Рутений
Рутений | |
---|---|
Ачыш датасы | 1844 |
Химик фурмула | Ru[1] |
... хөрмәтенә аталган | Рутения[d] |
Электронная конфигурация | [Kr] 4d⁷ 5s¹ |
Ионный радиус | 0,68, 0,62, 0,57, 0,38 и 0,36 |
SEO_description | Рутений — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Масса | 101,07 ± 0,02[2] |
Атым саны | 44[3] |
SEO_title | Рутений — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Илиминт симвылы | Ru |
Әчеләнү дәрәҗәсе | 3[4] и 4[4] |
Ачыш ясалган урын | Казан университетының химия тәҗрибәханәсе бинасы[5] |
Ачучы яки уйлап табучы | Карл Клаус[6] |
Иликтер кирелеге | 2,2 |
SMILES фурмуласы | [Ru][1] |
Рутений РУВИКИ.Медиада |
Рутений (лат. Ruthenium) – периодик системаның 8 группа химик элементы. Атом номеры – 44, атом массасы – 101,07. Платиналы металларга карый.
Тарихы
К.К.Клаус тарафыннан 1844 елда Казан университетында ачыла, Россиядә ачылган бердәнбер химик элемент. Шул ук елда яңа элемент турында «Казан университетының гыйльми язмаларында» «Урал платина рудасы һәм рутений металлы калдыкларын химик тикшерү» дигән зур мәкалә бастыра. Яңа элементны ачу, аны алу ысулы һәм үзлекләре турында Клаус 1844 елның 13 сентябрендә Петербург Фәннәр академиясе утырышында укыган немец телендә Г. И. Гесска язган хатында [7] Академия бюллетенендә һәм рус теленә тәрҗемә ителгән «Тау журналы»нда [8] басылып чыга. Клаус Урал платина рудасыннан чиста килеш рутений бүлеп чыгара һәм рутений триадалары — родий — палладий һәм осмий — платина арасындагы охшашлыкны күрсәтә.
Исемнең килеп чыгышы
Элементны беренче ачучы К.К.Клаус рутенийны Россия хөрмәтенә рутений дип атый (Ruthenia — Русьның латинча атамасы). «Рутений» атамасы 1828 елда, ялгышып, яңа элемент дип уйлаган элемент өчен Г. В. Озанном тарафыннан тәкъдим ителә, әмма яңа элемент ачылмый. 1844 елда чыннан да Казан химия мәктәбендә ачылган яңа элементка Клаус шушы исемне бирә.[7].
Алу
Рутений платина һәм платина металлларын эшкәртүдән "калдык" булып алына.
Плутоний, уран, торий кебек бүленүче төш материалларынан алу — рутений җитештерүнең мөһим чыганагы. 1 тонна кулланылган төш ягулык материаллары калдыгыннан 260 грамм рутений алына. Технеций-99 элементыннан рутений җитештерү технологиясе эшләнде.[9].
Физик һәм химик үзлекләре
Изотоп составы
Табигый рутений җиде тотрыклы изотоплардан тора:
96Ru (5,7 % по массе), 98Ru (2,2 %), 99Ru (12,8 %), 100Ru (12,7 %), 101Ru (13 %), 102Ru (31,3 %) и 104Ru (18,3 %).
Физик үзлекләре
Каты эрүчәнлек буенча (Тпл= 2334 °Cтантал һәм ниобийдан.
Химик үзлекләре
Рутений — шактый инертлы металл.
Неорганик кушылмалар
Рутений кислоталарда һәм патша аракысында эреми (HCl һәм HNO3 катнашмасы). Шул ук вакытта рутений хлор белән 400 °C тан югарырак температурада реакциягә керә (RuCl3 барлыкка килә) һәм эреткәндә селте һәм нитрат катнашмасы белән реакцияга керә (Na2RuO4 рутенатлары барлыкка килә).
