Шотланд (гэль) теле

Шотла́нд теле, гэ́льча (үзаталышы Gàidhlig; ингл. Gaelic, яки Scottish Gaelic) — кельт телләре төркеменә керүче гойдель телләре төркемчәсенең бер вәкиле. Бу телдә сөйләшүчеләр (гэллар) Шотландиянең таулы өлешләрендә һәм Һебрид утрауларында яшиләр. Шулай ук АКШта, Канадада, Австралиядә һәм Яңа Зеландиядә бу телдә сөйләшүче кечкенә төркемнәр бар. Герман төркеме теле булган инглиз-шотланд теле белән бутамаска кирәк. Бу телдә Шотландиянең тигезлекле өлешендә сөйләшәләр.

Шулай ук карагыз

  1. Красная книга языков ЮНЕСКО
  2. Archaeology and Language: The Puzzle of Indo-European OriginsPimlico, 1998. — С. 68. — ISBN 0-7126-6612-5