Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы | |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Дәүләт | |
Вакыт мизгеле | 28 сентябрь 1920, 28 март 1946 и 30 апрель 1953 |
Нигезләнү датасы | 21 гыйнвар 1918 |
Юрисдикциягә карый | Татарстан |
Рәсми веб-сайт | mincult.tatarstan.ru |
Җитәкче | Ирадә Әюпова |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты и Русия Федерациясе мәдәният министрлыгы |
Штаб-фатирының урнашуы | |
Рәсми исем | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
SEO_description | Министерство культуры Республики Татарстан — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Министерство культуры Республики Татарстан — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы РУВИКИ.Медиада |
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - башкарма хакимияте органы.
Тарих
Мәдәният министрлыгы турында Министрлар Кабинетының нигезләмәсе 2005 елда кабул ителә.[1]
Эшчәнлек өлкәсе
- мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) саклануы;
- Татарстан халыкларының этномәдәни үзенчәлекләрен һәм мәдәниятләренең саклануы, мәдәни элемтәләрнең ныгуы;
- һөнәри сәнгать, кинематография, декоратив-кулланма сәнгать һәм мәдәни туризм, мәдәни мирас, мәдәният сферасында мәгариф һәм фән үсеше;
- ял сферасын үстерү, күңел ачу эшчәнлеген төрлеләндерү.
Җитәкчелек
Министр
Ирадә Әюпова[2].
2011 елның 26 мартыннан 2018 елның 23 апреленә кадәр министр вазифасын Айрат Сибагатуллин били[3].
Аңа кадәр министр эшен Зилә Вәлиева үтәде.
Урынбасарлар
- Ирадә Әюпова, беренче урынбасар;
- Светлана Персова;
- Гүзәл Нигъмәтуллина.
Cтруктура
- Музей эше үсеше бүлеге;
- Мәдәни мирас объектларының саклануы бүлеге;
- Дәүләт заказы бүлеге;
- Кинематография секторы;
- Мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлеге;
- Һөнәри сәнгать һәм махсус белем бирү бүлеге;
- Төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлеге;
- Муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге;
- Планлаштыру һәм финанслау идарәсе;
- Мәгълүмати-техник һәм материаль тәэминат бүлеге;
- Матбугат үзәге;
- Юридик бүлек;
- Кадрлар бүлеге;
- Идарәче;
- Оештыру эшчәнлеге һәм эш башкару бүлеге;
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2007 елның 3 июль көнендә архивланган.