Рутений төрле оксидлашу дәрәҗәсенә туры килә торган кушылмалар барлыкка китеререгә сәләтле:
- 8 RuO4; RuO4 · PCl3
- 7 M[RuO4]
- 6 M2[RuO4]; M2[RuF8]; RuF6
- 5 M[RuF6]; RuF5
- 4 RuCl4; RuO2; M2[RuCl6]
- 3 RuCl3; М3[RuCl6]
- 2 M2[RuCl4]; M4[Ru(CN)6]
- 1 Ru(CO)nBr
- 0 Ru(CO)n
Рутений кушылмалары шулай ук нитрозтоташтыруларның киң спектры — бу кушылмалар RuNO төркемен үз эченә алга. Бу комплекслы кушылмалар, бигрәк тә, нитрозонитроаминнар (мәсәлән, [RuNO(NO2)2(NH3)2OH]) һәм нитрозонитрокомплексы (бигрәк тә [RuNO(NO2)4OH]2− аноинннары) (сары-кызгылт) югары тотрыклылыгы һәм кинетик инертлылыгы белән аерылып тора. Рутений тетраоксиды (Ru+VIIIO4) үзлекләре белән осмий тетраоксидына ошаш.
Рутенийның органик химиясе
Рутений күп кенә металл органик кушылмаларын барлыкка китерә һәм химик реакцияләрдә актив катализатор булып тора.
Куллану
- Аз гына рутений өстәлмәсе (0,1 %) Титанның коррозиягә чыдамлыгын арттыра.
- Платина белән рутений эретмәсе таушалмый торган электр контаклырында кулланыла.
- Рутений диоксиды һәм осмий рутенатлары калын плёнкалы резисторларда кулланыла. Бу ике кушылма электроникада җитештерелә торган продукциянең 50 % ын куллана.
- Күп кенә химик реакцияләрдә катализатор итеп кулланыла. Орбиталь станцияләрнең суны чистарту системаларында катализатор буларак рутений кулланыла.
- Кызыл рутений ион каналларнын тикшерү өчен конкурент антагонист буларак кулланыла (CatSper1, TASK,RYR1, RyR2, RyR3, TRPM6, TRPM8, TRPV1, TRPV2, TRPV2, TRPV3, TRPV4, TRPV5,TRPV6, TRPV6, trpa1, mCa1, mCa2, CALHM1).
Рутенийның физиологик тәэсире һәм биологик роле
Рутений микроэлементом булып тора. Ул тере организм составында табылган платина металларынан бердәнбере (кайбер мәгълүматлар буенча платина да табыла). Рутений нигездә, мускул тукымасында туплана. Рутенийның югары оксиды агулы һәм, көчле окислитель булып тора, окислитель буларак янгын куркынычы булган материаллар өчен куркыныч.
- ↑ 1,0 1,1 RUTHENIUM (ингл.)
- ↑ Meija J., Coplen T. B., Berglund M., Bièvre P. D., Gröning M., Holden N. E., Irrgeher J., Loss R. D., Walczyk T., Prohaska T. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) (ингл.) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2016. — Vol. 88, Iss. 3. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1515/PAC-2015-0305
- ↑ Менделеевның периодик таблицасы — 1869.
- ↑ 4,0 4,1 https://www.britannica.com/science/ruthenium
- ↑ https://kpfu.ru/staff_files/F144964812/rutenij__himiya_v_shkole.pdf
- ↑ Колотов С., Δ Рутений (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1899. — Т. XXVII. — С. 368—370.
- ↑ Соловьев Ю. И. Исследования К. К. Клауса по химии платиновых металлов. Открытие рутения // История химии в России: Научные центры и основные направления исследований. — М.: Наука, 1985. — С. 140—147.
- ↑ {{{башлык}}}(фр.) // Bulletin de la classe physico-mathématique de l'Académie impériale des Sciences de St.- Pétersbourg : magazine. — Т. 3.
- ↑ История науки и техники . Дата обращения: 15 гыйнвар 2011. Архивировано из оригинала 24 сентябрь 2015 года.
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокХЭ
не указан текст