Фёдор Шаляпин
Фёдор Иван улы Шаляпин (рус. Фёдор Ива́нович Шаля́пин; 1873 елның 1 (13) феврале, Казан, Россия империясе — 1938 елның 12 апреле, Париж, Франция) — опера һәм камера җырчысы, рус опера мәктәбенең иң бөек вәкиле. Үзенең моңлы калын тавыш диапазоны, гадәти булмаган һәм үзенчәлекле тембрга ия булганы өчен «Бас патшасы» («Царь-бас») дигән кушамат ала. Яхшы актерда, сәнгати матурлык чарасы буларак грим сөртеп, сәхнәдә оста итеп төрле образлар тудыра[5][6].
Ил тарихында беренче халык артисты[7]. Зур һәм Мариин театрлары, «Метрополитен-опера» солисты. 1918—1921 елларда Мариин театрының сәнгать җитәкчесе[8].
Фёдор Шаляпин төрле характерлы образлар булдыра. Артистның иң югары иҗаты Борис Годунов һәм Мефистофель образлары. Шулай ук Иван Сусанин, Мельник, Варлаам, Досифей, Иван Грозный, Сальери, Ерёмка, Олоферн, Филипп II, Дон Базилио, Дон Кихот. «Хованщина», «Дон Кихот», «Севильский цирюльник», «Дон Карлос», «Русалка» операларының режиссеры-куючысы. Рәсем сәнгате, графика, скульптура белән шөгыльләнә, мемуарлар яза һәм кинода төшә[6]. Аның талантына Сергей Прокофьев, Антон Рубинштейн, Чарли Чаплин, Владимир Стасов, Максим Горький һәм башкалар соклана[9].
Тәрҗемәи хәле
Гаиләсе
Фёдор Иван улы Шаляпин 1873 елның 13 февралендә Казанның Сукно бистәсендә туа[9]. Әтисе — Иван Яков улы Шаляпин (1838—1901[10]), Нократ губернасы Нократ өязенең Вожгалы волосте Сырцева авылы[11] крестьяны, Борынгы Нократ ыруыннан Шаляпиннар (Шелепиннар) вәкиле[12]. Әнисе — Евдокия Михаил кызы Шаляпина (кыз фамилиясе Прозорова, 1845—1891[Шәрех. 1], Нократ губернасы Кумен волосте Дудинский (хәзерге Дудинцы) авылы крестьяны[10]. Эш эзләп алар еш күчеп йөргәннәр һәм 1872 елдан Казанга, Әмәт авылында (хәзерге Казан читендәге Әмәт микрорайоны), Сукно һәм Татар бистәсендә яшиләр. Иван Яков улы Казан өяз земство идарәсендә язучы булып хезмәт итә.
Балачак еллары
9 яшеннән Фёдор Шаляпин чиркәү хорында җырлый. 1885 елда ул Мактау кәгазе белән Казанда Алтынчы шәһәр башлангыч училищесын тәмамлый һәм ссуда кассасында, 1886—1888 елларда Казан өяз земство идарәсендә язучы булып хезмәт итә[13].
Шаляпин сүзләренчә, артистлык карьерасының башы 1889 ел, Василий Серебряковның драма труппасында кечкенә рольләр башкаручы булып эшләгән дәвере. 1890 елның 29 мартында Фёдор Шаляпин беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясый, Казан сәхнә сәнгатен яратучылар җәмгыяте куелышында Пётр Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Зарецкий партиясен башкара. Шул ук елны Уфада Семен Семенов-Самарскийның оперетта труппасына хорчы буларак кабул ителә. Труппада бер ел дәвамында эшли, Станислав Монюшконың «Галька»сында Стольник, Джузеппе Вердиның «Трубадур»ында Феррандоны һәм Алексей Верстовскийның «Аскольдова кабере»ндә билгесез партияләр башкара[13].
1891 елда Фёдор Шаляпинга Уфа земствосында урын тәкъдим ителә, әмма яшь җырчы Уфага килгән Георгий Деркачның Украин труппасына кушыла. Тифлиста (хәзерге Тбилиси) ул җырчы Дмитрий Усатовтан дәресләр ала. Җырчы Шаляпинны Людвигов-Форкатти һәм Любимовның Тифлис операсына урнаштыра. Шаляпин Тифлиста бер ел яши, операда беренче бас партияләрен башкара. Бу чорда Шаляпинның вокал осталыгына нигез салына башлый, бу алга таба аңа рус опера мәктәбенең күренекле вәкилләре санына керергә мөмкинлек бирә[13].
1893 елда Фёдор Шаляпин профессиональ опера җырчысы буларак чыгыш ясый башлый. Мәскәүгә күченә, 1894 елда Санкт-Петербургка Михаил Лентовский опера труппасында «Аркадия» җырлый. 1894—1895 елларның кышында Шаляпин Зазулин труппасында Панаев театры опера ширкәтендә чыгыш ясый. Яшь артистның матур тавышы һәм сәнгать әсәрләрен сәнгатьле укуы, актерлык осталыгы белән бергә тәнкыйтьчеләр һәм тамашачылар игътибарын җәлеп итә. 1895 елда Шаляпин Император театрлары дирекциясе тарафыннан Санкт-Петербург опера труппасы составына кабул ителә. Мариин театры сәхнәсендә ул Мефистофель (Шарль Гуноның «Фауст») һәм Руслан (Михаил Глинканың «Руслан һәм Людмила») партияләрен уңышлы башкара.
