Совет Социалистик Республикалар Берлеге

Совет Социалистик Республикалар Берлеге (ССРБ), Совет Социалистик Республикалар Союзы (ССРС) яки Шуралар Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге (ШСҖБ) (Советлар Берлеге, рус. Сою́з Сове́тских Социалисти́ческих Респу́блик, Советский Союз) — 1922 елдан 1991 елга кадәр, Европа һәм Азия кыйтгаларында, Урта Евразиядә урнашкан дәүләт.
1977 елның Конституция буенча — күпмилләтле дәүләт.

1922 елның 30 декабрьдә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР (ЗСФСР) берләшү аша барлыыка килде.

Икенче бөтөндөнья сугышыннан соң ССРБ Әфганстан, Маҗарстан, Иран, Кытай, КХДР (1948 елдан), Монголия, Норвегия, Польша, Румыния, Төркия, Финляндия һәм Чехословакия белән җир буенча, ә АКШ, Швеция һәм Япония белән — диңгез буенча чиктәш иде.

Совет республикалардан торган (1922 — 4, 1989 — 15).

География

ССРБ дөньяның иң зур дәүләт иде; көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~10 000 км, төньяктан көньякка — ~7200 км.

Иң озын елга — Об (Иртеш белән); иң биек тау — Коммунизм (Исмаил Сомони) пигы (7495 м), хәзерге Таҗикстанда.

Тарих

Барлыкка килүе

1922 елның 29 декабрендә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР делегацияләр ССРБ барлыкка килүе турында килешүен имзалыйлар. Бу документ 30 декабрьдә расланды.

Сугышка кадәрге период

1923 елның көздән, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, дәүләт җитәкчелегендә хакимлек итү өчен сәяси көрәш башлана. Бу көрәштән Сталин җиңүче булып чыккан.
1920-елларның уртасында Яңа Икътисади Сәясәткә мөнәсәбәт үзгәрә; 1920-елларның ахырында тизләткән коллектвизация һәм индустриализация башлана. 1930-елларның ахырга Сталин төркеме тулысынча бөтен партияне үзенә буйсындыралар. Илдә үзәккә буйсындырылган тоталитар җәмгыять барлыкка килә.

1939 елның 23 августында Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешүен төзеләр; шул килешүгә яшерен өстәмә протоколыда Алмания һәм ССРБ Көнбатыш Европада үз йогынты сферасы чикләрен билгелиләр.

19391940 елларда ССРБ составына Эстония, Латвия, Литва, Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белорусия, Бессарабия һәм Төньяк Буковина керәләр; Молдавия, Литва, Латвия һәм Эстон ССР-лары оештырылалар.

1939 елда ССРБ Финляндиягә сугыш башламау турында килешүне төзәргә тәкъдим итә, ләкин Финляндия каршы була; совет-фин сугышы башлана. Шул сугыш нәтиҗәсендә ССРБ Финляндия территориясенең 11 % өлеше күчә; сугыш игълан итү сәбәпле ССРБ Милләтләр лигасыннан чыгарыла. 1940 елның 31 мартында Карел-Фин ССР оеша.

Бөек Ватан сугышы

1941 елның 22 июньдә, сугыш игълан итмичә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүен өзеп, алман-фашист гаскәрләре ССРБ территорияснә бәреп керәләр. Иң башта Алмания һәм аның союздашлар зур уңышлыкка ирешәләр, ләкин Мәскәүне һәм Ленинградны ала алмыйлар һәм сугыш озакка сузылган сугыш характерын ала. Сталинград һәм Курск сугышлары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр һәм 1945 елда Берлинны алалар.

1945 елгы Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, ССРБ үзенә Курил утрауларны һәм Көньяк Сахалинны кире кайтарыла.

Сугыштан соңгы периоды

ССРБ таркалуы

Җинаять-башкару системасы һәм махсус хезмәтләр

Икътисад

Хәрби көчләр

Территориаль бүленеше

Союздаш республикалар

19561991 елларда ССРБ 15 совет социалистик республикаларыннан (ССР) торган:
Байрак[1] Республика Башкала USSR Republics Numbered Alphabetically in russian.png
1 Flag of the Azerbaijan Soviet Socialist Republic (1956–1991).svg Азәрбайҗан ССР Бакы
2 Flag of Armenian SSR.svg Әрмән ССР Ереван
3 Flag of Byelorussian SSR.svg Беларус ССР Минск
4 Flag of Georgian SSR.svg Грузин ССР Тбилиси
5 Flag of Kazakh SSR.svg Казакъ ССР Алма-Ата
6 Flag of the Kyrgyz Soviet Socialist Republic.svg Кыргыз ССР Фрунзе
7 Flag of Latvian SSR.svg Латвия ССР Рига
8 Flag of Lithuanian SSR.svg Литва ССР Вильнюс
9 Flag of Moldavian SSR.svg Молдавия ССР Кишинәү
10 Flag of Russian SFSR.svg Россия СФСР Мәскәү
11 Flag of Tajik SSR.svg Таҗикстан ССР Дүшәнбе
12 Flag of the Turkmen Soviet Socialist Republic (1973–1991).svg Төрекмәнстан ССР Ашкабад
13 Flag of the Uzbek Soviet Socialist Republic (1952–1991).svg Үзбәкстан ССР Ташкент
14 Flag of the Ukrainian Soviet Socialist Republic.svg Украин ССР Киев
15 Flag of the Estonian Soviet Socialist Republic (1953–1990).svg Эстон ССР Таллин

