Әлфия Галиева (1973)
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 18 июнендә Уфада туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлаган[1].
1995―1996 елларда ― БР Ишембай районы буенча дәүләт салым инспекциясендә юридик затларга салым салу бүлегенең дәүләт салым инспекторы.
1996―1997 елларда ― I Салават дәүләт нотариаль конторасында стажер, 1997―2004 елларда ― дәүләт нотариусы.
2004―2008 елларда – Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының (ba) юридик секторында әйдәүче белгеч, сектор мөдире.
2008―2011 елларда ― БР Президенты каршындагы БАГСУ кадрлар һәм хокук эше бүлегенең баш белгеч―юрисконсультанты.
2010 елда БР Президенты каршындагы БАГСУ югары һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе аспирантурасын тәмамлаган.
2011―2018 елларда ― БР Мәгариф һәм фән министрлыгының юридик бүлеге башлыгы.
2018 елның 23 июленнән ― БР Хөкүмәтенең 2018 елның 23 июлендәге 686-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары [2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе
Сылтамалар
- Галиева Альфия Закировна. 2021 елның 11 июнь көнендә архивланган. Сайт Министерства образования и науки РБ [рус.]
- Светлана Чернова. Министру образования Башкирии назначили нового зама. ufa1.ru, 25.07.2018 [рус.]
- Рустэм Башкирцев. В Башкирии назначили нового заместителя министра образования. mkset.ru, 25.07.2018 [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Заместителем министра образования Республики Башкортостан назначена Альфия Галиева. 2021 елның 11 июнь көнендә архивланган. education.bashkortostan.ru, 24.07.2018 [рус.]
- ↑ Мөнир Вафин. Башкортстанда татар балаларының өчтән бере генә туган телен өйрәнә. Азатлык радиосы, 20.11.2019