1896—1899 елларда хезмәттәшлек иткән меценат Савва Мамонтовның Мәскәү шәхси рус операсындагы чыгышлары җырчыга киң танылу китерә. Мамонтов операсында эшләгәндә Шаляпин, гомумән, рус музыкасын һәм аерым алганда яңа музыканы тиз өйрәнүгә бәйле, берничә әһәмиятле сәхнә образлары тудыра: Иван Сусанин (Глинканың «Жизнь за царя»), Иван Грозный («Псковитянка»), Варяж кунагы (Римский-Корсаковның «Садко»), Сальери («Моцарт и Сальери»), Мельник («Русалка»), Досифей («Хованщина»), Борис Годунов (Мусоргскийның «Борис Годунов»), Олоферн (Серовның «Юдифь»). Аның 1896 елда Түбән Новгородта узган XVI Бөтенроссия сәнәгать һәм сәнгать күргәзмәсендә Иван Сусанин партиясен башкаруы аеруча танылу ала.
Мамонтов операсы әзерләгән спектакльләрдә Шаляпинның вокал сәләте аның актерлык сәләте һәм башкару осталыгы белән бергә ачыла[13] .
Мәсәлән, Ш. Гуноның «Фауст» операсындагы Мефистофель роле аның башкаруында үзенчәлекле яңгырый. Мамонтов, Шаляпинга карт-бланш биреп, җырчының талантын ачарга ярдәм итә. Шаляпин үзе соңрак түбәндәгечә искә төшерә:
С. И. Мамонтов миңа әйтте:
«— Феденька, сез бу театрда теләгән бар әйберегезне эшли аласыз! Әгәр сезгә костюмнар кирәк икән, әйтегез, костюмнар да булыр. Яңа опера куярга кирәк булса, опера куярбыз!
Бу сүзләр күңелемә җылылык өстәде һәм гомеремдә беренче мәртәбә мин үземне ирекле, көчле, барлык киртәләрне җиңәргә сәләтле итеп хис иттем»[14].
«Битлек һәм Җан» автобиографик китабында Шаляпин иҗат тормышының бу елларын иң мөһим еллары дип бәяли:
«Мин Мамонтовтан репертуар алдым, ул миңа артистлык табигатемне, темпераментымны яхшыртырга ярдәм итте».
Иҗаты
1899—1916 елларда Шаляпин Император театрларының солисты була: ул Мәскәүнең Зур театрында җырлый һәм Петербургның Мариин театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Бу чорда ул түбәндәге партияләрне башкара: Сергей Рахманиновның шул ук исемдәге операсында Алеко, Модест Мусоргскийның «Борис Годунов»та Варлаам, Михаил Глинканың «Руслан һәм Людмиласы»нда Фарлаф, Арриго Бойтоның шул ук исемдәге операсында Мефистофель, Петр Чайковскийның шул ук исемдәге операсында Евгений Онегинны, Робер Планкетның «Корневиль кыңгыраулары»нда Гаспар[13].
Шаляпин шулай ук даими рәвештә чит илләрдә гастрольләрдә була, Рим һәм Милан (Италия), Берлин (Германия), Нью-Йорк (АКШ) һ. б. опера сәхнәләрендә чыгыш ясый.
1905 елгы инкыйлаб чорында опера җырчысы үз чыгышларыннан җыелган акчаларны эшчеләргә бүләк итә. Аның халык җырлары («Дубинушка» һәм башкалар) белән чыгышлары кайчак сәяси демонстрацияләргә әверелә. 1907—1908 елларда Америка Кушма Штатлары һәм Аргентинада гастрольләрдә була.
1907 елда Фёдор Шаляпин Парижда (Франция) тарихи рус концертларында катнаша. 1908, 1909 һәм 1913 елларда Париж театрларында Дягилевның «Рус сезоннары» кысаларында чыгыш ясый[13].
1910 елда Фёдор Шаляпин баш режиссер буларак, Жюль Массненың «Дон Кихот» (1910), Модест Мусоргскийның «Хованщина» (1911), Джоаккино Россининың «Севильский цирюльник» (1913), Джузеппе Вердиның «Дон Карлос» (1917), А. С. Даргомыжскийның «Русалка» (1917) кебек операларын император сәхнәсендә куя.
1914 елдан Мәскәүдә С. И. Зимин һәм Петроградта А. Р. Аксаринның шәхси опера антрепризларында чыгыш ясый. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң Мәскәүдә һәм Петроградта яралы солдатлар өчен лазаретлар ачуда катнаша, хәйрия концертларын оештыру белән шөгыльләнә[13].
