Гордон Браун
Гордон Браун (ингл. Gordon Brown) — британ (шотланд) сәясәтчесе, лейборист, Бөекбританиянең 74 нче премьер-министры (2007 елның 27 июненнән 2010 елның 11 маена кадәр).
16 яшендә Эдинбург университетының тарих бүлегенә укырга керә. Магистр (1972), тарих фәннәре докторы (1982) фәнни дәрәҗәләргә ия. Яшь чыгында Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасенә кабул ителә. 1979 елда парламентка үз намзәтен тәкъдим итә, ләкин сайлауларда җиңелә. 1983 елга кадәр журналистика белән шөгыльләнә, ә 1983 елда Көнчыгыш Данфермлайннан парламентка уза.
1989—1992 елларда «шәүлә» хөкүмәтенең сәүдә һәм сәнәгать министры, 1992—1997 елларда «шәүлә» хөкүмәтенең финанслар министры. 1997—2007 елларда Тони Блэр җитәкчелегендә булган хөкүмәттә финанслар министры вазифасын үти. 2007 елның 24 июнендә Тони Блэр урынына Лейбористлар фиркасенең җитәкчелеге булып сайлана, шул ук елның 27 июнендә илнең премьер-министры буларак билгеләнә[3].
Гордон Браунның хөкүмәт җитәкчелеге дәвамында аның һәм Лейбористлар фиркасенең рейтингы тотрыклы булмаган. Аерым реформалар популярлыгын күтәрсә, гомумән алганда, лейбористлар өчен авыр чор булган. Лейбористлар өчен тавыш биргән хатын-кыз турында начар сүзләр әйтү премьер-министрның абруен төшергән[4].
2010 елның 6 маенда узган парламент сайлауларында бер фирка дә парламентта күпчелекне казана алмады. Бу вәзгыять «эленеп калган парламент» дип аталды[5]. Башта урыннан китмәячәк дип белдергән Браун, 10 майда вазифасыннан китүен белдерде. Елизавета II тәкъдиме буенча, әлеге вазифа Дэвид Кэмеронга бирелде[6]. TED конференциясендә чыгыш ясаганы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Routledge P. I could still be prime minister, says Brown — 1998.
- ↑ 1 2 de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
- ↑ Блэйр урыныннан китте
- ↑ Brown apologises to voter for 'bigoted woman' comment [ингл.]
- ↑ Британиядә сайлау: парламент «эленеп» калды
- ↑ Камерон Британиядә яңа хөкүмәтне төзү эшенә керешә
Сылтамалар
- Gordon Brown 2010 елның 15 май көнендә архивланган. [ингл.]