Казан музыка көллияте

Казан музыка көллияте (И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, рус. «Казанский музыкальный колледж имени И. В. Аухадеева») — Россиянең Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә урнашкан профессиональ музыкаль белем бирүче уку йорты.

Тарихы

Уку йорты 1904 елда Р. А. Гуммертның шәхси музыка мәктәбе нигезендә Император рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге каршындагы музыка училищесы буларак оештырыла. Аның башында Петербург консерваториясен тәмамлаучылар — Р. А. Гуммерт, О. О. Родзевич, К. А. Корбут, Е. Е. Янишевская, М. А. Пятницкая, Е. Г. Ковелькова тора[1].

Тарихы дәвамында уку йорты берничә тапкыр үзгәртеп корыла:

  • 1919 елдан — ике баскычлы музыка мәктәбе;
  • 1922 елдан — Көнчыгыш музыка техникумы (Көнчыгыш консерватория белән берләшкәннән соң);
  • 1930 елдан — Татар сәнгать техникумы;
  • 1934 елдан — ТАССР Югары Советы исемендәге уку йорты;
  • 1935 елдан — Казан музыка техникумы;
  • 1937 елдан — Казан музыка училищесы;
  • 1991 елдан — И. В. Әүхәдиев исемендәге училище;
  • 2007 елдан — И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте[2].

Нигез салынган көннән башып, Идел буеның музыкаль белем бирү һәм мәгърифәтчелек үзәгенә әверелә. 1912 елда Рус музыка җәмгыяте уку йортлары директорлары съездында Россиянең иң яхшы дүрт музыка училищесының берсе итеп таныла[3].

Җитәкчелек һәм педагогик состав

Төрле елларда уку йорты белән Р. А. Гуммерт, Р. Л. Поляков, А. А. Литвинов, И. В. Әүхәдиев, М. Г. Гомәров, Л. А. Джураев, И. Г. Алмазов, Р. Г. Сабитовская җитәкчелек итә. 2009 елдан директор вазифасын Айрат Әгъзам улы Җаппаров башкара[4].

Уку йорты тарихында Ленинград консерваториясен тәмамлаган дирижёр  [рус.] һәм оркестр классы педагогы Ильяс Әүхәдиев җитәкчелек иткән еллар (1932—1968) аерым урын алып тора. Бүгенге көндә көллият аның исемен йөртә. И. Әүхәдиев укучылардан һәм укытучылардан симфоник оркестр оештыра. Шул вакыттан башлап, бу оркестрның концертлары Казанның һәм республика районнарының мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә[5].

Уку йортында атаклы музыка эшлеклеләре, шул исәптән М. Пятницкая, О. Родзевич, К. Корбут, К. Русс, О. Ильина, А. Амиго, М. Букиник укыткан. 1920 елларда монда С. Х. Габәши, Е. Г. Ковелькова һәм башкалар эшли[2]. Бөек Ватан сугышы елларында училищедә илнең музыка үзәкләреннән эвакуацияләнгән белгечләр, шул исәптән М. Ф. Гнесин, В. Д. Конен, С. С. Скребков, Г. И. Литинский, А. С. Леман, М. А. Юдин укыта. Алар 1945 елда Казан консерваториясен ачуга зур өлеш кертә.

2026 ел башына караган мәгълүматларга караганда, Казан музыка көллиятендә Р. Г. Сабитовская, Э. А. Сәйфуллина, Д. Б. Маршанский, Л. С. Левицкая, Р. Х. Молчанова, Л. Н. Исмәгыйлова, Н. А. Шадров, К. Н. Шадров, Р. С. Галәвеев, А. Е. Боровик, Л. Н. Потапова, В. В. Харисов, Р. И. Ермохина, Л. И. Церковникова, Э. З. Грунина, В. Х. Гараева, К. А. Хәйретдинова, Е. С. Фомина, Л. А. Горянская, Л. Х. Галанова, И. Г. Хәбибуллина һәм башкалар укыта[5][6].

Уку йортын тәмәмлаучылар

Училище татар профессиональ музыка мәктәбен калыплаштыруда зур роль уйный. Аны тәмамлаучылар арасында:

  • башкаручылар һәм җырчылар: Зөһрә Бәйрәшева, Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова, Гөлсем Сөләйманова, Мөнирә Булатова[3].