Шаляпин үзенең хәйриячелек белән шөгыльләнүе турында сөйләми. Күп еллар җырчының финанс эшләрен алып барган юрист М. Ф. Волькенштейн болай дип искә төшерә:
«Шаляпинның мохтаҗларга ярдәм итү өчен минем кулдан күпме акча үткәнен белсәләр иде!»[15]
1915 елда Шаляпинның кинода беренче тапкыр төшүе була, ул «Царь Иван Васильевич Грозный» тарихи кинодрамасында (Лев Мейның «Псковитянка» драмасы буенча) Иван Грозный ролен башкара.
Фёдор Шаляпинна 1917 елның Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары йогынты ясый. 1918 елда ул Мариин театрының сәнгать җитәкчесе була, шул ук елда беренче булып Республиканың халык артисты исемен ала.
1919—1921 елларда Зур театр дирекциясе составына керә. Гражданнар сугышы елларында төрле съезд эшчеләре һәм делегатлары өчен концертлар куя.
1910 еллар ахырында — 1920 еллар башында Шаляпинның яңа хакимиятне кабул итүе әкренләп начар якка үзгәрә башлый, бу театр сәнгатен «большевизацияләү» һәм «пролетаризацияләү» белән дә, аның банк счетларын милләтләштерү, реквизицияләр ясау белән дә бәйле була.
1920 елның октябрендә ул Ерёмка партиясен (Александр Серовның «Вражья сила») башкара, бу аның Россия сәхнәсендә соңгы тапкыр чыгыш ясавы[13].
Эмиграция
1922 елда Фёдор Шаляпин чит илләргә гастрольләрьгә чыга, шуннан соң Совет Социалистик Республикалар Берлегенә кире кайтмаска карар кыла[16]. Парижда яши. Җырчы үзенең икенче хатыны — Мария Валентин кызы белән китә. Аның озак вакыт Россиядә булмавы шик һәм аңа карата тискәре мөнәсәбәт тудыра. Әйтик, 1926 елда Владимир Маяковский "Горькийга хат"ында[17]:
Или жить вам, как живёт Шаляпин,
раздушёнными аплодисментами оляпан?
Вернись теперь такой артист
назад на русские рублики —
я первый крикну: — Обратно катись,
народный артист Республики!
1923—1937 елларда Шаляпин Аурупа дәүләтләрендә, Америка Кушма Штатларында, Канада һәм Австралиядә, Латин Америкасында, Кытайда, Япониядә уңышлы чыгыш ясый[13].
Туган иленнән еракта Шаляпин ярлы рус эмигрантларына матди ярдәм күрсәтә. Мәскәүдә аның бу гамәлен контрреволюцион, «ак гвардиячеләр»гә ярдәм итүгә юнәлдерелгән дип атыйлар.
1927 елның 21 июнендә Бөтенроссия сәнгать хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк комитетының матбугат органында Сәнгать хезмәткәрләре үзәк комитетының Шаляпинны республиканың халык артисты исеменнән мәхрүм итү тәкъдиме белән Карары басылып чыга[18][19][20]. 1927 елның 24 августында Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы (алга таба РСФСР) Халык Комиссарлары Советы карары белән ул халык артисты исеменнән һәм Совет Социалистик Республиклаар Берлегенә кайту хокукыннан мәхрүм ителә. Әлеге карар аның «Россиягә кайтырга һәм үз халкы өчен чыгыш ясарга» теләмәве, яки, башка чыганаклар нигезендә, ул янәсе эмигрант-монархистларны акча белән тәэмин иткәнлеге белән нигезләнә.
Ф. И. Шаляпинга вафатыннан соң Республиканың халык артисты исемен кире кайтару турындагы тәкъдимнәр 1956 елда Советлар Берлеге коммунистик партиясенең Үзәк Комитеты һәм РСФСР Югары Советы тарафыннан карала, әмма кабул ителми. 1927 елгы карар җырчының вафатыннан соң 53 ел узгач, кире кагыла. 1991 елның 10 июнендә РСФСР Министрлар Советы «Фёдор Шаляпинны "Халык артисты" исеменнән мәхрүм итү турындагы 1927 елның 24 августындагы РСФСР Халык комиссариаты карары „Нигезсез дип“ гамәлдән чыгарырга» дигән 317 нче Карар кабул итә[21].
1932 елның җәй азагында Фёдор Шаляпин Австрия Мигель Сервантесның «Хитроумный идальго Дон Кихот Ламанчский» романы мотивлары буенча куелган «Дон Кихот маҗаралары» фильмында (режиссер — Георг Пабст) төп рольне башкара. Кинокартина өч телдә тәкъдим ителә: инглиз, француз һәм немец. Фильмга музыканы Жак Ибер яза, кино Ниццада төшерелә.
1935—1936 елларда Шаляпин аккомпаниатор Жорж Де Годзинский белән үзенең соңгы гастрольләренә — Ерак Көнчыгышка китә. Маньчжуриядә, Кытайда һәм Япониядә ул 50 дән артык концерт куя. 1937 елның апрель-май айларында Варшавада (Польша) Фёдор Шаляпин соңгы тапкыр чыгыш ясый. Ул "Борис Годунов"та төп партияне башкара. 1937 елның июнендә Истборнда (Бөекбритания) аның соңгы концерты уза[13].
