Германия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Алмания
Flag of Germany.svg
Байрак
Coat of arms of Germany.svg
Илтамга
Шигарь Einigkeit und Recht und Freiheit Edit this on Wikidata
Башкала Берлин
Халык саны 83 149 300 (30 сентябрь 2019) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 3 октябрь 1990 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел алман теле
География
Мәйдан 357,587.77 км²
Координатлар 51°N 10°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Алмания федераль хөкүмәте
Канун чыгару органы Бундестаг
Дәүләт башлыгы исеме Алмания федераль президенты
Дәүләт башлыгы Франк-Вальтер Штайнмайер
Башлык исеме Алмания федераль кәнслире
Хөкүмәт башлыгы Олаф Шольц
Ошибка Lua в Модуль:Map на строке 145: bad argument #1 to 'max' (number expected, got nil).
Икътисад
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.39 (2014)[2]
КПҮИ 0.942 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 80.8 ел (2017)[4]
Пинсә яше 65.25 яшь (2015)
Джини коэффициенты 31.7 (2018)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 110 (пүлисә)[6]
  • Электр аергычы төре Schuko,[7] Europlug[8]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[9]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт
    Телефон коды +49
    ISO 3166-1 коды DE
    ХОК коды GER[10]
    Интернет домены .de[11]


    Алмания (шулай ук: Германия, Үзәк һәм мөстәкыйль дәүләт. Төньякта уртача климатлы өлкәсендә урнашкан.

    Алмания — федератив парламент Башкаласы һәм иң эре шәһәре — конурбациясе исә (берничә үзәкле шәһәр агломерациясе) — мәркәзләре Рур өлкәсе. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: Гамбург, Мюнхен, Кёльн, Майндагы Франкфурт, Штутгарт, Дюссельдорф, Лейпциг, Бремен, Дрезден, Ганновер һәм Нюрнберг.

    Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә классик антик дәвердән, ягъни чыганакта телгә алына. протестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, Алман конфедерациясе оеша. 1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган Франкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.

    берләшә. инкыйлабтан соң империя парламентлы нацистларның хакимияткә килүе Алманиядә тәмамлангач, Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына бүлә. Моңардан соң берләшә[15].

    көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (дүртенче, сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядә бишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларны экспортлау буенча да, импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында. алга киткән ил; социаль иминиятләштерү, мәҗбүри иминиятләштерүле сәләмәтлек саклау, тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә) бушлай югары белем системаларын тота[16].

    Алмания Федератив Җөмһүрияте Европа Икътисадый Берлегенә, еврозонага нигез салучы илләрнең берсе. Шенген зонасына керә. G7, G20 һәм мәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр, мөһәндисләр һәм уйлап табучылар туган.

    Исеменең этимологиясе

    Алман атамасы бүгенге Алманиянең көньягына һәм Швейцариянең төньягына туры килүче җирләрдә яшәгән алеман (аламан) кабиләсе исеменә барып тоташа[чыганагы?]. Алмания дип, я шуңа охшаш рәвештә, ил француз (Allemagne), испан (Alemania), төрек (Almanya), гарәп (ألمانيا) һәм башка телләрдә атала.

    Германия сүзе латин телендәге, Germania сүзеннән килә[17].

    Алман телендә ил Deutschland дип атала. Deutsch сүзе (чагыштырыгыз: Нидерланд халкының инглиз телендәге атамасы dutch белән) иске югары алман телендәге diutisc «халык», «халыкныкы», «халыкка хас» сүзенә барып тоташа («халык» сүзе иске югары алман телендә diot я diota була). Элегрәк әлеге сүз гади халык кулланган алман телен прото-алман теле сүзе Theodiscus'ка әйләнгән) — прото-алман теле сүзе прото-һинд-аурупа теле сүзе *tewtéh₂- («халык» дигән сүз. Тевтоннар сүзе дә бу сүздән килеп чыккан; татар телендә «халык, масса; өем» мәгънәсендә йөргән түдә[18] (фар. توده) сүзе дә шул ук тамырдан булырга охшый[19])[20].

    Тарихы

    Төп мәкалә: Алмания тарихы

    Борынгы тарих

    Небра шәһәре янында табылган, күк йөзен сүрәтләүче бронза диск, б.э.к. якынча 1700 ел

    Кеше (Мауэр 1 дип аталып йөртелүче яңак сөяге. Аңа 609 000 ± 40,000 елНеандер иңкүлегендә (неандерталь кешесе дип исем бирелә. Неандерталь 1 казылмаларына 40 000 ел икәнлеге мәгълүм.

