Уфа

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Уфа
рус. Уфа
баш. Өфө
Байрак[d]Илтамга
Flag of Ufa.svgCoat of arms of Ufa.svg
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Уфада җирләнгәннәр
Почта индексы 450000–450999
Хөкүмәт башлыгы Ратмир Мәүлиев
Рәсми исем баш. Өфө
Мәйдан
  • 707,93 км²
Бүләкләр
Октябрь Инкыйлабы ордены
Рәсми тел рус теле и башкорт теле
Һәйкәлләр исемлеге Список памятников культурного наследия Уфы[d]
Сурәт
Феноменның икътисады Экономика Уфы[d]
Кардәш шәһәр Әнкара, Һалле, Чиләбе[1] и Цицикар[d][2]
Рәсми веб-сайт ufacity.info
Административ-территориаль берәмлек Городской округ город Уфа[d]
Халык саны
  • 1 128 787 чел. (2020)
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Агыйдел и Караидел
Дәүләт
Административ үзәк булып тора Башкортстан
Җирле телефон коды 347
Нигезләнү датасы 1574[3][4][…]
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары
Объектның күренешләре өчен төркем Category:Views of Ufa[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Нәрсә белән чиктәш Уфа районы
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 150 метр
Административ бүленеше Уфаның Ленин районы, Киров районы, Уфаның Дим районы, Уфаның Калинин районы, Уфаның Октябрь районы, Орҗоникидзе районы и Сәвит районы
Логотип РУВИКИ.Медиа Уфа РУВИКИ.Медиада

Уфа (яки Өфе[5][6], баш. Өфө, рус. Уфа, чирм. Ӱпӧ, чуаш. Ĕпхӳ) — Башкортстан республикасының башкаласы һәм бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан.

2010 елдагы Бөтен Россия Исәпләүнең алдан санавы буенча, халык саны 1 062 300 кеше. Мәйдан — 707,93 км².

Уфа шәһәре округы составына керә.

Россиянен эре мәдәни, фән һәм икътисад үзәге. Халык саны буенча Аурупада 31-нче урында тора.

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[7].

География

Уфа шәһәре Караидел һәм Дим елгалары кушылган төшендә урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы — 28 километр, төньяктан көньякка озынлыгы — 53 километр.[8]

Уфадан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[9]
Ижау ~ 394 км
Киров ~ 777 км
Пермь ~ 522 км
Сыктывкар ~ 1204 км
Екатеринбург ~ 547 км
Төмән ~ 808 км
Самар ~ 463 км
Мәскәү ~ 1355 км
Роза ветров
Чиләбе ~ 417 км
Омск ~ 1353 км
Сарытау ~ 918 км
Волгоград ~ 1311 км
Ырынбур ~ 374 км
Казахстан байрагы Актүбә ~ 627 км
Казахстан байрагы Костанай ~ 732 км
Казахстан байрагы Нурсолтан ~ 1423 км

Климат

Уфа климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 5,8 9,2 14,3 30,9 36,2 38,3 38,6 38,5 33,4 26,8 14,7 5,0 38,6
Уртача максимум, °C −9,5 −7,7 −0,4 11,0 20,1 24,6 25,5 22,8 16,8 7,7 −1,7 −6,7 8,6
Уртача температура, °C −13,7 −12,6 −5,8 5,2 13,1 18,0 19,3 16,5 10,9 3,6 −4,8 −10,4 3,4
Уртача минимум, °C −18,5 −17,8 −11,2 0,2 6,6 11,8 13,5 11,0 6,2 0,3 −8,1 −14,6 −1,6
Абсолют минимум, °C −48,5 −43,5 −34,4 −29,7 −9,7 −1,2 1,4 −0,6 −6,8 −25,6 −35,1 −45 −48,5
Явым-төшем нормасы, мм 45 37 26 34 37 58 61 60 53 62 53 51 577
Чыганак: Погода и климат

Сәгать поясы

Map of Russia - Yekaterinburg time zone.svg

Уфа халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.

Тарих

Шулай ук карагыз: Уфа II шәһәрчеге

Уфаның күренеше, 1910

Казан ханлыгы заманында Уфа ярымутравында, Торатау исемле урында нугайларның ныгытмасы була. Әлеге ныгытма тирәләре нугайларның кышлау урыны була.

1574 елның яз башында Агыйдел елгасы белән Каридел елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май мәйданына туры килә. Аның майданы 1,2 гектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.

1586 елдан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой Явыз Иван хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була.

