Самарий

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Самарий
Иликтер кирелеге 1,17
Ачыш датасы 1879[1]
Химик фурмула Sm[2]
... хөрмәтенә аталган Самарскит[d]
Ионный радиус 1,19, 1,27, 0,96, 1,08 и 1,24
SEO_description Самарий — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Масса 150,36 ± 0,02[3]
Сурәт
Атым саны 62[4]
Илиминт симвылы Sm[5]
Ачыш ясалган урын Париж[1]
SEO_title Самарий — Рувики: Интернет-энциклопедия
Ачучы яки уйлап табучы Поль Эмил Лекок де Буабодран[d][1]
SMILES фурмуласы [Sm][2]
Логотип РУВИКИ.Медиа Самарий РУВИКИ.Медиада

Самарий (металл, ак төстә.

Символы

Самарий элементының символы — Sm (Самарий тип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы

Элемент самарскит минералыннан аерып алынган ((Y,Ce,U,Fe)3(Nb,Ta,Ti)5O16). Бу минерал 1847 елда урыс тау инженеры, полковник В. Е. Самарский-Быховец хөрмәтенә аталган (шул минерал өлгесен тикшеренүгә алырга рөхсәте өчен немец химигы Генрих Роза тәкъдиме буенча)[6]. Самарскитта яңа, моңача билгеле булмаган француз химик элемент табылган спектроскоп ысулы белән 1878 елда Делафонтен һәм 1879 елда Лекок де Буабодран тарафыннан табылган. Бу 1880 елда Швейцария химигы Ж. де Мариньяк ачыш булуын раслый. Элемент минерал буенча самарий дип атала; Бу тарихта чын кеше исеме бирелгән беренче очрак, шуңа кадәр мифологик персонажлар исеме кушыла торган булган[7][8]. Беренче тапкыр саф самарий ХХ гасыр башында гына бүлеп алына.

Табигатьтә

Җир кабыгында самарий нисбәте — 8 г/т, океан суларында — 1,7×10−6 мг/л[9].

Ятмалары

Самарий лантаноидлар составына керә, аларның ятмалары Кытай, АКШ, Казакъстан, Рәсәй, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавия дәүләтләрендә табылган.

Чыгарып алу

Металлик самарий җитештерү структурасына һәм икътисади күрсәткечләргә ярашлы рәвештә, металлургия һәм электролитик ысуллар белән алына. Дөньяда самарий чыгарып алу берничә йөз тонна белән дип бәяләмә бирелә, күбесе монацит комнан ион алмаштыру ысуллары белән чыгарыла.

Физик үзенчәлекләре

Самарий металлы — тышкы күренеше белән кургашка, ә механик үзенчәлектәре буенча — цинкка охшаган.

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Эмсли Д. Nature's Building Blocks: An A-Z Guide of the Elements (New Edition)Издательство Оксфордского университета, 2011.
  2. 2,0 2,1 SAMARIUM (ингл.)
  3. Meija J., Coplen T. B., Berglund M., Bièvre P. D., Gröning M., Holden N. E., Irrgeher J., Loss R. D., Walczyk T., Prohaska T. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) (ингл.) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2016. — Vol. 88, Iss. 3. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1515/PAC-2015-0305
  4. Менделеевның периодик таблицасы — 1869.
  5. Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) (ингл.) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2010. — Vol. 83, Iss. 2. — P. 359–396. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
  6. Гейнрих Розе. Состав уранотантала и колумбита из Ильменских гор / Горный журнал, 1847, ч. II, кн. 4, с. 108—126.
  7. Chemistry in Its Element — Samarium, Royal Society of Chemistry.
  8. Samarium: History & Etymology.
  9. J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965

Әдәбият

  • Самарий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар


Сылтамалар