Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Коми Автономная Советская Социалистическая Республика, коми Коми Автономнöй Советскöй Социалистическöй Республика, Komi Avtonomnəj Sovetskəj Socialistiçeskəj Respuʙlika) — 1936-1990 елларда РСФСР төньяк-көнбатышында урнашкан республика.
Башкала — Сыктывкар шәһәре.
Тарих
1930–1950-еллардагы республиканың сәнәгый үсеше һәм халык саны арттыруы ГУЛаг белән бәйле. 1930-елларның башында республикада ташкүмерне тапканнар. Бөек Ватан сугышы вакытында, Донбасс югалтуны компенсацияләү өчен, аны чыгара башлаганнар.
1942 елда, күмер, нефть һәм агач материалларны читкә чыгару өчен Ухта — Печора — Инта — Воркута тимер юлы төзелә.
1950-елларның ахырда ГУЛаг системасы юкка чыгарыла.
1966 елда республика Ленин ордены, 1971 елда — Октябрь Революциясе ордены, 1972 елда — Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
Халык
| 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Руслар | 13 731 (6,6 %) | 70 226 (22,0 %) | 389 995 (48,4 %) | 512 203 (53,1 %) | 629 523 (56,7 %) | 721 780 (57,7 %) |
| Комилар | 191 245 (92,2 %) | 231 301 (72,5 %) | 245 074 (30,4 %) | 276 178 (28,6 %) | 280 798 (25,3 %) | 291 542 (23,3 %) |
| Украиннар | 34 (0,0 %) | 6010 (1,9 %) | 80 132 (9,9 %) | 82 955 (8,6 %) | 94 154 (8,5 %) | 104 170 (8,3 %) |
| Татарлар | 32 (0,0 %) | 709 (0,2 %) | 8459 (1,0 %) | 11 906 (1,5 %) | 17 836 (1,6 %) | 25 980 (2,1 %) |
| Беларуслар | 11 (0,0 %) | 3323 (1,0 %) | 22 339 (2,8 %) | 24 706 (3,1 %) | 24 763 (2,2 %) | 26 730 (2,1 %) |
| Алманнар | 15 (0,0 %) | 2617 (0,8 %) | 19 805 (2,5 %) | 14 647 (1,8 %) | 13 339 (1,2 %) | 12 866 (1,0 %) |
| Башкалар | 2246 (1,1 %) | 4810 (1,5 %) | 40 395 (5,0 %) | 42 207 (4,4 %) | 49 948 (4,5 %) | 67 779 (5,4 %) |
Торак пунктлары
Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасының эре торак пунктлары