Вафат булуы
1937 елның язында Фёдор Шаляпинда лейкоз табыла. Җырчы 1938 елның 12 апрелендә Парижда 66 яшендә вафат була. Икенче версия буенча, опера җырчысын Кытайда гастрольләр вакытында аның Совет хакимияте белән каршылыклары аркасында агулаганнар[22].
14 апрельдә «Известия» газетында җырчының вафат булуы турындагы телеграф хәбәре белән янәшә аның эмиграциясен гаепләү һәм Фёдор Шаляпинның чит илдәге эшчәнлегенә кимсетүле бәя биргән мәкалә басылып чыга. Мәкаләне Марк Рейзен имзалаган[23], әмма вакыт үтү белән ул әлеге текстны язмавын белдерә.
22 апрельдә «Известия» редакциясе Марк Рейзеннан гафу үтенә һәм түбәндәгечә аңлата: мәкалә «Известия» редакциясе хезмәткәре А. Эфроимсон тарафыннан Марк Рейзен белән телефоннан сөйләшкәннән соң язылган, әмма анда аның рәссам буларак Фёдор Шаляпин турындагы фикерләре нык үзгәртелгән[24].
Парижның Батиньоль зиратында (25 нче дивизион) җирләнә. Кабер ташына: «Биредә рус җиренең даһи улы Фёдор Шаляпин җирләнгән», — дип язылган.
Барон Эдуард фон Фальц-Фейн һәм совет язучысы Юлиан Семенов белән сөйләшүләрдән соң Фёдор Фёдор улы Шаляпин әтисенең җәсәден Франциядән Россиягә күчерергә рөхсәт итә, бу хакта 1982 елның 24 декабрендә Вадуцта, барон Эдуард Фальц-Фейн резиденциясендә, хуҗа һәм Юлиан Семенов катнашында тиешле документ төзелә[25].
1984 елның 29 октябрендә җырчының җәсәден яңадан җирләү тантанасы Мәскәүнең Новодевичье зиратында уза, чарада Фальц-Фейн катнашмый[26][27].
1986 елның 31 октябрендә кабергә скульптор А. Елецкий[26] һәм архитектор Ю. Воскресенский эшләгән таш куела. Фёдор Фёдоровичның вафатыннан соң барон Римда калган Шаляпиннар гаиләсенең истәлекле ядкәрләрен сатып ала һәм аларны Санкт-Петербургтагы Фёдор Шаляпинның йорт-музеена бүләк итә[28].
Иҗаты
Җырчының тавышы — якты тембрлы югары бас (бәлки, бас-баритон). Замандашлары җырчының искиткеч дикциясен, хәтта сәхнәдән иң ерак урыннарда да ишетелә торган тавышын билгеләп үтәләр.
Фёдор Шаляпин җырчы буларак кына түгел, артист, үзгәртеп кору һәм нәфис сүз остасы буларак танылу ала. Озын буйлы, төз гәүдәле, үткен карашлы Шаляпин үзенең иң яхшы трагик рольләре ("Русалка"дан Тегермәнче, Борис Годунов, Мефистофель, Дон Кихот) белән онытылмас хисләр калдыра.
"Фёдор Шаляпинның опера сәнгатенең драматик дөреслеге өлкәсендәге новаторлыгы Италия театрына көчле йогынты ясый… Итальян җырчыларының рус операларын башкару өлкәсендә генә түгел, гомумән, аларның вокал-сәхнә интерпретациясенең бөтен стилендә, шул исәптән Верди әсәрләрендә дә тирән һәм өзлексез эз калдыра.…[29]
Джанандреа Гаваццени, дирижёр һәм композитор
Шаляпинның таланты музыкаль һәм актерлык эшчәнлеге белән генә чикләнми. Фёдор Шаляпин искиткеч рәсем ясаучы була, үзен рәсем сәнгатендә һәм скульптурада сынап карый. Аның бик күп портретлары, автопортретлары, рәсемнәре һәм карикатуралары сакланган. Үзенең язма әсәрләрендә зур һәм зирәк табигать акылын, гадәттән тыш юмор тойгысын күрсәтеп, зур әдәби сәләтләр күрсәтә.
Максим Горький Шаляпинны сәяси эшчәнлектән һәм нинди дә булса сәяси фирка әгъзасы булудан баш тарттыра. Язучы фикеренчә, җырчы үзенең талантын фирка эшенә багышларга тиеш түгел[20].
Шәхси тормышы
Фёдор Шаляпин ике тапкыр өйләнә. Ике никахыннан тугыз баласы туа (берсе ашказаны асты бизе ялкынсынуыннан вафат була).
- Беренче хатыны (1898 елда никах укыталар)— Италия балеринасы Иола Игнат кызы Торнаги (1873—1965)[30].
- Икенче хатыны (1927 елда никахлашалар) — Мария Валентин кызы Петцольд (кыз фамилиясе — Элухен) (1882—1964).
Фёдор Шаляпин ике хатыны белән дә рәсми рәвештә яши. Бер гаиләсе Мәскәүдә, икенчесе Петроградта тора. Бер-берсе белән алар аралашмый[35].
