Таң
Таң (рус. заря, рассвет) – башкорт телендә таң, таңақ ← гомумтөрки таң, гомумугыз һәм тыва телендә даң, дан ~ якутча тың. Э. В. Севортян бу сүзне борынгы төрки taiŋ «эңгер», saŋ, seŋ «таң» сүзләре белән чагыштыра. Уйгурча čaŋ «таң» – шулай да бу чагыштырмача соңгы (уйгурча «Угызнамә» дастанында килеп чыккан) сүз.
Сүзнең XIX-XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Кояш чыгар алдыннан көнчыгыш ягыннан таралган яктылык; иртәнге шәфәкъ;
- кояш чыгар алдыннан караңгылык таралу, яктыру вакыты, кояш чыгу мизгеле; көннең төн белән иртә арасындагы өлеше.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Таң йолдызы (таң алдыннан аеруча яхшы күренә торган Венера планетасы; Чулпан); таң суы (таңнан, кеше уянганчы чишмә, кое кебек табигый чыганактан, сөйләшмичә, дога укып алып кайтылган, йолаларда файдаланылган, шифалы дип саналган су; иртәнге чык); таң әтәче (таң аткандагы әтәч тавышы турында).
Өстәмә мәгълүмат
Татарча таң ату сүзенә эвенк телендәге гарпа-, эвен телендәге гарпу, борынгы монгол телендәге xarbu- «ук ату; кояш чыгу» сүзе мәгънәви параллель булырга мөмкин. Киң таралган кытай мифы буенча, чыгар алдыннан кояш сянь дигән күлдә коена; явыз ләү (аҗдаһа) аны чыгу белән йотмакчы була, ләкин каһарман ләү – Чжу люң ван ( 烛龙王, Zhú Lóng Wáng) явыз аҗдаһаны атып ега һәм кояш исән-сау чыга. Таң «Чжу люң ван» (→Чулпан)ның икенче исемен белдерергә һәм татар телендәге Таңчулпан асылда парлы сүз Таң-Чулпан булырга мөмкин. Борынгы төрки (манихей) текстларда Таң тәңре турында әйтелә. Таң тәңресе образы барча халыклар мифологиясендә очрый. Татар, башкорт һ.б. әкиятләрендәге Таңбатыр, алтай әкиятләрендә Таңзаган, Таң-Саган («таң бабай») образы һәм аның маҗаралары күп җәһәттән әлеге кытай мифын хәтерләтә (Таңбатыр җир астына кереп патша кызын коткарып чыга). Шушы фактлар яктылыгында Н. А. Баскаковтаң сүзен кытайча таң, даң «таң» сүзеннән дип күрсәтә. Таң атты тәкъбире «Таңбатыр аҗдаһаны атты» дигән мәгънәне белдерә.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Таң атмас төн
- бик озын тоелган төн.
Таң аттыру
- таң атканда уяу булу, таң атканны күзәтеп тору;
- таң җиткәнне көтеп алу.
Таң ату
- кояш офык сызыгыннан күтәрелмәс борын, күк йөзендә яктылык барлыкка килү.
Таң сарысында (диал.)
- таң атар-атмас.
Таң сызылу
- офык сызыгында яктылыкның беренче билгеләре күренә башлау.
Таң тишеге
- төн белән таң арасы, иртәнең башланып җитмәгән вакыты.
Таң тишегеннән
- бик иртә, иртә таңнан ук.
Таң туса (туды исә, туган саен)
- һаман, гел, һәр көнне, Ходай бирмеш көн.
Таң туу
- таң ата башлау.
Таң яру (ярылу)
- офыкта сызык рәвешендә генә яктылык барлыкка килү.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Кичке эш таңга көлке.
- Кич җыласаң, таңда куанырсың.
- Бүгенге эшне таңга калдырган кешенең эше бетмәс.
- Ялкау кәркешен ураганчы, караңгы төн таң аткан (кәркеш – ишелгән нечкә бау).
- Таң күзе Чулпан, таң күгендә ул солтан.
- Таң атса, Чулпан калкыр.
- Җидегән йолдызның койрыгы таңга сызылыр.
- Батар көннең атар таңы бар.
- Кайда ахшам – шунда таң.
- Көзен таң атып өлгерми, кич була.
- Сандугач белән таң туар, карлыгач белән көн туар.
- Тукран тәүбәсе таңга чаклы.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Өфеләргә мин гел барам,
Гел барам, гөлләр алам, шул.
Өфеләргә мин гел барам,
Гел барам, гөлләр алам.
Таң йокысы татлы була, –
Шунда да уйлап алам.
(«Иделләре-күлләре», татар халык җыры)
Уңда юллар, сулда юллар.
Юлларга кемнәр чыгар?
Таңда егет җырлап узса,
Кыз күңеле ничек чыдар?
(«Таң җыры», татар халык көе, Р. Вәлиев сүзләре)
Таң атканда уйланам,
Су акканда моңланам.
Таң нурында син йөзәсең,
Утларында мин янам.
(«Гүзәлия җыры», М. Имашев көе, С. Сөләйманова сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Халыкның йөзендә гомумән караңгы пәрдә бар, таң караңгылыгы исә моңы дәхи дә карарак һәм серлерәк күрсәтә иде (Г. Ибраһимов, «Яшь йөрәкләр»).
Күңелендә моңарчы сизелмәгән бер хис кайдандыр бик ерактан туып килә: әллә айный, әллә нәрсәдәндер котыла, әллә нәрсәдер уяна. Әйтерсең төн үтеп, таң сызыла, җиһан яктыра (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Яшьлекне, тиз уза дип, таң офыгы белән тиңлиләр (М. Хәсәнов, «Язгы аҗаган»).
Ярар, бүген инде соң, сөйләшеп куярга да таң белән юлга кузгалырга кирәк (Н. Әхмәдиев, «Мөнирстан»).
Таң әтәчләре тавыш биргәләгәнче, күзләремне кабат-кабат үбүдән һич кенә дә туктый белмәде (К. Миңлебаев, «Акыллы атын мактар»).
Таң сызыла башлау белән торып, атларны җиктек, әйберләрне төядек тә кайтырга чыктык (В. Нуруллин, «Күпер чыкканда»).
Аның курку белмәс йөзен иртәнге кояш нурлары иркәләде, назлы таң җилләре чәчләреннән сыйпады (Р. Сәгъди, «Ирдәүкәләр»).
Менә аның әнисе әле таң яктысы сузыла башлаганчы ук сикереп тора да, алабута кушып пешерелгән бер телем икмәк белән сулган кабыклы ике бәрәңгене өстәл почмагына өештереп, басуларга чыгып югала (В. Имамов, «Нәзер»).
Таң туса, мин сине кабат очратырмын. Таң туса, мин сине кабат күрермен. Һичьюгы, тавышыңны ишетермен (З. Кадыйрова, «Сагындым. Кайт инде...»).
Тәрәзәдән үрелеп караган таң кояшы битемне иркәләүгә түзә алмыйча, башымны тизрәк юрган астына яшердем (А. Әхмәтгалиева, «Минем әтинең кызы»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.