Символы

Теллур элементының символы — Te (Теллур дип укыла).

Тарихы

Теллур 1782 елда Франц Йозеф Мюллер тарафыннан ачыла.

Трансильваниядә алтын мәгъдәне ятмалары тау инспекторы булып эшләп йөргән Йозеф Франц Мюллер (азак ул барон фон Райхенштейн булып йөри) Австро-Венгрия территориясендә яңа элемент таба. 1798 елда Мартин Генрих Клапрот теллурны аерып ала һәм аның мөһим үзенчәлекләрен билгели.

Исеменең килеп чыгышы

Латинча tellus, иялек килештә telluris, Җир дигәннән алынган исемне Мартин Клапрот тәкъдим иткән[1][2].

Табигатьтә

Җир кабыгындагы авырлыгы күләме 1×10−6 % тәшкил итә. 100-гә якын теллур минераллары билгеле. Иң еш очрый торган теллуридлар — бакыр, кургаш, цинк,көмеш һәм алтын теллуридлары . Теллурзың изоморф катнашмалары сульфидларда күп күзәтелә .Минераллар арасында: алтаит (PbTe), сильванит (AgAuTe4), калаверит (AuTe2), гессит (Ag2Te), креннерит [(Au, Ag)Te], петцит (Ag3AuTe2), мутманнит [(Ag, Au)Te], монбрейит (Au2Te3), нагиагит ([Pb5Au(Te, Sb)]4S5), тетрадимит (Bi2Te2S). Теллурның кислородлы берләшмәләре очрый, мәсәлән, ТеО2теллур охрасы.

Физиологик тәэсире

Теллур һәм аның очучан берләшмәләре агулы. Организмга эләккәндә күңел болгануы, бронхит, пневмония (үпкә ялкынсынуы) китереп чыгара. Һавадагы ПДК-сы төрле кушылмалар өчен 0,007-0,01 мг/м³, суда 0,001-0,01 мг/л нисбәтендә тирбәлә. Теллурның канцерогенлыгы расланмаган[3].

Агуланган очракта, теллур организмнан бик насар исле теллур кушылмалары формасында чыгарыла. Аларзың исе сарымсакка охшаган, шуңа күрә организмга зур булмаган күләмдә теллур кергәндә дә, кеше сулышыннан сарымсак исе чыга башлый, һәм бу теллур белән агулануның мөһим билгесе[4][5][6].

Әдәбият

  • Теллур// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. Илья Леенсон. . — ISBN 9785040301225.
  2. Николай Александрович Фигуровский. .
  3. Harrison, W.; Bradberry, S.; Vale, J. Tellurium. International Programme on Chemical Safety (28 гыйнвар 1998). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2007. Архивировано 10 декабрь 2008 года.
  4. Wright, PL; B. Comparative metabolism of selenium and tellurium in sheep and swine [ингл.] // AJP – Legacy : journal. — 1966. — Vol. 211, no. 1. — P. 6—10. — PMID 5911055.
  5. Müller, R.; Zschiesche, W.; Steffen, H. M.; Schaller, K. H. Tellurium-intoxication [ингл.] // Klinische Wochenschrift  [рус.] : journal. — 1989. — Vol. 67, no. 22. — P. 1152—1155. — DOI:10.1007/BF01726117. — PMID 2586020.
  6. Taylor, Andrew. Biochemistry of tellurium [ингл.] // Biological Trace Element Research  [рус.]. — Springer, 1996. — Vol. 55, no. 3. — P. 231—239. — DOI:10.1007/BF02785282. — PMID 9096851.

Төркемнәр