Аккургаш
| Аккургаш | |
|---|---|
| Куркынычсызлык классификациясе һәм билгеләнеше | CLP[d][1] |
| Төс | Көмеш төс |
| Химик фурмула | Sn[2] |
| Эрү температурасы | 449 ± 0 һәм 231,9[3] |
| Ионный радиус | 0,55, 0,69 һәм 0,81 |
| Тыгызлык | 7,28 ± 0,01 |
| Масса | 118,71 ± 0,007[4] |
| IDLH | 100 ± 10 |
| Стандартная молярная энтропия | 44,1 ± 0,05[5] |
| Кайнау ноктасы | 4545 ± 1 һәм 2507[6] |
| Атым саны | 50[7] |
| Иликтер кирелеге | 1,96 |
| Бу басымы | 0 ± 1 |
| Мөмкин булган тәэсирнең уртача вакыт чиге | 2 ± 1 |
| Илиминт симвылы | Sn[8] |
| SMILES фурмуласы | [Sn][2] |
| PGCH куды | 0613 |
Аккургаш (лат. Stannum, Sn) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 14 төркем элементы. Тәртип номеры - 50. Җиңел металлар төркеменә карый.Нормаль шартларда аккургаш сыгылмалы, чүкелүчән, җиңел эрүчән көмеш-ак төстәге ялтыравыклы металл. Аккургаш өч аллотропик модификациядә була: 13,2 °C түбән температурада алмас куб рәшәткәле тотрыклы α-аккургаш (соры кургаш), 13,2 °C югарырак температурада тетрагональ рәшәткәле β-аккургаш (аккургаш). γ-кургаш — 161 °C—232 градуслар интервалында барлыкка килә.
Символы
Аккургаш элементының символы - Sn (Станнум дип укыла).
Тарихы
Кургаш кешелеккә б.э.к. IV мең еллыктан ук билгеле булган. Аккургаш б.э.к. III гасыр соңында һәм уртасында кулланылган кургашлы бронза компоненты булып тора.
Тәбигатьтә таралышы
Кургаш — сибелеп таралган сирәк элементларның берсе. Җир кабыгында таралуы буенча кургаш 47-че урынны били. Кларк саны буенча 2×10−4 алып 8 ×10−3 % кадәр масса тәшкил итә. Составында аккургаш булган төп минерал — касситерит (кургаш ташлары) SnO2, аның составында 78,8 проценты аккургаш бар. Станнин (аккургаш колчеданы) — Cu2FeSnS4 (27,5 % Sn) тәбигатьтә сирәгрәк очрый.
Ятмалары
Дөньяда аккургаш ятмалары Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азияла — Индонезия, Малайзия һәм Таиланд илләрендә. Иң зур ятмалар, шулай ук Көньяк Америкада (Боливия, Перу, Бразилия) һәм Австралиядә.
Рәсәй Федерациясендә аккургаш ятмалары Хабаровск краенда[9], Чукот автономияленда, Приморье краенда (Кавалеровский районы), Саха Республикасында һәм башка районнарда урнашкан.
Куллану
Титан җитештерүдә аккургаш легирлаучы металл буларак кулланыла. Аккургаш двуокисе оптик пыяла эшләүдә абразив материал буларак кулланыла. Бу металл химик электр тогы чыганакларында, аккумуляторларда кулланыла.
Сүрәтләр галереясе
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. [ингл.]
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005). [ингл.]
Искәрмәләр
- ↑ Паспорт безопасности химической продукции
- ↑ 1 2 Tin powder (ингл.)
- ↑ The Merck Index - An Encyclopedia of Chemicals, Drugs, and Biologicals (English) — Вайтгауз-Стейшен (Нью-Джерси): Merck & Co., 1996. — С. 1613.
- ↑ Meija J., Coplen T. B., Berglund M., Bièvre P. D., Gröning M., Holden N. E., Irrgeher J., Loss R. D., Walczyk T., Prohaska T. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) (ингл.) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2016. — Vol. 88, Iss. 3. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1515/PAC-2015-0305
- ↑ https://chem.libretexts.org/Bookshelves/General_Chemistry/Book%3A_ChemPRIME_(Moore_et_al.)/16%3A_Entropy_and_Spontaneous_Reactions/16.06%3A_Standard_Molar_Entropies
- ↑ The Merck Index - An Encyclopedia of Chemicals, Drugs, and Biologicals — Вайтгауз-Стейшен (Нью-Джерси): Merck & Co., 1996. — С. 1613.
- ↑ Менделеевның периодик таблицасы — 1869.
- ↑ Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) (ингл.) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2010. — Vol. 83, Iss. 2. — P. 359–396. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
- ↑ Home. Tin Resources. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2016. Архивировано 13 март 2017 года.