Джеймс Каллаган
Джеймс Каллаган (ингл. James Callaghan, тулы исеме Леонард Джеймс Каллаган, Кардифф бароны (ингл. Leonard James Callaghan, Baron Callaghan of Cardiff, 1912 елның 27 марты — 2005 елның 26 марты) — британ сәясәтчесе, лейборист, Бөекбритания премьер-министры (1976—1979).
Аны гадәттә Джим Каллагэн дип атыйлар. Шулай ук халыкта «Кояшлы Джим» атамасы таралган.
Икенче бөтендөнья сугышында катнаша. 1945 елда парламентка сайлана. 1964—1970 елларда Финанслар һәм Эчке эшләр министрлыкларын җитәкли. 1973 елда лейбористлар фиркасенең рәисе булып сайлана. 1974−1976 елларда — Бөекбританиянең Тышкы эшләр министры. 1976—1979 елларда — премьер-министр.
1987 елда аңа барон лаеклы исеме бирелә. 2005 елда ул вафат була.
Бөекбритания тарихында ул 4 мөһим вазифаны үтәгән бердәнбер сәясәтче: премьер-министр, Финанс министры, Эчке эшләр министры, Тышкы эшләр министры.
Сылтамалар
- Тулырак мәгълүмат 2008 елның 8 сентябрь көнендә архивланган. [ингл.]
| Элгәре: Гарольд Вильсон |
Бөекбритания премьер-министры 1976–1979 |
Алмашка килүче: Маргарет Тэтчер |
- ↑ 1 2 3 4 5 Lundy D. R. Leonard James Callaghan, Baron Callaghan of Cardiff // The Peerage (ингл.)
- ↑ James Callaghan // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Oxford Dictionary of National Biography (ингл.) / C. Matthew — Oxford: OUP, 2004.