедиясы" [рус.], [тат.], [башк.]
- Уфаген сайтында Мәчетле районы авыллары [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Тел язмышы укытучы кулында(үле сылтама)
- ↑ http://www.mechetly.ru/up/files/Roo.doc(үле сылтама)