Стэнли Болдуин

Стэнли Болдуин (ингл. Stanley Baldwin; 3 август, 1867 ел, Вустершир14 декабрь, 1947 ел, Вустершир) — британ сәясәтчесе, Консерватив фиркасы әгъзасы, Бөекбританиянең 55 нче, 57 нче һәм 59 нчы премьер-министры. 1937 елдан — 1 нче Бьюгли графы.

1923 елда беренче тапкыр премьер-министр була. Ләкин 1924 елның гыйнварында пулат консерваторларга ышанмау вотумы игълан итә, Болдуин урынын Рамсей Макдональдка бирергә мәҗбүр була. Озакламый ул оппозиция лидерына әйләнә. Шул ук елда, октябрь сайлауларында Болдуин премьер итеп сайлана, бу урында ул 1929 елга кадәр эшли. Соңынннан 1931 елга кадәр яңадан оппозициядә була, бу елда ул Макдональд белән коалиция төзи, һәм башка консерваторлар белән бергә, аның хөкүмәтенә керә. Моның өчен лейбористлар Макдональдны фиркаларыннан чыгаралар, һәм каты авырулы, сәяси изоляцияләнгән Макдональд номиналь премьер булып кына кала. Чынлыкта исә лорд-рәис Болдуин җитәкче була. 1935 елда Макдональдны эшеннән алып, хөрмәтләп җибәрәләр. Ә Болдуин рәсми рәвештә премьер-министр була.

1937 елда Болдуин үз теләге белән эшеннән китә. Аның премьерлык иткән вакытын мактамыйлар, күпләр аны Невилл Чемберлен кебек үк, Һитлерга юл куйганы өчен сүгәләр.

Стэнли Болдуин 1947 елның 14 декабрендә Вустерширда вафат була.

Элгәре:
Эндрю Бонар Лоу
Консерватив фирка (Бөекбритания) лидеры
19231937
Алмашка килүче:
Невилл Чемберлен
Элгәре:
Эндрю Бонар Лоу
Бөекбритания премьер-министры
19241924
Алмашка килүче:
Рамсей Макдональд
Элгәре:
Рамсей Макдональд
Бөекбритания премьер-министры
19241929
Алмашка килүче:
Рамсей Макдональд
Элгәре:
Рамсей Макдональд
Бөекбритания премьер-министры
19321937
Алмашка килүче:
Невилл Чемберлен
  1. Болдуин Стэнли // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Stanley Baldwin // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  3. 1 2 3 4 5 Kindred Britain
  4. 1 2 3 4 5 6 7 Lundy D. R. Stanley Baldwin, 1st Earl Baldwin of Bewdley // The Peerage (ингл.)

Тема буенча өстәмә