Шотландия
Бу мәкалә РУВИКИ проектының татар бүлегендәге яхшы мәкаләләр исемлегенә керә. |
|
Шотла́ндия (парламенты, хокук системасы, чиркәве һ.б. бар).
Шотландия Бөекбританиянең төньяк өлешен алып тора һәм көньякта Англия белән чиктәш.
Шотландиянең башкаласы – Эдинбург.
Тарих
Галимнәр фаразы буенча, Шотландиядә беренче кешеләр якынча 8 мең ел элек килеп чыга. Беренче даими тораклар 6 мең ел элек барлыкка килә. Язма тарихы хәзерге пикт һәм гэль кабтләләре яши. Римлыларның китүеннән соң алар берничә корольлеккә, шул исәптән Дал Риада корольлегенә дә нигез салалар. Ләкин Шотландия корольлегенең башлангычын Кеннет Макальпинның скотлар һәм пиктларның берләшкән дәүләтенең короле булуы белән бәйлиләр.
Киләсе берничә гасыр эчендә Шотландия бүгенге чикләренә кадәр ирешә. Анда шул ук вакытта таркаулык сизелә, ләкин ул үз бәйсезлеген саклап килә һәм Малкольм II Нортумбрияне Карем янындагы сугышта тар-мар итә.
Эдуард I Спотсмур янындагы сугышта буйсынырга теләмәгән Шотландия гаскәрен тар-мар итә һәм бөтен илне яулап ала. Король Иоанна I Баллиол буйсынырга һәм корольлектән баш тартырга мәҗбүр була. Эдуард I үзен Шотландия короле буларак игълан итә.
Бәйсезлеген югалткан шотландиялеләр Уильям Уоллес һәм Эндрю Моррей җитәкчелегендә баш күтәрәләр. Стерлинг күперендәге сугышта инглиз гаскәре җиңелә. Эндрю Моррей сугышта алган җәрәхәтләрдән вафат була. Шотландия инглиз гаскәрләреннән азат ителә.
Эдуард I Фолкерк сугышында шотландиялеләрне тар-мар итә. Уильям Уоллес бер рыцарьның хыянәте нәтиҗәсендә инглизләр кулына эләгә һәм җәзалап үтерелә.
Фолкерк сугышыннан соң бәйсезлек сугышы Роберт I Брюс (Сконеда король буларак Роберт II игълан ителә. Якынча 300 ел дәвам иткән Стюартлар идарәсе дәвере башлана.
Урта гасырларның ахырында Шотландия ике мәдәни өлешкә бүленгән була: үзәнлекләрдә яшәүче һәм аралашу өчен инглиз-шотланд телен кулланучылар; тауларда яшәүче һәм шотланд (гэль) телендә аралашучылар. Тауларда шотланд клан системасы барлыкка килә.
Уния турында Акт» кабул ителгәннән соң, Шотландия бәйсезлеген югалта.
2014 елның 18 сентябрендә Шотландиядә бәйсезлек мәсьәләсе турында референдум уздырылган, тавыш бирүчеләрнең 55% өлеше бәйсезлеккә каршы тавыш биргән.[1]
Административ бүленеш
1996 елда Бөекбритания Парламенты карары буенча Шотландия 32 өлкәгә бүленә.
|
Географик мәгълүмат
Шотландия территориясе Оркней һәм Шетланд утраулары) үз эченә ала. Шотландия мәйданы – 78 772 км², яр сызыгы озынлыгы – 9 911 км. Көньяк-көнбатышта 30 км ераклыкта Ирландия,утравы урнашкан. Төньякта Фарер утраулары һәм Исландия ята.
Көнбатыш ярын Лох-Несс күлен үз эченә алучы Каледония каналы ярдәмендә тоташтырылган.
Климат
Климат океаник уртача. Гольфстрим агымы аркасында Шотландиядә шул ук киңлектә урнашкан башка Европа илләре белән чагыштырганда (мәсәлән, Норвегия) җылырак, ләкин Британиянең башка өлкәләренә карата салкынрак. Җирнең өслеге тигез булмаганга һава тотрыксызлыгы белән аерыла. Регионга көньк-көнбатыш җил хас. Ярларда һәм утрауларда еш кына каты җилләр һәм давыллар була. Иң салкын гыйнвар һәм февраль айларында уртача температура 5—7 °C тәшкил итә. Иң җылы июль һәм август айларында – 19 °C.
Икътисад
Глазго шәһәрендә кораб төзүче верфь бар. Шотландиядә нефть, күмер чыгарыла, авыр сәнәгать зур үсеш алган (шул исәптән корыч сәнәгате дә).
Халык
2001 елгы исәп буенча Шотландиядә 5 062 011 кеше яшәгән. 2007 елда халык саны 5 144 200 кешегә кадәр җитә. Аларның 88% – этник шотландлар, 8% – инглизләр, ирландиялеләр һәм велслеләр, 4% – калганнар.
Диннәр
Дингә ышанучы халыкның күпчелеге Шотландия чиркәве вәкилләре.
Дин | Халыкның өлеше |
---|---|
Шотландия чиркәве | 42 % |
Атеистлар | 28 % |
Католик чиркәү | 16 % |
Башка христиан чиркәүләре | 7 % |
Җавапсыз | 5 % |
Ислам | 0.8 % |
Буддизм | 0.1 % |
Сикхизм | 0.1 % |
Иудаизм | 0.1 % |
Индуизм | 0.1 % |
Башка диннәр | 0.5 % |
Мәдәният
Шотландиядә күп борынгы гореф-гадәтләр сакланып калган.
Музыка
Иң күренекле шотланд уен коралы – сорнай.
Шотланд биюләре арасында шотланд бал биюләре һәм аерым башкарылган «хайланд» киң таралган.
Әдәбият
Шотланд әдәбиятының бай тарихы бар. Үз жанрларында классик әсәрләр буларак Роберт Бернс һәм Джеймс Хогг әсәрләре санала.
Шотланд әдәбияты үз эченә хәзерге Шотландиядә кайчан да булса кулланылган (скотс, бретон, француз, латин телләре) телләрдәге әдәбиятны ала.
Кайбер танылган шотланд язучылары:
- Сэр Айвенго», «Квентин Дорвард», «Роб Рой» һ.б.
- Сэр Артур Конан Дойль – «Шерлок Холмс»
- Хәзинәләр утравы», «Доктор Джекил һәм мистер Хайд»
- Кеннет Грэм – «Таллар арасындагы җилләр»
- Ирвин Уэлш – «Инә очында», «Марабу ләкләгенең куркыныч төшләре» һ.б.
Милли символлар
Андрей хавари (апостол) Шотландиянең яклаучысы буларак санала. Шотландиянең байрагы зәңгәр-күк фондагы Андрей хачыннан гыйбарәт. Милли уен коралы – волынка. Шайтан таягы Шотландиянең ярымрәсми символы дип санала.
Бу мәкалә РУВИКИ проектының татар бүлегендәге яхшы мәкаләләр исемлегенә керә. |