Стронций

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
РубидийСтронций / Strontium (Sr) Иттрий
Атом номеры 38
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
87,62 (1) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 2,63 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы моль)
Җылы үткәрүчелек K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 769 кДж/моль
Кайнау температурасы 1384 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Стронций (лат. Strontium, Sr) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 2 төркем элементы. Тәртип номеры - 38. Атом массасы 87,62(1) а. ер м.[1] Гади матдә стронций — йомшак, җиңел чүкелүчән һәм сыгылмалы селтеле металл, көмөш-ак төстә. Югары химик активлыгына ия, һавадагы кислород һәм дым белән тиз арада реакциягә керә, сары оксид элпәсе белән каплана.

Символы

Стронций элементының символы — Sr (Стронций дип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы

Элемент стронцианит минералында табыла, яңа элементка исем шуннан алып бирелә. Бу минералда яңа металл оксиды барлыгы 1787 елда Уильям Крюйкшенк һәм Адер Кроуфорд тарафыннан ачылган. 1808 елда сэр Һемфри Дэви саф формасында аерып алган.

Табигатьтә

Югары химик активлыгы аркасында стронций ирекле рәвешендә очрамый. Ул якынча 40 минерал составына керә. Аларның иң мөһиме — целестин SrSO4 (51,2 % Sr). Шулай ук стронцианит SrCO3 (64,4 % Sr) чыгарыла . Бу ике минерал сәнәгать әһәмиятенә ия. Стронций ешрак төрле кальцийлы минералларга кушылган була.

Стронцийның башка минераллары арасында :

  • SrAl3(AsO4)SO4(OH)6 — кеммлицит;
  • Sr2Al(CO3)F5 — стенонит;
  • SrAl2(CO3)2(OH)4·H2O — стронциодрессерит;
  • SrAl3(PO4)2(OH)5·H2O — гойясит;
  • Sr2Al(PO4)2OH — гудкенит;
  • SrAl3(PO4)SO4(OH)6 — сванбергит;
  • Sr(AlSiO4)2 — слосонит;
  • Sr(AlSi3O8)2·5H2O — брюстерит;
  • Sr5(AsO4)3F — ферморит;
  • Sr2(B14O23)·8H2O — стронциоджинорит;
  • Sr2(B5O9)Cl·H2O — стронциохильгардит;
  • SrFe3(PO4)2(OH)5·H2O — люсуньит;
  • SrMn2(VO4)24H2O — сантафеит;
  • Sr5(PO4)3OH — беловит;
  • SrV(Si2O7) — харадаит;
  • SrB2Si2O8 — пековит[2]

Физик таралганлык дәрәҗәсе буенча стронций Җир кабыгында 23-енче урын били — аның масса өлеше 0,014% тәшкил итә(литосферада — 0,045 %). Металлның Җир кабыгындагы моль өлеше 0,0029 %.

Диңгез суында стронций бар (8 мг/л)[3].

Ятмалары

Яңа Гранадада, Төркиядә, Иранда, Кытайда, Мексикада,Канадада, Малавида ятмалары билгеле[4]

Рәсәйдә стронций табылган төбәкләр: Күк таш (Дагъстан), Мазуево (Бүрят Республикасында, Иркутск өлкәсендә, Красноярск краенда, Якутиядә һәм Курильск утравында бар[5], әмма әлеге вакытта мәгъдән ятмалары эшкәртелми.

Физик үзенчәлекләре

Стронций — йомшак көмөшсу-ак металл, сыгылмалы һәм чүкелүчән, пычак белән җиңел киселә.

Эрү температурасы: 768 °C, кайнау температурасы: 1390 °C.

Химик үзенчәлекләре

Стронций үзенчәлекләре буенча кальцийга һәм барийга охшаш, алар арасында аралаш урынны били[6].

Электрохимик көчәнеш сериясендә стронций иң актив металлар арасында (аның нормаль электрод потенциалы −2.89 В). Су белән көчле реакциягә кереп, гидроксид барлыкка китерә.

Куллану

Стронцийны һәм аның химик кушылмаларын куллануның төп өлкәләре — радиоэлектроника сәнәгате, пиротехника, азык-төлек сәнәгате.

Искәрмәләр

  1. Pure and Applied Chemistry. — 2016. — Vol. 88, no. 3. — P. 265—291. — doi: %2Fpac-2015-0305 10.1515/pac-2015-0305.
  2. {{cite web|url=http://www.geokhi.ru/Lab14/pekov.aspx%7Ctitle=ГЕОХИ(недоступная ссылка)(үле сылтама) РАН - Игорь Викторович
  3. J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965
  4. Рубидий — Свойства химических элементов
  5. К. В. Тарасов, О. М. Топчиева Особенности миграции и накопления стронция в гидротермальных метасоматитах Курильских островов (Кунашир, Кетой, Ушишир, Шиашкотан)
  6. Greenwood and Earnshaw, pp. 112-13

Әдәбият

  • Стронций// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 24(1)-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Greenwood N. N., Earnshaw A. Chemistry of the Elements (англ.). — 2nd Ed. — Butterworth-Heinemann (англ.), 1997. — <nowiki>ISBN 0-08-037941-9

Чыганаклар


Сылтамалар