Җил
Җил (рус. ветер; невидимый дух). Борынгы төрки телдә jel, jäl «җил; явыз рух» мәгънәсенә ия. Чуаш телендә çил, каракалпак, кабардин-балкар, кыргыз телләрендә җел, чагатай, уйгур, кырым татарлары телендә йел, йәл вариантлары кулланыла. Кайбер төрки телләрдә бу сүз сирәк очрый яисә бөтенләй юк. Мәсәлән, «җил» мәгънәсендә төрек телендә rüzgâr (фарсы теленнән), үзбәк телендә шамол (гарәп теленнән) сүзләре кулланыла.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Атмосфера басымы үзгәрү нәтиҗәсендә, җир өстендә барлыкка килгән һава агымы хәрәкәте;
- нәрсәнең дә булса тиз хәрәкәте белән барлыкка килгән һава дулкыннары;
- күчерелмә мәгънәдә: нинди дә булса берәр хәл яки вакыйганың башлангыч билгеләре; үзгәреш;
- күчерелмә мәгънәдә: нинди дә булса эш, хәл, вакыйганың барышы;
- күчерелмә мәгънәдә: нәрсәнең дә булса көчле тәэсире, шаукымы.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
- Җил тегермәне (җил көче белән эшли торган тегермән), җил үләне (канәферчәләр семьялыгыннан, күбесенчә, комлы урыннарда үсә, орлыгы өлгереп җиткәч, тамырыннан аерылып, җил уңаена тәгәрәп йөри торган, көчле тармакланган, бик вак чәчәкле үлән яки ярымкуак; пәри уты; рус. качим высочайший), коры җил (чүл, дала ягыннан исә торган кайнар җил; рус. суховей), җил чәчәге (тән температурасы нык күтәрелү, бизгәк тоту, тәнгә сулы бетчәләр чыгып кутырлап төшү белән характерлы, күбесенчә балалар авырый торган йогышлы чир; рус. ветряная оспа), җил двигателе (җил көче ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган двигатель), җил күрсәткеч (җилнең юнәлешен күрсәтүче әсбап, флюгер);
- җил-буран (җил һәм буран), җилбәгәй (төймәләмичә генә киелә торган җиңелчә өс киеме), җилбәзәк (җиңел холыклы, тормышка җиңел карый торган), җилбүләр (төп җил юнәлешләре аерыла торган җир, рус. ветрораздел), җилгәргеч (сугылган ашлыкны чүптән аеру өчен кулланыла торган машина), җилгәрү (ашлыкны җилгәргечтән үткәрү), җил-давыл (көчле җил), җилдертү (бик кызу чабу), җилдәй (җил кебек, җитез), җилкапка (аркылы торыклардан эшләнгән кечкенә капка), җилкенү (ашкыну, дәрт керү, рухлану), җилкуар (җиңел холыклы кеше), җилкән (көймәне, корабны җил ярдәмендә хәрәкәткә китерү өчен мачтага беркетелә торган махсус тыгыз тукыма), җилле (җил исеп торган, җиле көчле булган; җитез, булдыклы), җиллек (җил йөрсен өчен махсус ясалган тишек; чормадагы уем), җиллелек (җилнең көчлелек дәрәҗәсе), җилләнү (җил исеп тору; җилпәзә, кулъяулык белән җил хасил итү; беркадәр ял итү; тизлекне арттыру), җилләткеч (җилпәзә; махсус һава алмаштыру җиһазы; конденционер), җилләтү (җил кертеп, һаваны сафландыру, һава алмаштыру; җилдә, кояшта тотып, дымын бетерү), җилләү (көчле җил булу, кипшенү), җилпенү (кошларның канат җилпүе; нәрсә дә булса эшләргә тырышу; кем яки нәрсәгә таба кискен кул хәрәкәте ясау), җилпуч (тегермәндә ташларны әйләндереп алган стена; он салу яки иләү өчен хезмәт итә торган җәенке агач савыт), җилпәзә (ясалма җил булдыру өчен кулланыла торган зиннәтле әйбер), җилсез (җил исми торган, тыныч), җилсенү (бераз шешенү), җилтерәтү (этеп-төртеп нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итү), җилфердәү (җил искәнгә селкенү), җилфер-җилфер (җил белән селкенгәндә чыккан тавышны белдерә), җильяк (төпле фикере булмаган, җиңел табигатьле кеше), җил-яңгыр (җилләр яуган көчле яңгыр), җилән (эченә мамык куймый гына теккән юка, милли өс киеме), җиләс (аз гына җил исеп торган), җил-җил (бик тиз, кызу-кызу).
