Тербий

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
ГадолинийТербий / Terbium (Tb) Диспрозий
Атом номеры 65
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
158,92535 (2) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 8,25 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы моль)
Җылы үткәрүчелек K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 1360 кДж/моль
Кайнау температурасы 3041 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Тербий (лат. Terbium, Tb) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 65.

Символы

Тербий элементының символы — Tb (Тербий дип укыла).

Тарихы

Тербий Мосандер тарафыннан ачыла.

1843 елда швед химигы К. Г. Мосандер Y2O3 концентратында кушылмалар таба һәм аларны өч фракциягә бүлә: иттрий, алсу terbia (ул хәзерге заман эрбий элементы) һәм төссез erbia (монысы тербий элементы булган). XХ гасыр башында француз химигы Жорж Урбэн, ионлы алмашу технологиясен кулланып, беренче тапкыр таза тербий ала[1].

Исеменең килеп чыгышы

Химик элемент рәттән тагын өч (эрбий, иттербий, иттрий) белән бергә Иттербю авылы хөрмәтенә исем алган — бу авыл Стокгольм архипелагына кергән Ресарё утравында урнашкан.

Табигатьтә

Тербий кларкы Җир кабыгында (Тэйлор буенча) — 4,3 г/т.

Ятмалары

Тербий лантаноидлар[2] составына керә, Кытай, АКШ, Казакъстан, Рәсәй, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавияда еш очрый. Японияның аерым икътисади зонасында Тын океанның Минамитори утравы янында сирәк очрый торган җир минералларының тирән судагы ятмалары запаслары шактый зур[3].

Чыгарып алу

Тербийны сирәк Җир элементлары катнашмасыннан ионлы хроматография яки экстракция ысуллары белән аерып чыгаралар.

Компьютер җитештерүдә

Соңгы елларда компьютер җитештерүдә тербий ферриты аерым әһәмияткә ия була бара.

Искәрмәләр

  1. Gupta C. K. . — P. 504. — ISBN 0-415-33340-7.
  2. Лантаноиды
  3. The tremendous potential of deepsea mud as a source of rare-earth elements

Чыганаклар


Сылтамалар