Бүләкләре
- 1902 — III дәрәҗә Алтын йолдыз ордены (Бохара Әмирлеге).
- 1907 — Пруссия бөркетенең алтын тәресе.
- 1908 — Хөрмәт легионы ордены кавалеры.
- 1910 — Галиҗәнаплары солисты (Его Величества) почетлы исеме (опера башкаручыларның мактаулы исеме, Россия).
- 1912 — Италия патшасы Галиҗәнаплары солисты (Его Величества) почетлы исеме.
- 1913 — Британия патшасы Галиҗәнаплары солисты (Его Величества) почетлы исеме.
- 1914 — Британия ордены (сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен).
- 1914 — III дәрәҗә Изге Станислав ордены (Россия).
- 1916 — Хөрмәт легионы ордены офицеры.
- 1918 — Республиканың халык артисты исеме (беренче тапкыр бирелә).
- 1934 — Хөрмәт легионы командоры (Франция)[20].
Яшәү урыннары
Казан
- 1873, 1874 — П. Д. Лисицин йорты ишек алдындагы аерым кечкенә йорт, Пушкин урамы, 10 нчы йорт (сутелгән)[36].
- 1875 — Сукно бистәсе.
- 1876 — Яңа Татар бистәсе.
- 1878 — Т. К. Григорьев йорты, Әмәт бистәсе.
- 1879—1881 — П. Д. Лисицин йорты , Пушкин урамы, 10 нчы йорт.
- 1881 — И. С. Клычев йорты, Некрасов урамы, 27 нче йорт (сүтелгән).
- 1881—1882 — Җиһанша Усманов йорты, Татар бистәсе, Мәскәү урамы, 64 нчы йорт (сүтелгән, ишегалды сакланып калган).
- 1882—1885 — В. Н. Пикулина йорты, Сукно бистәсе, Тихомирнов урамы, 5 нче йорт (сүтелгән).
Уфа
Кырым
- 1908 — Леонид Андреев һәм Фёдор Шаляпинның Капсихордагы «бакча колониясе» (хәзерге Школьная һәм Чехов урамнары районы)[42].
Санкт-Петербург
- 1894—1895 — «Пале Ройяль» кунакханәсе — Пушкин урамы, 20 нчы йорт.
- 1899 — Колокольная урамы, 5 нче йорт.
- 1901—1911 ел ахыры — О. Н. Мухинаның җиһазландырылган бүлмәләре, Зур Диңгез урамы, 16 нчы йорт.
- 1909 — Животовскийлар фатирындагы җиһазландырылган бүлмәләр, Крюков каналы яр буе, 10 нчы йорт.
- 1911 елның ахыры — 1912 елның язы — Литейный проспектындагы керем йорты, 45 нче йорт.
- 1912 елның җәе— 1914 елның көзе — Никольск мәйданы, 4 нче йорт, 2 нче квартира.
- 1914 елның көзе— 1922 елның 22 июне — Графтио урамы, 2 нче йорт, 3 нче квартира. Шаляпинның Петроградтагы үз йорты. Гаиләсе белән йортның икенче катында яши. 1975 елның апрелендә бу урында Ф. И. Шаляпинның беренче мемориаль музее ачыла. Музей экспозициясендә Фёдор Шаляпинның Борис Кустодиев язган оригиналь портреты тәкъдим ителә. 2022 елның июнендә музей вакытлыча Милли музыка музеенда эшли[43].
Мәскәү
Фёдор Шаляпин беренче тапкыр Мәскәүгә 1894 елның җәй башында Е. Н. Рассохинаның театр бюросында (Георгиев тыкрыгы, 1 нче йорт) Петербургта һәм Казанда чыгыш ясау өчен контракт имзалагач килә. 1899 елга кадәр Шаляпин Долгоруковская урамындагы 36 нчы йорт ишек алдындагы кечкенә йортта яши (сакланмаган), аннары — Зур Чернышев тыкрыгы буенча 9 нчы йортта. Якынча бер ел узгач, ул Леонтьев тыкрыгындагы 24 нче йортка күченә, шуннан соң 1904 елда 3 нче Зачатьев тыкрыгында, 3 нче йортта яши башлый[44]. Гаиләсе дә күченеп килә, улы Борис, киләсе елда игезәкләр Фёдор һәм Татьяна туа. Бу йорт авария хәлендә булгач, 2016 елда реставрацияләнә[45]. Шаляпинның Мәскәүдәге чираттагы тору урыны Новинский бульварында урнашкан йорт, анда аның йорт-музее эшли.
Плёс
1910 елда Фёдор Шаляпин Плёста булганнан соң, аның Хмельницада бакча (дача) төзү идеясе барлыкка килә. Архитектор В. С. Кузнецов 15 кешегә кадәр сыйдырышлы бакча проектын эшли[46][47]. Төзелеш 1914 елда тәмамлана. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, ул бакчада яши алмый. Сугыштан соң бакча авыл коммунасы карамагына тапшырыла, 1921 елдан бинага Идел буеның ач балаларын урнаштыралар[47]. Совет чорында бина ял йорты буларак эшли[47].
