РУВИКИ
«РУВИКИ» — Россиядә яшәүче халыклар телләрендә эшли торган универсаль онлайн-энциклопедия, «Википедия» аналогы. Проект 2023 елның 24 июнендә бета-версиядә[1] эшли башлый. Эшләтеп җибәрү вакытанда «РУВИКИ» базасына, нигездә рус Википедиясеннән җыелган 1,9 млн мәкалә лицензия шартлары нигезендә күчерелә[2].
Проект җитәкчесе — Владимир Медейко, ул элегрәк «Википедия» проектының рус бүлеге администраторы һәм «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнертлык директоры вазифаларын башкара[3].
«РУВИКИ» электрон энциклопедиясе ирекле куллануда.
Тасвирлама
Авторлар
Проект эше төрле өлкәләрдә энциклопедик белемнәргә ия кулланучыларның (волонтёрларның) һәм профессиональ мөхәррирләрнең көчләрен берләштерү нәтиҗәсендә оештырыла[2]. Редакция тарафыннан онлайн-мәйданчык кагыйдәләренә туры килү-килмәүгә тикшерелгән материаллар «Тикшерелгән мәкалә» дип тамгалана. Экспертлар катнашында язылган мәкаләләргә «Рецензияләнгән мәкалә» тамгасы куела. Укучы мәкаләне укыганда нинди белгеч тарафыннан язылганын күрә һәм экциклопедик текстка фактик хата белән бәрелешүдән курыкмыйча сылтама ясый ала[5].
Проект башланганда рецензентлар булып — Россия Космонавтика музейлары ассоциациясе (АМКОС), Профессор Н.Е. Жуковский исемендәге фәнни-мемориаль музей, Калуга шәһәре космонавтика тарихы дәүләт музее, Россия армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыятенең Авиация һәм космонавтика үзәк йорты, РСА фелинологик системасы, РФО Россия фелинологик җәмгыяте хезмәткәрләре тора[5].
2023 елның 7 сентябрендә Россия Фәннәр академиясе (РАН) һәм «РУВИКИ» хезмәттәшлек турында килешү төзиләр, аның кысаларында Россия Фәннәр академиясе вәкилләре проект мәкаләләрен рецензияләүдә катнашачак. Беренче этапта тарих һәм физика өлкәләренә караган мәкаләләр рецензияләнәчәк[6].
Барлык бәхәс тудырган сорауларны профильле белгечләр һәм Югары уку йортлары, фәнни институт белгечләреннән торган «РУВИКИ» иҗтимагый советы экспертлары чишә.
Техник үзенчәлекләр
Проект Россия инфраструктурасында һәм серверларында гамәлгә ашырыла, Россиядә теркәлә. «Википедия»дә һәм башка «Викимедиа» проектларында кебек үк программ тәэминат сыйфатында ирекле (open source) чишелешләр кулланыла. Кайбер компонентлар «РУВИКИ» командасы тарафыннан мөстәкыйль эшләнә һәм уникаль булып тора[4][7].
«РУВИКИ»ның планлаштырылган технологик яңалыклары арасында: кулланучылар тәҗрибәсен камилләштерү, килүчеләргә өстенлек бирү өчен битләрне персонализацияләү, башка сервислар белән интеграцияләү, ясалма интеллект куллану[7].
Искәрмәләр
- ↑ Аналог русскоязычной «Википедии» заработал в тестовом режиме. ТАСС (26 июнь 2023).
- ↑ 1 2 Давыдов О. В России запускается энциклопедия «Рувики». Ее создатель — о хейтерах и о том, почему ее не стоит путать с «Википедией» // Lenta.ru. — 2023. — 29 июнь.
- ↑ Пламенев И. Директор российской «Википедии» уволился из-за «Свободной энциклопедии» // РБК. — 2023. — 24 май.
- ↑ 1 2 3 Medeyko. Запуск проекта РУВИКИ. Хабр (24 май 2023).
- ↑ 1 2 В "Рувики" появятся пометки "Выверенная статья" и "Рецензированная статья" // РИА Новости. — 2023. — 29 июнь.
- ↑ Ученые РАН будут участвовать в рецензировании статей интернет-энциклопедии «РУВИКИ». ТАСС (7 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2023.
- ↑ 1 2 Романова Т. На РИФ презентовали «Википедию» на российских серверах // Lenta.ru. — 2023. — 24 май.