Рөстәм Гатауллин

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Гатауллин.

Гатауллин Рөстәм Шакирҗан улы (Рөстәм Нурыев, баш. Ғатауллин Рөстәм Шакирйән улы; 2 август 1963, Ләмәзтамак, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — икътисадчы, дәүләт хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе һәм туган якны өйрәнүче. Россия Федерациясе дәүләт гражданнар хезмәтенең 1 класслы кәңәшчесе (2005). Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы (2018)[1]. Башкорт һәм Татар Википедияләре волонтеры (2005) һәм идарәчесе (2006), «Башкортстан викимедиячеләре» төркеме әгъзасы (2015).

«РУВИКИ» Россия интернет-энциклопедиясенең төбәк бүлекләре белән эшне координацияләү бүлеге җитәкчесе[2].

Тәрҗемәи хәле

Рөстәм Шакирҗан улы Гатауллин 1963 елның 2 августында Башкорт АССРы, Мәчетле районы, Ләмәзтамак авылында туа.

19701979 елларда Ләмәзтамак урта мәктәбендә (хәзерге вакытта Вафа Әхмәдуллин исемен йөртә) белем ала.

1979—1983 елларда Уфа исәпне механизацияләү техникумында (хәзерге Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы) укый.

1983—1985 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1985—2001 елларда Мәчетле районында эшли.

1999 елда читтән торып Бөтенсоюз финанс-икътисад институтын тәмамлый.

2001 елдан Уфада яши һәм эшли.

Хезмәт юлы

1985—1998 — механик, инженер-проектлаучы, инженер-программист вазифаларын башкара, Мәчетле районының статистика бүлеге җитәкчесе.

1998—2001 елларда Мәчетле биләмәсе статистика бүлеге җитәкчесе.

2001—2003 елларда Башкортстан Республикасының статистика буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары.

2003—2005 елларда Башкортстан Республикасының статистика комитеты җитәкчесе урынбасары.

2005 елдан алып Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Башкортстан буенча территориаль органы җитәкчесе урынбасары.

2005—2023 елларда Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе урынбасары.

2023 елдан «РУВИКИ» Россия интернет-энциклопедиясенең төбәк бүлекләре эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе.

Иҗаты

Иҗаты жанр төрлелеге белән аерыла. Башкорт халык авыз иҗаты традицияләрен: бәет, кобаер, әйтеш жанрына мөрәҗәгать итә. Шигъриятенә гражданлык, лиризм хас. Публицистикада тарихи, әхлакый-этик проблемалар, кеше язмышларын яктырта.

Иҗатының төп темасы — шәхеснең ата-бабалар хәтере алдында җәваплылыгы, рухи кыйммәтләргә тугрылык, туган җиренең данлыклы үткәне белән горурлану, туган телнең киләчәге өчен борчылу.

4 китап авторы:

Җәмәгать эшлеклесе

Галерея

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Салават Юлаев ордены (2022).
  • Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2003).
  • Статистика отличнигы (2010).
  • «Совет Армиясе алдынгысы» билгесе (1985).
  • «Бөтенроссия җанисәп буенча күрсәткән казанышлары өчен» медале.
  • «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда күрсәткән казанышлары өчен» медале.
  • «2002 елда бөтенроссия халык исәбен алуда әүземлеге өчен» билгесе.
  • 2014, 2017 еллар Вики-Премиясе лауреаты.
  • «Хезмәт ветераны» исеме.
  • Росстатның Почет грамотасы (2022).

Сылтамалар