1708 елданКазан губернасы составында, 1728 елдан — Уфа провинциясе үзәге, 1744 елдан — Ырынбур губернасына беркетелгән, 1781 елданУфа калгайлыгының үзәге, 1796 елдан — яңадан Ырынбур губернасы составында, 1802 елдан — гражданнар губернаторы резиденциясы һәм губерна учреждениелары булган губерна каласы, 1865 елданУфа губернасы үзәге, 1922 елданБашкортстанның баш каласы.

1918 елның 5 июлендә, Ватандашлар сугышы барышында, Уфа большевикларга каршы баш күтәргән чехословак корпусы өлешләре тарафыннан яуланган. Шәһәр Оештыручылар җыелышының әгъзалары комитетте контроленә күчте. Шул ук елның 823 сентябрендә биредә Уфа дәүләт киңәшмәсе (большевикларга каршы хөкүмәтләрнең, фиркаләрнең, казак гаскәрләренең һәм җирле үзидарәләр форумы) үткәрелгән. 23 сентябрьдә биредә Вакытлы бөтенроссия хөкүмәте (шулай ук «Уфа директориясе» исеме астында таныш) игълан ителә. Ул шәһәрдә 9 октябренә кадәр урнашкан, шуннан соң Омскига күчте. Декабрь аенда шәһәргә Кызыл Гаскәре өлешләре керәләр. 1919 елның 13 мартында шәһәр Колчак гаскәре тарафыннан алына, әмма 9 июнендә үк Кызыл Гаскәре аны кире ала.

ХХ гасырның 20-30-нчы елларда шәһәр зур үсешне кичерә, тулаем сәнәгый продукциясе 16 тапкырга арткан. Сугышкача елларда Уфа сәнәгый комбинаты, Уфа моторлар төзү заводы, ТЭЦ, һәм нефть эшкәртү заводлары сафка басканнар.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә дистәләрчә сәнәгый ширкәт, дәүләт оешма, кайбер фәнни-тикшеренү институтлар, Коминтерн хезмәткәрләре, Украина язучылары эвакуацияләнгәннәр.

Черниковск шәһәренә үзгәртеп корылган. 1956 елда ул яңадан Уфа составына кергән.

1974 елда шәһәр Октябрь Инкыйлабы ордены белән бүләкләнде.

Шәһәр районнары

Уфа — берничә аерым массивтан торган, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре яши. Шулар арасында Октябрь районы — иң яше, ул 1977 елның 3 мартында «туган».

Халык

1811[10] 1840[10] 1856[10] 1863[10] 1897[11] 1913[10] 1926[10] 1931[10] 1939[10] 1959[12] 1970[13] 1979[14] 1989[15] 2002[16] 2010
~9 200 ~16 500 ~12 900 ~16 500 49 275 ~78 000 ~97 700 ~123 400 ~250 000 546 878 770 905 969 289 1 082 052 1 042 437 1 062 300

Милли состав (2002): руслар — 48,9%, татарлар — 28,3%, башкортлар — 17,1%, украиннар — 1,2%, чуашлар — 1,0%.[17]

Халык саны
1650[18]1718[18]1811[18]1840[18]1856[19]1863[19]1865[18]1879[18]
7005600920016 50012 90016 50020 10023 200
1886[18]1897[20]1913[18]1914[19]1916[18]1920[18]1923[18]1926[20]
27 00049 275100 70099 900112 70092 80085 30098 537
1931[18]1939[18]1945[18]1956[21]1959[22]1962[19]1967[19]1970[23]
125 000250 000264 800265 000546 878610 000704 000770 905
1973[19]1976[19]1979[24]1982[19]1986[19]1989[25]1992[19]1996[19]
844 000924 000969 2891 023 0001 077 0001 082 0521 097 2001 096 400
1998[19]2000[19]2001[19]2002[26]2003[18]2004[18]2005[18]2006[18]
1 086 3001 091 2001 091 1001 042 4371 043 3061 040 6231 036 0261 029 616
2007[18]2008[18]2009[27]2010[28]2011[18]2012[29]2013[30]2014[31]
1 022 5751 021 4581 024 8421 062 3191 065 6021 072 2911 077 7191 096 702
250 000
500 000
750 000
1 000 000
1 250 000
1 500 000
1811
1879
1916
1939
1967
1982
1998
2004
2009
2014

Югары уку йортлары

Уфа шәһәренең уку йортлары 169 юнәлештә белгечләр әзерли. Әйдәүче югары уку йортлары:

республикада фәнни-педагогик кадрлар әзерләүче төп үзәкләр булып исәпләнәләр.

Икътисад

Уфада Русянең эре нефть эшкәртеү һәм химия заводлары урнашкан. Улар арасынды: Яңа-Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфаоргсинтез, Уфанефтехим.

