Эдвард Хит
Эдвард Хит (ингл. Edward Heath, 1916 елның 9 июле — 2005 елның 17 июле) — британ сәясәтчесе, консерватор, Бөекбритания премьер-министры (1970—1974), Маргарет Тэтчердан элгәре фиркане җитәкли. 1992 елда сэр (ингл. Sir Edward Heath) исемен ала.
Кент графлыгында дөньяга килә. Оксфорд университетында белем ала. Студент булганда ук Консерваторлар фиркасенә керә. Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, майор дәрәҗәсенә җитә.
1950 ел сайлауларында парламентка уза. 1959 ел сайлауларыннан соң Хезмәт министры булып билгеләнә. 1963—1964 елларда ул Сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын үти, 1965 елда Консерватив фирка җитәкчесе булып сайлана.
1970 ел сайлауларында Консерватив фирка җиңү яулый, һәм 1970 елның 19 июнендә Эдвард Хит Бөекбритания премьер-министры булып билгеләнә.
1975 елда Эдвард Хит сәясәттән актив катнашудан читкә китә. 2005 елда Солсберида вафат була.
| Элгәре: Александр Дуглас-Хьюм |
Консерватив фирка (Бөекбритания) җитәкчесе 1965–1975 |
Алмашка килүче: Маргарет Тэтчер |
| Элгәре: Гарольд Вильсон |
Бөекбритания премьер-министры 1970 елның 19 июне — 1974 елның 4 марты |
Алмашка килүче: Гарольд Вильсон |
- ↑ Sir Edward Heath // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Lundy D. R. Edward Richard George Heath // The Peerage (ингл.)
- ↑ Oxford Dictionary of National Biography (ингл.) / C. Matthew — Oxford: OUP, 2004.
- ↑ 1 2 Lundy D. R. Sir Edward Richard George Heath // The Peerage (ингл.)