Өстәмә мәгълүмат
Ибн Фадлан язмаларында Җил тәңре турында мәгълүмат бар. Бу мәгълүмат өрки мифологиядә Җил тәңре булуы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Соңрак ул явыз көчләр рәтенә кертелгән булырга мөмкин. Борынгы төрки сүзлектә «җил» jel сүзенең 2 мәгънәсе бирелгән. Аның беренчесе — физик күренеш, икенчесе — явыз көч, Jel bükä — дракон. Себер татарлары һәм Алтай төркиләре мифологиясендә Ай белән Кояшка һөҗүм итүче тагын бер образ — Җилбәгән (Елбегән) очрый. Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» сүзлегендә «Йети башлыг йелбүкә» дигән гыйбарә бар. Аның хәзерге татар телендә «җиде башлы аждаһа» дигән варианты да очрый. Шулай ук сүзлектә Jel Täƞrї (Җил Тәңре) дә искә алынган.
Тәңречелек чорында бар әйберне дә җанландыру күзәтелгән. Шул исәптән Җил Тәңре дә булган. Аны чакыру өчен билгеле бер ритуаллар, йолалар булган. Хәзерге вакытта әйтемнәрдә, ышануларда әлеге чакыру элементы сакланган. Халыкта әле дә «сызгырсаң, җил чыга», «өйдә сызгырсаң, җил ыжылдап торыр» диләр. Әкрен генә сызгырып җил чыгара белүчеләр дә булган. Борынгы заманнарда җилне «күренмәс рух» белән тиңләгәннәр. Аны Җил иясе, Җил Анасы, Җилләр патшасы дип тә атаганнар. Җилләрнең башлыгы Ялман исемле булган, имеш. Татар мифологияседә Җилбегән (кеше ашаучы, күп башлы аждаһа, албасты, җен, явыз рух) дип исемләнгән мифологик зат та теркәлгән.
Борынгы төрки мифологиядә «җил» шаян, шук, көчле, сугыш чукмары кебек персонажны символлаштырган. Җилнең кыяфәтен беркем дә, берничек тә тасвирлый алмаса да, кайбер мифларда аны йөгәнсез атка охшаталар. Шулай ук Җилмая дип исемләнгән «канатлы ат» мифологик образы да теркәлгән. Төркиләрдә җиңел холыклы кешеләргә, никахсыз туган балаларга һәм атларга карата «җилдән туган» дигән әйтем булган.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Җил ташлады
- көтмәгәндә килеп чыгу, көтелмәгән җирдән килеп чыгу.
Җил алгандай
- кинәт юкка чыгу.
Җил давыл булып очу
- юкка чыгу, бөтенләй бетү, эзсез югалу.
Авызыңнан җил алсын
- берәү берәр яман сүз я күңелсез хәбәр әйтсә, я яманга юрап сөйләсә, аңа каршы башкача мондый сүз сөйли күрмә, мәгънәсендә әйтелә.
Җилгә очыру
- малны, дәүләтне, вакытны бушка, файдасызга уздыру, әрәм итү; әйткән сүзне, вәгъдәне тотмау.
Җилдән туган
- рәсми никахы булмаган анадан туган бала.
Җил дагалап йөрү / Җил куып йөрү / Җил иләп йөрү / Җил сугарып йөрү
- эшсез, тик йөрү, вакытны, гомерне бушка уздыру.
Җил дә тидермәү
- бик нык иркәләү, кадерләү, саклау.
Җил белән симертү
- ач тоту, ашатмыйча тотарга тырышу.
Җилдәй җитез
- бик тиз, өлгер, уңган.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Җил кайдан исә, болыт та шуннан килә.
- Уңмасның угын җил борыр.
- Карның башын җил ашар, әрәмтамак ил ашар.
- Җилсез кура селкенми.
- Ялгыз агачны җил сындыра.
- Очырырга җил көчле, көрәшергә ил көчле.
- Илгә ышанган — җилгә ышанган.
