Чукотка автономияле округы

Чуко́тка автоно́мияле о́кругы (рус. Чукотский автономный округ, чук. Чукоткакэн автономныкэн округ) — Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында урнашкан субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль округынә керә.

Административ үзәгеАнадыр шәһәре.

Чиктәшлек

Як Россия субъекты
Көнбатыш Якутия республикасы
Көнчыгыш АКШ (диңгез буенча)
Көньяк-көнбатыш Магадан өлкәсе
Көньяк Камчатка крае

География

Чукотка автономияле округы Россияның төньяк-көнбатышында урнаша. Бөтен Чукотка ярымутравын били, кыйтга өлешеннән тыш берничә утравында да урнаша.

Көнчыгыш Себер, Чукотка һәм Беринг дингезләре белән юыла.

  • Төп елгалар — Анадыр, Омолон, Великая, Амгуэма, Зур һәм Кече Анюйлар.
  • Иң зур күлләр — Краснено, Эльгыгытгын, Пекульнейское.

Чукотка автономияле округы - чик буе зонасы. Чукоткага барыр өчен чит илле кешеләргә ФСБның рөхсәте кирәк.

Климат

Округ күбесенчә Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан. Шуңа күрә анда каты субарктик климат, кыш 10 ай уза. Гыйнварның урта температурасы -15...-39 °C, июльнең +5...+10 °C. Явымнар 200-500 мм ел эчендә.

Тарих

Чукотка милли округы 1930 елның 13 декабрендә Ерак Көнчыгыш крае составында барлыкка килгән. 1938-1951 елларда Хабарау краеның Камчатка өлкәсе составында булган.

1951 елда округ Хабарау краеның туры буйсынуына күчкән.

1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсенең составына керә; 1977 елда исемен Чукотка автономияле округына алыштыра.

1992 елда ЧАО Магадан өлкәсенең составыннан чыга.

Халык

Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.) 2010[4]
Руслар 5,2 (24,1 %) 28,3 (60,7 %) 70,5 (69,7 %) 96,4 (68,9 %) 108,3 (66,1 %) 27,9 (51,9 %) 25,1 (52,5 %)
Чукчалар 12,1 (56,3 %) 10,0 (21,4 %) 11,0 (10,9 %) 11,3 (8,1 %) 11,9 (7,3 %) 12,6 (23,4 %) 12,8 (26,7 %)
Украиннар 0,6 (2,7 %) 3,5 (7,6 %) 10,4 (10,3 %) 20,1 (14,4 %) 27,6 (16,8 %) 5,0 (9,2 %) 2,9 (6,0 %)
Юпик эскимослар 1,1 (2,3 %) 1,1 (1,1 %) 1,3 (0,9 %) 1,5 (0,9 %) 1,5 (2,85 %) 1,5 (3,2 %)
Эвеннар 0,8 (3,8 %) 0,8 (1,8 %) 1,1 (1,0 %) 1,0 (0,7 %) 1,3 (0,8 %) 1,4 (2,6 %) 1,4 (2,9 %)
Чуваннар 0,9 (0,6 %) 1,0 (1,8 %) 0,9 (1,9 %)
Белоруслар 0,6 (1,2 %) 1,7 (1,6 %) 2,4 (1,7 %) 3,0 (1,9 %) 0,5 (1,0 %) -
Татарлар 0,5 (1,1 %) 1,6 (1,6 %) 2,0 (1,4 %) 2,3 (1,4 %) 0,5 (1,0 %) -

Шәһәрләр

Халык саны, кеше
Шәһәр 1959 1970 1979 1989 2002 2010[4]
Анадыр 5859 7703 12 241 17 094 11 038 13 525
Билибино 635 10 693 12 711 15 558 6181 5504
Певек 5752 10 528 11 060 12 915 5206 4161

Икътисад

Чукотка автономияле округы ТРП кеше башына буенча дүртенче урын ала (2008); икътисадның нигезе - алтын приисклары һәм рудниклар.

Сәнәгать

Билибино шәһәрендә АЭС эшли; Күмер чыгарыла, балык эшкәртү предприятеләре эшли.

Транспорт

Күбесенчә авиа- һәм диңгез буе транспорты.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр