Мәхмүт Хәсәнов
Мәхмүт Хәсәнов | |
---|---|
Туган көне | 21 декабрь 1927 (96 яшь) |
Туган | Татарстанның Саба районы, Югары Кибәхуҗа авылы |
Эшчәнлеге | язучы, драматург |
Бүләк һәм премияләр |
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1988 елда) |
Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов – прозаик, драматург, публицист.
Тәрҗемәи хәле
Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп киләләр. Шунда Мәхмүт урта мәктәптә укый. Бөек Ватан сугышы чорында ул һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли.
1944 елда М.Хәсәнов Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. Актерлык факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Казанда Яшь тамашачылар театрында эшли. Шул чорда (1949–1951) газета-журнал битләрендә аның хикәяләре, очерклары бик еш басыла. Соңрак ул актерлык хезмәтеннән аерылып, журналистика өлкәсенә эшкә күчә: «Совет Татарстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан радиосында хәбәрче вазифаларын башкара.
1952 елда М.Хәсәновның беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң язылган «Урман шаулый», «Кыюлар юлы» кебек повестьлары М.Хәсәновны өлгергән язучы итеп таныта.
1955–1957 елларда ул Мәскәүдә икееллык Югары әдәби курсларда укый.
1957–1980 елларда М.Хәсәнов Питрәч район газетасы редакциясендә эшли, Азнакай район үзәге мәдәният сараенда үзешчән сәнгать көчләре белән җитәкчелек итә, район газетасы редакциясендә бүлек мөдире була.
1980 елдан М.Хәсәнов Яшел Үзән шәһәрендә яши.
Әдипнең «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», Инженерлар» романнарын, балалар өчен язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Динозаврлар өнендә», «Шайтан малае» дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар.
М.Хәсәновның әдәби иҗаты тематик колачы һәм актуаль яңгырашы белән 50-70нче еллардагы әдәби процессның үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
1988 елда «Язгы аҗаган» романы өчен М.Хәсәновка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
Мәхмүт Хәсәнов 1990 елның 13 сентябрендә Кырымда Күктүбәдәге Язучылар иҗат йортында вафат була.[1]
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-08, retrieved 2010-09-12