Осмий
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 76 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) |
190,23 (3) а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) |
эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) |
||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | 22,61 г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | 3045 кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | 5027 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Осмий (лат. Osmium, Os) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 8 төркем элементы. Тәртип номеры - 76.
Стандарт шартларда булганда, ул зәңгәрсу төстәге металлдан гыйбарәт. Күчмә металл, платина (агалтын) металларына карый. Иридий белән беррәттән, барлык гади матдәләр арасында иң тыгызларыннан. Теоретик исәп-хисапларга караганда, аның тыгызлыгы хәтта иридий белән чагыштырганда да югарырак[1]
Символы
Осмий элементының символы — Os (Осмий дип укыла).
Исеменең килеп чыгышы
Осмийның исеме бор. грек. ὀσμή телендәге «ис» дигәннән килеп чыккан.[2]
Тарихы
Осмий 1803 елда инглиз химигы Смитсон Теннант белән Уильям Х.Уолластондың хезмәттәшлегендә ачыла. Үзара охшаш булган тикшеренүләр француз химиклары Колле-Дескоти, Антуан де Фуркруа һәм Воклен тарафыннан үткәрелә, алар да платина рудасының эреми калган утырымында әлегәчә билгеле булмаган элемент барлыгы турында нәтиҗәгә киләләр. Гипотетик элементка птен исеме бирелә. (πτηνός — канатлы), әмма Теннант тәжрибәсе аның ике элемент катнашмасынанан — иридий һәм осмийдан торуын күрсәтә. Яңа элемент ачылуы Теннанттың Лондон король җәмгыятенә хатында 21 июнь 1804 елда документлаштырылган[3][4].
Ятмалары
Осмийлы иридийларның төп ятмалары Рәсәй (Себер, Урал), АКШ (Аляска, Калифорния), Колумбия, Канада , Көньяк Африка илләре, Тасмания, Австралия дәүләтләрендә тупланган. Казакъстан экспортка саф осмий җибәргән бердәнбер ил булып кала.
Иң зур ятмалар запасы Көньяк-Африка Республикасындагы Бушвельд комплексында[5].
Башка асыл металлар белән бергә тимер метеоритларында очрый. Шулай ук осмий күкерт һәм мышьяк (эрлихманит, осмий лауриты, осарситт) берләшмәләре рәвешендә очрый. Осмийның мәгъдәннәрдәге нисбәте кагыйдә буларак, 1×10−5.
Биологик һәм физиологик роле
Биологик роль уйнамый[6]. Һавада оксидлашып, үтә агулы тетраоксид осмий OsO4 рәвешенә керә, шуңа күрә күзне әчеттерә, өске тын юллары, пневмония, бөер шешүе авыруларына китерә[7].
Шулай ук карагыз
- Агалтын төркеме металлары
Әдәбият
- Осмий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Сылтамалар
- Осмий//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ The lattice parameters, densities and atomic volumes of the platinum metals. Crabtree, Robert H. Sterling Chem. Lab., Yale Univ., New Haven, CT, USA. Journal of the Less-Common Metals (1979), 64(1), стр. 7-9.
- ↑ Химический факультет МГУ
- ↑ Hunt, L. B. {{{башлык}}}(ингл.) // Platinum Metals Review : journal. — Т. 31. — № 1. — С. 32—41.
- Philosophical Transactions of the Royal Society of London : journal. — Т. 94. — С. 411—418. — DOI:10.1098/rstl.1804.0018
- ↑ Seymour, R. J.; O'Farrelly, J. I. .
- ↑ Osmium: biological information
- ↑ .