Автономияле совет социалистик республикалары

Грузия ССР составында

Азәрбайҗан ССР составында

Үзбәкстан ССР составында

ССРБ халкы

Милли состав

милләт 1926 ел 1939 ел 1959 ел 1970 ел 1979 ел 1989 ел
К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше %
руслар 77 791 124 52,91% 99 591 520 58,39% 114 113 579 54,65% 129 015 140 53,37% 137 397 089 52,42% 145 155 489 50,80%
украиннар 31 194 976 21,22% 28 111 007 16,48% 37 252 930 17,84% 40 753 246 16,86% 42 347 387 16,16% 44 186 006 15,46%
үзбәкләр 3 904 622 2,66% 4 845 140 2,84% 6 015 416 2,88% 9 195 093 3,80% 12 455 978 4,75% 16 697 825 5,84%
беларуслар 4 738 923 3,22% 5 275 393 3,09% 7 913 488 3,79% 9 051 755 3,74% 9 462 715 3,61% 10 036 251 3,51%
казакълар 3 968 289 2,70% 3 100 949 1,82% 3621610 1,73% 5 298 818 2,19% 6 556 442 2,50% 8 135 818 2,85%
әзериләр 1 706 605 1,16% 2 275 678 1,33% 2 939 728 1,41% 4 379 937 1,81% 5 477 330 2,09% 6 770 403 2,37%
татарлар 2 916 536 1,98% 4 313 488 2,53% 4 917 991 2,36% 5 783 111 2,39% 6 185 196 2,36% 6 648 760 2,33%
әрмәннәр 1 567 568 1,07% 2 152 860 1,26% 2 786 912 1,33% 3 559 151 1,47% 4 151 241 1,58% 4 623 232 1,62%
таҗиклар 978680 0,67% 1229170 0,72% 1396939 0,67% 2135883 0,88% 2897697 1,11% 4215372 1,48%
грузиннар 1821184 1,24% 2249636 1,32% 2691950 1,29% 3245300 1,34% 3570504 1,36% 3981045 1,39%
молдаваннар 278903 0,19% 260418 0,15% 2214139 1,06% 2 697 994 1,12% 2 968 224 1,13% 3 352 352 1,17%
литвалылар 41463 0,03% 32624 0,02% 2326094 1,11% 2664944 1,10% 2850905 1,09% 3067390 1,07%
төрекмәннәр 763940 0,52% 812404 0,48% 1001585 0,48% 1525284 0,63% 2027913 0,77% 2728965 0,96%
кыргызлар 762736 0,52% 884615 0,52% 968659 0,46% 1452222 0,60% 1906271 0,73% 2528946 0,89%
алманнар 1238549 0,84% 1427232 0,84% 1619655 0,78% 1846317 0,76% 1936214 0,74% 2038603 0,71%
чуашлар 1117419 0,76% 1369574 0,80% 1469766 0,70% 1694351 0,70% 1751366 0,67% 1842346 0,64%
латышлар 151410 0,10% 114476 0,07% 1399539 0,67% 1429844 0,59% 1439037 0,55% 1458986 0,51%
башкортлар 713693 0,49% 843648 0,49% 989040 0,47% 1239681 0,51% 1371452 0,51% 1449157 0,51%
яһүдләр 2599973 1,77% 3028538 1,78% 2266334 1,09% 2148917 0,89% 1807876 0,69% 1449063 0,51%
мордва 1340415 0,91% 1456330 0,85% 1285116 0,62% 1262670 0,52% 1191765 0,45% 1153987 0,40%
поляклар 782334 0,53% 630097 0,37% 1380282 0,66% 1167523 0,48% 1150991 0,44% 1126334 0,39%
эстоннар 75 672 0,05% 143589 0,08% 988616 0,47% 1007356 0,42% 1019851 0,39% 1026649 0,36%
башкалар 6 572 901 4,47% 6 408 707 3,76% 7 267 282 3,48% 9 165 597 3,79% 10 161 210 3,88% 12 069 532 4,22%
барлыгы 147 027 915 100,00% 170 557 093 100,00% 208 826 650 100,00% 241 720 134 100,00% 262 084 654 100,00% 285 742 511 100,00%

Эре шәһәрләр

Моны да карагыз: ССРБ шәһәрләрнең исемлеге (1989)

1991 елда ССРБ шәһәрләрендә 191,7 млн. (66 %) кеше яшәде.

Шәһәр ССР Халык саны (1989) Шәһәр ССР Халык саны (1989)
1 Мәскәү Россия СФСР 8 769 117 11 Куйбышев Россия СФСР 1 254 460
2 Ленинград Россия СФСР 4 460 424 12 Ереван Әрмән ССР 1 201 539
3 Киев Украин ССР 2 587 945 13 Днепропетровск Украин ССР 1 177 897
4 Ташкент Үзбәкстан ССР 2 072 459 14 Бакы Азәрбайҗан ССР 1 150 055
5 Харьков Украин ССР 1 609 959 15 Омск Россия СФСР 1 148 418
6 Минск Беларус ССР 1 589 436 16 Чиләбе Россия СФСР 1 141 777
7 Горький Россия СФСР 1 438 133 17 Алма-Ата Казакъ ССР 1 127 884
8 Новосибирск Россия СФСР 1 436 516 18 Одесса Украин ССР 1 115 371
9 Свердловск Россия СФСР 1 364 621 19 Донецк Украин ССР 1 109 102
10 Тбилиси Грузия ССР 1 259 692 20 Казан Россия СФСР 1 094 378

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1987 елына

Төркемнәр