Библиография
- Шаляпин Ф. И. Битлек һәм Җан. Минем кырык елым театрларда.
- Шаляпин Ф. И., Горький М. Тормышымнан истәлекләр. — М.: Искусство, 1976.
- Шаляпин Ф. И. Матбугат һәм мин.
- Шаляпин Ф. И. Битлек һәм Җан: минем кырык елым театрларда (тышлыкта рәссам Б. Ф. Шаляпин эше). — Париж: Современные записки, 1932.
Хәтер
Россия
Музейлар
- Санкт-Петербургта Ф. И. Шаляпинның йорт-музее.
- Мәскәүдә Ф. И. Шаляпинның йорт-музее.
- Кисловодскта Ф. И. Шаляпинның йорт-музее.
- Казанда А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее.
- Түбән Новгородта Ф. И. Шаляпин музее.
- Шаляпин төбәкара үзәгенең Уфа бүлекчәсе[48][49].
һәйкәлләр
- 1967 ел — Уфада Дворяннар җыелышы бинасында мемориаль такта ачыла[50].
- 1986 елның 31 октябре — кабер өстенә һәйкәл куела[51].
- 1999 елның 29 августы — Казанда һәйкәл ачыла.
- 2003 ел — Мәскәүдә һәйкәл кую
- 2014 елның августы — Кировта һәйкәл урнаштырыла[52]
- 2020 елның сентябре — Плёста һәйкәл ачыла[53].
- 2022 елның сентябре — Санкт-Петербургта һәйкәл ачу өчен нигез ташы куела[54].
Башкалар
- 1973 елда ССРБда турбоходка Шаляпин исеме бирелә (2005 елдан соң сүтелә).
- 1976—1979 елларда Мәскәүнең «Сәнгать» нәшрияты «Фёдор Иван улы Шаляпин» дигән өч томлык җыентык чыгара (беренче томда җырчының әдәби әсәрләре һәм хатлары, икенчесендә аның турында истәлекләр, өченчесендә мәкаләләр, вокал-сәхнә иҗатын тикшерүләр һәм Шаляпин белән бәйле әдәби әсәрләр урын ала[13]).
- 1982 елның 8 февралендә Казанда аның исемендәге Беренче халыкара опера фестивале ачыла[55].
- 1991 елдан Уфа шәһәрендә «Уфада Шаляпин кичәләре» халыкара опера сәнгате фестивале үткәрелә[56].
- 2023 елга Шаляпин исеме 17 урамга, ике тыкрыкка һәм Иваново өлкәсендәге авылга бирелә[57].
- Әти-әнисенең туган авылы Вожгалыда Ф. И. Шаляпин исеме белән балалар сәнгать мәктәбе атала, аның нигезендә даими рәвештә Шаляпин кичәләре үткәрелә. Фёдор Иван улы үзе Вожгалыга авыру әтисен күрергә килә, авылда Халык йорты төзүгә акча тапшыра.
- Шаляпин исемен 92-016 проекты буенча төзелгән дүрт палубалы теплоход йөртә (2013 елдан бирле файдаланылмый).
Казакъстан
- Алматыда Шаляпин урамы.
- Рудный шәһәрендә Шаляпин урамы (Костанай өлкәсе).
Украина
- Харьковта Шаляпин урамы.
Америка Кушма Штатлары
- Тавыш яздыру индустриясенә керткән өлеше өчен Голливудның "Дан аллеясы"нда Фёдор Шаляпинга йолдыз урнаштырыла.
- Gramophone журналының Дан залына кертелә[58]
Галерея
Шәрехләүләр
Искәрмәләр
- ↑ Риман Г. Шаляпин (рус.) // Музыкальный словарь: Перевод с 5-го немецкого издания / под ред. Ю. Д. Энгель, пер. Б. П. Юргенсон — М.: Музыкальное издательство П. И. Юргенсона, 1901. — Т. 3. — С. 1412—1413.
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ Feodor Ivanovich Chaliapin (нидерл.)
- ↑ Feodor Chaliapin // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Биография Фёдора Шаляпина. РИА Новости. ria.ru (13 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Шаляпин Фёдор Иванович. Музыкальный энциклопедический словарь. music-dic.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ Борисова Е. Фёдор Шаляпин: малоизвестные факты и вехи творчества (рус.). aif.ru (13 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Фёдор Иванович Шаляпин. Бренды России. brandrussia.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Две жены, девять детей и миллионы поклонниц. История успеха Фёдора Шаляпина. Аргументы и Факты. aif.ru (13 февраль 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 3 Садырин, 1998
- ↑ Сырцевы (Лагуновский). Родная Вятка: краеведческий портал. rodnaya-vyatka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ Фёдор Шаляпин. Кино-театр.ру. kino-teatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Шаляпин, Фёдор Иванович. ТАСС. tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Шаляпин, Горький, 1976
- ↑ Дмитриевская, Дмитриевский, 1986
- ↑ Шаляпин Ф. И. Маска и душа (рус.). Lib.ru/Классика. az.lib.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Письмо писателя Владимира Владимировича Маяковского писателю Алексею Максимовичу Горькому (Маяковский). РуСтих. rustih.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ Честь Фёдора Шаляпина теперь защищена // Известия : газета. — 1991. — 13 июнь (№ 140).
- ↑ Рабис (№ 23 (65)) (ингл.). Электронекрасовка — online-библиотека. electro.nekrasovka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 3 Шаляпин, 1990
- ↑ Постановление Совета Министров РСФСР от 10 июня 1991 года № 317 (рус.). poisk-zakona.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023. Архивировано из оригинала 28 сентябрь 2017 года.
- ↑ О жизни и творчестве Фёдора Шаляпина. Музей Фелицына. felicina.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Смерть Шаляпина // Известия : газета. — 1938. — 14 апрель (№ 87 (8554)). — С. 4.
- ↑ От редакции // Известия : газета. — 1938. — 22 апрель (№ 94 (6561)). — С. 6.
- ↑ Фёдор Фёдорович Шаляпин, Юлиан Семёнов, Эдуард Фальц-Фейн во время написания Ф. Ф. Шаляпиным разрешения на перенос праха Ф. И. Шаляпина в Москву. Вилла «Аскания Нова», Вадуц, Лихтенштейн: 22—24 декабря 1982 года: [подборка фотографий] / фото Ю. Семенова, Э. Фальц-Фейна. — 1982.
- ↑ 1 2 Лебедева Елена. Шаляпин: возвращение в Россию (рус.). Независимая газета (8 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Семёнов, 2008
- ↑ Встреча памяти барона Эдуарда фон Фальц-Фейна. www.md.spb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Фёдор Шаляпин
- ↑ Мошенцева, 2012
- ↑ Ляско К. Дочь Шаляпина // Советская культура. — 1970. — 7 март. — С. 3.
- ↑ Московские могилы. Шаляпина Т. Ф. (рус.). moscow-tombs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ На 98-м году жизни скончалась дочь Фёдора Шаляпина (рус.). tvkultura.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ В Риме скончалась дочь Шаляпина. РИА Новости. ria.ru (14 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ Фёдор Шаляпин
- ↑ Шаляпинские места Казани. Публикация первая (рус.). Казанские истории. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Павлуновского улица (Труниловская) — Уфа от А до Я (рус.). Посреди России (16 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ По следам Шаляпина (рус.). ufaved.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Гоголя улица — Уфа от А до Я (рус.). Посреди России (6 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Правовой акт (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Дом в Уфе, где жил Шаляпин, может пойти под снос. Российская газета (12 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Безчинский, А. Путеводитель по Крыму. — 6-е изд. — М.: Типо-лит. Т-ва И.Н. Кушнерев и Ко, 1908. — (Путеводитель по Крыму для путешественников).
- ↑ Мемориальный музей-квартира Шаляпина переезжает в Москву. Санкт-Петербургские ведомости. spbvedomosti.ru (12 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ 3-й Зачатьевский переулок, д. 3. Дом Шаляпина (рус.). moskva.kotoroy.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023. Архивировано из оригинала 11 октябрь 2014 года.
- ↑ Мосгорнаследие хочет изъять у собственника дом, в котором жил Шаляпин, РИА Недвижимость, riarealty.ru (2013-09-06). 8 октябрь 2023 тикшерелде.
- ↑ Ойнас Д. Б. Шаляпин Ф. И. в Плесе. Легенды и факты // Материалы научной конференции V Плесские чтения. (1994 г.). — Плёс, 2001. — С. 74—82.
- ↑ 1 2 3 Дача Ф. И. Шаляпина..., 2000
- ↑ В Уфе открыли экспозиционный зал Уфимского отделения межрегионального Шаляпинского центра (рус.). Уфа 450. ufacity.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Шаляпин Фёдор Иванович (рус.). Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Фёдор Шаляпин: Успех в Уфе окончательно укрепил моё решение посвятить себя театру (рус.). Башинформ (3 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ #641404 (рус.). РИА Новости Медиабанк. riamediabank.ru (2 май 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ В Кирове открыли памятник Фёдору Шаляпину. Вятка-на-Сети. vkirove.ru (25 август 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ В Плёсе открыли памятник Фёдору Шаляпину (рус.). ТАСС (14 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Под знаменем Шаляпина. Где появится памятник известному певцу? Санкт-Петербургские ведомости. spbvedomosti.ru (28 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023.
- ↑ Международный оперный фестиваль имени Фёдора Ивановича Шаляпина (рус.). www.kazan-opera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2023. Архивировано из оригинала 14 май 2017 года.
- ↑ Шаляпинские вечера в Уфе (рус.). Башкирская энциклопедия. bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ Улица Шаляпина. Федеральная информационная адресная система. fias.nalog.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
- ↑ Gramophone Hall of Fame (ингл.). Gramophone. gramophone.co.uk. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2023.
Әдәбият
- Андреев Л. Н. Ф. И. Шаляпин. — Собрание сочинений в 6 т. — Т. 6. М.: Художественная литература, 1996. — 720 с.
- Берлин В. Д. Бессмертный человек с разными песнями: Фёдор Иванович Шаляпин и харьковчане. — Харьков: Ранок, 2001. — 127 с.
- Дача Ф. И. Шаляпина (дом отдыха «Порошино») // Свод памятников архитектуры и монументального искусства России: Ивановская область. — Ч. 3 / отв. ред. Е. Г. Щеболева. — М.: Наука, 2000. — 813 с. — ISBN 5-02-011595-9.
- Дмитриевская Е. Р., Дмитриевский В. Н. Шаляпин в Москве. — М.: Московский рабочий, 1986.
- Дмитриевский В. Н. Шаляпин. — М.: Молодая гвардия, 2014. — 543[1] с. — (Жизнь замечательных людей: сер. биогр.; вып. 1448). — 5000 экз. — ISBN 978-5-253-03667-3.
- Котляров Ю., Гармаш В. Летопись жизни и творчества Ф. И. Шаляпина. В 2 книгах. — Л.: Музыка, 1985. — 15 000 экз.
- Лесс А. Л. Рассказы о Шаляпине. — М.: Советская Россия, 1973. — 174 с.
- Мошенцева П. Н. Первая жена Шаляпина // Тайны Кремлёвской больницы, или Как умирали вожди. — М.: «Алгоритм», 2012. — 256 с. — (Исторические сенсации). — 3000 экз. — ISBN 978-5-699-49104-9.
- Оссовский А. В. Ф. И. Шаляпин // Музыкально-критические статьи (1894—1912). — Л.: Музыка, 1971. — С. 174—177.
- Отечественные певцы. 1750—1917: Словарь / Пружанский А. М. — Изд. 2-е испр. и доп. — М., 2008.
- Петелин В. В. Восхождение, или Жизнь Шаляпина (1894—1902). — М.: Центролиграф, 2000, 2004.
- Садырин Борис Васильевич. Вятский Шаляпин. — Киров: Кировская обл. типография, 1998. — 223 с. — ISBN 5-88186-186-8.
- Семёнов Ю. С. Неизвестный Юлиан Семёнов. Умру я ненадолго…: Письма, дневники, путевые заметки. — М.: Вече, 2008. — 604 с. — ISBN 978-5-9533-3302-3.
- Фёдор Иванович Шаляпин. Альбом-каталог из фондов ГЦТМ им. А. А. Бахрушина / С.В. Семиколенова. — М.: ГЦТМ им. А.А. Бахрушина, 2012. — 408 с. — (Бахрушинская серия). — 1000 экз. — ISBN 978-5-901977-56-9.
- Чижова И. Б. Первая любовь Ф. И. Шаляпина: (по семейным преданиям) // Давно исчезнувшие звуки / М.: Эксмо; СПб.: Мидгард, 2006. — С. 354—365.
- Шаляпин, Фёдор Иванович // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
- Шаляпина, Лидия. Глазами дочери: воспоминания. — Нью-Йорк: Т. Чернов-Шаляпин, И. Дарский, 1997. — ISBN 9780965513104.
- «Этот гений — Фёдор Шаляпин. Воспоминания и статьи», ГЦММК им. М. И. Глинки, дом-музей Ф. И. Шаляпина, фортепианная школа «Клавир». — М., 1995.
- Янковский М. О. Шаляпин и русская оперная культура. — Л.; М.: Искусство, 1947.
Сылтамалар
- Дом-музей Ф. И. Шаляпина в Москве
- Дом-музей Ф. И. Шаляпина в Санкт-Петербурге
- Коллекция фотографий Шаляпина в различных ролях
- Фёдор Шаляпин на сайте Проекта1917
- Шаляпсусы. Отрывок из книги И.Дарского «Народный Артист Его Величества… Шаляпин» в журнале «Чайка»
- «Вятский Шаляпин» — исследование Бориса Садырина о вятских корнях знаменитого певца. Отец и мать, посещение Вятской губернии, знакомство Шаляпина со многими известными людьми той эпохи.
- Влас Дорошевич. «Шаляпин в "Мефистофеле"», «Шаляпин в "Scala"», «Шаляпин»
- Дискография Фёдора Ивановича Шаляпина на сайте Russian-Records.com
- Фёдор Шаляпин в передаче «Лица истории»
- Почему Шаляпин покинул Россию
- Шаляпин отказал синьору Мартинетти, шефу миланской клаки, публично заявив репортёрам, что не будет платить за аплодисменты
- Как Шаляпин уезжал из Советской России
- Громов Н. Н. Образ Шаляпина в искусстве.
- Громов Н. Н. Портреты Шаляпина в сценических образах.
- Фунт И. К 140-летию со дня рождения Ф. И. Шаляпина
- Письмо Ф. Ф. Шаляпина с согласием на перезахоронение праха Ф. И. Шаляпина в России, заверенное Э. А. Фальц-Фейном и Ю. С. Семеновым, 24 декабря 1982 г., копия, сделанная при подписании для Ю. С. Семенова.
- Летопись: ежемесячный литературный, научный и политический журнал. — Петроград, 1915—1917.