- Җирдән аерылган җилгә оча.
- Үзәккә үткән җил яман, иленнән бизгән ир яман.
- Җил белән ярышма, күләгәң белән узышма.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Сәлам әйт, җил, тугайларга,
Урманнарга сәлам әйт;
Тау башыннан ай калыкса,
Син аңа да сәлам әйт.
(«Сәлам әйт, җил», Л. Хәйретдинова көе, Акъегет сүзләре)
Алма чәчәге коела,
Таңда искән җил белән.
Белмисең бит хәлләремне -
Бер күрергә тилмерәм.
(«Ялгыз егет җыры», татар халык сүзләре һәм көе)
Җил белән серләшкән каеннар
Яңарта яшьлегем хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен ябынса,
Сагынам авылым кичләрен,
Сагынам, сагынам өзелеп,
Ялкынлы яшьлегем эзләрен.
(«Яшьлегем эзләре», С. Садыйкова көе, М. Шиһапов сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Бүлмәгә, бер яктан, җиләс, саф һава кереп тора һәм, икенче яктан — түшәмгә якын, инә күзе шикелле бер кечкенә генә тишектән бер төрле су чәчрәп, бөтен бүлмәне нарат исе белән аңкыта иде (Ф. Әмирхан, «Фәтхулла хәзрәт»).
Бу коры, җилсез, тын эсселектән даланың төрле ягында, көмеш тулкыннары белән уйнаган диңгез кебек, сагым (мираж) ялтырый (Г. Ибраһимов, «Казакъ кызы»).
Көз дә җитте. Бәрәңге, чөгендер, кишерне казып алып, җилдә киптерделәр, базларга, идән асларына кертеп салдылар (М. Галәү, «Болганчык еллар»).
Җилдә җилфердәгән ефәк шәл чукларыдай, яшь яфраклар арасында иртәнге кояш нурлары уйныйлар. Дөньяга сулап туйгысыз татлы һава, иснәп туйгысыз ямь тарала (Г. Кутуй, «Рөстәм маҗаралары»).
Яшел болыннарга, оялчан күлләргә көндәгечә елмаеп кояш карады. Күктә мендәр кебек кабарынкы ак болытлар йөзеп йөрде (Н. Фәттах, «Итил суы aкa торур»).
Дөрес, палаталарда аз гына җил уйный, салкынча да кебек, ләкин бу алма исе шундый татлы, шулхәтле күп нәрсәләрне искә төшерә, шулхәтле күп нәрсәләрне сагындырып яңарта — җиле дә, салкыны да куркытмый (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Кама яры өстендәге нәфис ак каеннан наз алып, елга өстеннән искән җылы җилдә иркәләнеп, дөнья рәхәтенә чумып тора иде кыз (Р. Мөхәммәдиев, «Ачык тәрәзә»).
Агач башларына терәлгән салынкы болытлардан, яңгыр дисәң яңгыр түгел, дым коела кебек, ара-тирә йөгереп узган җил генә яфраклардан эре тамчыларны сибеп китә (М. Маликова, «Саф сөю турында кыйссалар»).
Җәй айларында төш турында бар дөнья тынып, эсселектән чайрап-оеп кала, яфрак селкенерлек тә җил булмый торган иде. Хәзер киресенчә: иртән тып-тын була, төшкә таба җил кузгала. Менә бүген дә шактый җилли башлады (В. Нуруллин, «Җавап бир, кеше»).
Җил — ул бөтен җирдә, бөтенесен дә белүче, көчле. Аның тавышы һәм көче бөтен җирдә дә чалына. Җил — ул галәм көче. Аннан башка җирдә тереклек, галәмдә яшәү булмас иде. Җил — ул Ходайның яратылышларының берсе. Ул — тылсымчы. Теләсә, тормыш барлыкка китерә, теләсә юкка чыгара (А. Нәҗми, «Азат»).
Хәбир дә карашы белән шул якка төбәлде, эзләде, ниһаять, эзләп тапты: Фәридә Рәшитовна һаман да шунда, аларны озатып калган урында, рәшәткәле койма янында басып тора, аның ак халат итәге җилферди, чәчләре җилдә уйный, үзе бу якка таба кул болгый иде (Н. Акмал, «Күгәрчен сөте»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.