Символы

Мейтнерий элементының символы - Mt (Мейтнерий дип укыла).

Тарихы

Мейтнерий 1982 елда Германияның Дармштадт каласы янындагы Виксһаузен районында урнашкан Авыр ионнар институты тарафыннан ачыла. Бу шул реакция нәтиҗәсендә мөмкин була:

209Bi + 58Fe266Mt+n

аны беренче тапкыр Питер Армбрустер һәм Готфрид Мюнзенберг җитәкчелегендәге Германия тикшеренү төркеме синтезлаган. Мейнтерий-266 изотобын бер генә атомы висмут-209 максатына тиз оча торган тимер-58 атомнары белән аттырган вакытта күзәтелә. Бу процесс яңа элемент тудырып кына калмый, ул зур, синтезлау өчен яңа атом-төшләрен куллануның уңышлы тәжрибәсе була[1] Ул табигатьтә юк, билгеле изотопларның иң тотрыклысының массасы 278 (аның атом массасы 278,156 (5) а.б.м.).). Элек унниленний (Une) яки eka-iridium дип аталган. Ясалма рәвештә синтезланган.

Исеменең килеп чыгышы

Мейтнерий элек уннилений (Unnilennium) исеме белән билгеле булган, символы — Une. «Мейтнерий» (Мt) атамасы австрия физигы Лизы Мейтнер хөрмәтенә ИЮПАК тарафыннан 1994 елда тәкъдим ителә. Рәсми рәвештә ул 1997 елда ИЮПАК тарафыннан кабул ителә[2].

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. факты мейтнерий Element(үле сылтама) [недоступная ссылка]
  2. Commission on Nomenclature of Inorganic Chemistry. Names and symbols of transfermium elements (IUPAC Recommendations 1997) // Pure and Applied Chemistry. — 1997. — Т. 69, № 12. — С. 2471—2473.

Төркемнәр