Гарольд Макмиллан

Гарольд Макмиллан (ингл. Harold Macmillan) — британ сәясәтчесе, консерватор, Бөекбританиянең 65 нче премьер-министры (19571963). Macmillan Publishers нәшрияты хуҗасы булган.

Оксфорд университетында белем ала. 1924 елда парламентка сайлана. 1945 елда Авиация министры, 19541955 елларда Саклану министры, 1955 елда Тышкы эшләр министры, 19551957 елларда казначей вазифаларын үти. Энтони Иден вазифасыннан киткәннән соң, Консерваторлар фиркасе җитәкчелеге булып сайлана һәм автоматик рәвештә Елизавета II тарафыннан премьер-министр урынына билгеләнә.

Аның премьерлык чорында Бөекбритания көчле икътисади үсеш кичерә. Атом коралы сынауларын чикләү буенча эш алып бара.

Аңа рак диагнозы куелгач, мөддәт вакыты чыкканга кадәр эшеннән китә. Диагноз ялгыш була, ул тагын 23 ел яши.

Элгәре:
Энтони Иден
Консерватив фиркасе җитәкчесе,
Бөекбритания премьер-министры

19571963
Алмашка килүче:
Александр Дуглас-Хьюм
  1. Harold Macmillan // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. Harold Macmillan // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Kindred Britain
  4. 1 2 Lundy D. R. Maurice Harold Macmillan, 1st Earl of Stockton // The Peerage (ингл.)

Тема буенча өстәмә