Транспорт

Автомобиль транспорты

Шәһәр аша Владимир — Түбән НовгородЧабаксарКазан — Уфа), М5 «Урал» «Урал» (МәскәүРязаньПензаСамар — Уфа — Чиләбе), Р314 (Уфа — СтәрлетамакЫрынбур) автоюллар баралар.

Тимер юл транспорты

Шулай ук карагыз: Уфа тимер юл вокзалы

Тимер юл Уфага 1886 елда килә.

Уфада Куйбышев тимер юлының Башкорт бүлекчәсе идарәсе урнаша.

Уфада туган танылган шәхесләр

Язучылар, мәгърифәтчеләр

Сәясәтчеләр, хәрбиләр, дәүләт эшлеклеләре

Балет артистлары

Җырчылар

Рәссамнар, режиссерлар, актерлар

Галимнәр, медиклар

  • Рөстәм Ахунов (1978), икътисад фәннәре докторы, БР ФА әгъза-корреспонденты. VI чакырылыш БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.
  • Гүзәл Булгакова (1952), физика-математика фәннәре докторы (2000), профессор (2005).
  • Рөстәм Гаделшин (1955—2016), физика-математика фәннәре докторы (1994), профессор (1999). БР атказанган фән эшлеклесе (2006).
  • Камил Галимов (1962) — табиб, медицина фәннәре кандидаты.
  • Дамир Еникиев (939), медицина фәннәре докторы (1988), профессор (1989). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1993).
  • Рөстәм Кәбиров (1948), биология фәннәре докторы (1991), профессор (1992).
  • Флорида Кудашева (1940—2016), химия фәннәре докторы, профессор (1994). БР атказанган фән эшлеклесе (2001).
  • Геннадий Краузе (1914—1980), инженер-механик, Сталин премиясе лауреаты (1951), Бөтенсоюз металлургия машина төзү фәнни-тикшеренү институтының Колпино бүлеге директоры (1960-1980).
  • Айрат Мәмлиев (1940), галим-физик, физика‑математика фәннәре докторы (2004).
  • Юрий Муринов (1942), химия фәннәре докторы (1982), профессор (1986). РФ дәүләт премиясе лауреаты (1992), БАССР атказанган фән эшлеклесе (1985).
  • Ринат Садыйков (1957-2008)Россиянең атказанган тренеры (хәрби самбо), техник фәннәр докторы, профессор.
  • Шамил Хәниф улы Солтанов (1974), техник фәннәр докторы.

Галерея

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/ufa-bashkortostan
  2. http://english.qqhr.gov.cn/youhaochengshi.php
  3. http://bashenc.online/ru/articles/80047/
  4. УФА // Большая российская энциклопедия. Электронная версия (рус.)Большая российская энциклопедия, 2016.
  5. Татар телендә икенче язылышы, юл такталарында
  6. Әхмәтьянов, Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М—Я). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. —б. 97
  7. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-07-10, retrieved 2013-01-07 
  9. Расчет расстояний между городами. АвтоТрансИнфо. Дата обращения: 13 август 2009.
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 10,6 10,7 http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/ufa/
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1583
  12. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  15. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  16. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  17. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года по Республике Башкортостан(рус.)
  18. 18,00 18,01 18,02 18,03 18,04 18,05 18,06 18,07 18,08 18,09 18,10 18,11 18,12 18,13 18,14 18,15 18,16 18,17 18,18 18,19 18,20 Подготовка к проведению всероссийской переписи населения на территории городского округа г. Уфа
  19. 19,00 19,01 19,02 19,03 19,04 19,05 19,06 19,07 19,08 19,09 19,10 19,11 19,12 19,13 Народная энциклопедия «Мой город». Уфа. Дата обращения: 9 октябрь 2013. Архивировано 9 октябрь 2013 года.
  20. 20,0 20,1 Расселение народов Исторического Башкортостана
  21. Народное хозяйство СССР в 1956 г. (Статистический сборник). Государственное статистическое издательство. Москва. 1956. Дата обращения: 26 октябрь 2013. Архивировано 26 октябрь 2013 года.
  22. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. Дата обращения: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  23. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. Дата обращения: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  24. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. Дата обращения: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  25. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. Архивировано 22 август 2011 года.
  26. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  27. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. Дата обращения: 2 гыйнвар 2014. Архивировано 2 гыйнвар 2014 года.
  28. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан. Дата обращения: 20 август 2014. Архивировано 20 август 2014 года.
  29. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. Дата обращения: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
  30. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). Дата обращения: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
  31. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. Дата обращения: 2 август 2014. Архивировано 2 август 2014 года.

Чыганак

Commons
РУВИКИ.Медиада бу тема буенча