Шулай ук училище тәмамлаучылар арасында дөньяга билгеле композитор София Гобәйдуллина, Татарстан һәм Россиянең музыка мәдәниятенә зур йогынты ясаган күпсанлы танылган башкаручылар, композиторлар һәм педагоглар бар[3].

Белем бирү эшчәнлеге

Нигез салынган көннән башлап, төп укыту юнәлешләре булып фортепиано, оркестр инструментлары, вокал һәм музыка теориясе тора. 1947 елда хор дирижёрлыгы бүлеге ачыла. 1972 елдан хореография бүлеге эшли башлый, 1993 елда ул мөстәкыйль уку йортына (Казан хореография училищесы) әверелә. 1990 елда — татар халык җыры бүлеге ачыла, 2009 елда «музыкаль эстрада сәнгате» белгечлеге кертелә[1].

2026 ел башында укыту түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла:

  • инструменталь башкару;
  • вокал сәнгате;
  • соло һәм хор халык җыры;
  • хор дирижёрлыгы;
  • музыка теориясе;
  • музыкаль эстрада сәнгате[7].

2026 башында Казан музыка көллияте сайтындагы мәгълүмат буенча, уку йортында 342 студент белем ала, 211 укытучы һәм концертмейстер эшли[8].

Иҗат һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге

XX йөз башыннан училище төбәкнең мәдәни тормышында актив катнаша. 1920 елларда укытучылар һәм укучылар беренче татар операларын, шулай ук рус һәм Көнбатыш Европа классикасы әсәрләрен сәхнәләштерүдә катнашалар.

Сугыш елларында училище коллективы концертлар оештыра, шул исәптән госпитальләрдә чыгыш ясый һәм халыкка мәдәни ярдәм күрсәтүдә катнаша.

undefined

Хәзерге вакытта көллияттә төрле иҗат коллективлары эшләп килә:

  • Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге Симфоник оркестр;
  • Константин Иванов җитәкчелегендәге Тынлы оркестр;
  • Евгений Антонов җитәкчелегендәге Халык музыка кораллары оркестры;
  • Гөлназ Әкбәрова җитәкчелегендәге Академик җырлау бүлеге студентлары хоры;
  • Гүзәл Ахунова җитәкчелегендәге Халык җыры бүлеге хоры;
  • Светлана Семенова җитәкчелегендәге И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең теоретик бүлеге «Antlitz» камера хоры;
  • Рәфидә Молчанова җитәкчелегендәге Скрипкачылар ансамбле[9].

Бинасы

Ачылганда, Казан музыка училищесы К. Маркс урамындагы 32/16 нчы йортта урнаша. 1923 елда училищега (ул вакыттагы Шәрек музыка техникумына) Жуковский урамындагы 4 нче йорт бирелә. Революциягә кадәр бу бинада Өяз земство управасы урнашкан була, анда яшь Фёдор Шаляпин писарь булып эшли.

2023 елда бинада реконструкция һәм реставрация эшләре башлана, 2025 елда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башкарылган эшләрне тикшерә[10].

Искәрмәләр

  1. 1 2 ГАПОУ «Казанский музыкальный колледж имени И.В.Аухадеева». Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  2. 1 2 И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте. Tatarica. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  3. 1 2 3 Казан музучилищесының 120 еллыгына күргәзмә әзерләнгән. Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  4. Государственное автономное профессионально образовательное учреждение «Казанский музыкальный колледж имени И.В. Аухадеева». Визитная карточка. Электронное образование Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  5. 1 2 История колледжа. Казанский музыкальный колледж имени И.В. Аухадеева. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  6. Педагогический состав. Казанский музыкальный колледж имени И.В. Аухадеева. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  7. Специальности. Казанский музыкальный колледж имени И.В. Аухадеева. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  8. Сведения об образовательной организации. Казанский музыкальный колледж имени И.В. Аухадеева. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  9. Творческие коллективы. Казанский музыкальный колледж имени И.В. Аухадеева. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  10. Госстройнадзор РТ инспектирует реконструированное здание музыкального колледжа в Казани. Инспекция государственного строительного надзора Республики Татарстан (18 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә