Хәйдәр Бигичев
Хәйдәр Бигичев | |
---|---|
Тулы исеме | Хәйдәр Әббәс улы Бегичев |
Туган көне | 16 июнь 1949 (75 яшь) |
Туган | РСФСР, Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Чүмбәли авылы |
Вафат көне | 13 ноябрь 1998 (49 яшь) |
Вафат булган җире | |
Эшчәнлеге | опера җырчысы (тенор) |
Бүләк һәм премияләр | |
Сайт | xajdar.htm |
Хәйдәр Әббәс улы Бигичев (16 июнь 1949, Чүмбәли, Кызыл Октябрь районы, Горький өлкәсе, РСФСР, ССРБ — 13 ноябрь 1998, Казан, Татарстан, Россия) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х. Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТАССР халык (1980), РСФСР атказанган (1986) артисты.
Тәрҗемәи хәле
Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»-та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнен исбатлады. Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наёмщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән.
1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Кабере Казанда, Яңа бистә зиратында.
2016 елның 16 июлендә туган ягы — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда һәйкәл ачылды.
Бүләкләр
Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г. Тукай исем. дәүләт премиясе лауреаты (1984).
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- http://www.chembileyskiy.narod.ru/haidarbigichev.html 2009 елның 10 февраль көнендә архивланган.
- http://www.mtss.ru/pages/xajdar/xajdar.htm 2012 елның 1 март көнендә архивланган.
- http://www.nizgar.ru/modules.php?name=Encyclopedia&op=content&tid=38
Искәрмәләр
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004