    Шваб альбы исемле тау эчендә, Ульм шәһәре янында урнашкан мәгарәләрдә шул ук чордагы хәзерге заман кешесе (homo sapiens) эзләре дә табылды. Табылдыклар арасында түбәндәге гаҗәеп әйберләр бар:

    • Җир йөзендә табылган иң борынгы музыка коралы — 42-43 мең еллык, кош сөягеннән һәм мамонт тешеннән эшләнгән ике сыбызгы[23];
    • Җир йөзендә табылган иң борынгы сын — мамонт тешеннән эшләнгән арыслан-кеше сыны[24] һәм
    • Җир йөзендә табылган иң борынгы кеше сыны — 35 мең еллык Холе Фельс Венерасы[25].

    Моннан тыш, Саксония-Анһальт җирендә урнашкан Небра шәһәре янында бронза гасырында эшләнгән, күк йөзен сүрәтләүче бронза диск табылган. Әлеге артифакт «Дөнья хәтере» программасына кертелгән[26].

    Алман кабиләләре һәм Франк империясе

    Файл:Invasions of the Roman Empire 1.png
    Европада халыклар күченеше (100–500 еллар)

    Б. э. к. 1-меңъеллык азагында Алманиядә урнашкан алман кабиләләре Рим дәүләте белән бәрелешә башлыйлар. Халыкларның Бөек күченеше дәвереннән соң Алманиядә алеманнар, баварлар, көнчыгыш франклар, сакслар, тюринглар һәм фризлар калган.

    Алман кабиләләре Скандинавия бронза дәверендә һәм Рим империясенә кадәрге тимер дәверендә формалашкан дип санала. Б. э. к. 1 гасырдан башлап, көньяк Скандинавия һәм төньяк Алманиядән алар көньякка, көнчыгышка һәм көнбатышка таба киңәеп, Галлиядә яшәүче кельт кабиләләре, һәм Үзәк һәм Көнчыгыш Европада яшәүче иран, балтыйк һәм славян кабиләләре белән бәйләнешкә керәләрПублий Квинктилий Вар җитәкләгән өч Рим легионы, Тевтобург урманында урын алган бәрелештә херусклар кабиләсе башлыгы Арминий җитәкләгән гаскәргә җиңелә. Безнең эраның 100 нче елына алман кабиләләре хәзерге Алманиянең зур өлешендә — Рейн һәм Публий Корнелий Тацитнең Германия әсәрен атамыйча булмый. Рейннан сулдарак, һәм Дунайдан көньяктарак урнашкан җирләр исә — шул исәптән хәзерге Баден-Вюрттемберг, көньяк Рейнландия — Рим империясе составында булалар, төгәлрәк әйткәндә, Норик, Реция, Югары Германия һәм Түбән Германия провинцияләре составында. Алман кабиләләре һәм Рим империясе арасында гасырлар буе дәвам иткән сугыш Рим-Алман сугышлары я, гадичә, Алман сугышлары исеме астында билгеле[28][29][30][31].

    Көнбатыш Франкия (зәңгәр төстә) һәм Көнчыгыш Франкия (кызыл төстә) — Франция һәм Алманиядән элгәре дәүләтләр.

    Безнең эраның өченче гасырына берничә зур алман кабиләсе формалаша: алеманнар, франклар, хаттлар, саксоннар, сикамбрилар, тюринглар. 260 нчы ел тирәсе алман халыклары Рим империясе хакимлегендә булган җирләргә үтеп керәМеровинглар династиясе вакытыннан бирле билгеле Аустразия, Нойстрия һәм Аквитания исемле зур өлкәләрне франклар кабиләсе яулап алып, ул җирләрдә Франк корольлеген оештыра. Соңрак Франк корольлеге көнчыгыштарак урнашкан Саксония белән Баварияне дә үз эченә ала. Ул заманнарда хәзерге Алманиянең көнчыгыш өлешенә туры килгән җирләрдә сорб, вәләт һәм абодрит исемле көнбатыш славян кабиләләре яши торган була[28].

    Урта гасырлар. Көнчыгыш Франкия һәм Изге Рим империясе

    Төп мәкаләләр: Көнчыгыш Франкия һәм Изге Рим империясе

    6 нчы — 8 нче гасырларда бүген Алманиягә караучы җирләрнең зур өлешендә франклар хакимлек итә. 800 нче елда Ватиканда франклар патшасы Карл I'гә император таҗы киертелә һәм шуның белән Каролинг империясенә нигез салына. Каролинг империясе үз эченә хәзерге Франция, Алмания һәм төньяк Италия җирләрен ала. Бераз соңрак Карл I'нең нәсел дәвамчылары арасында хакимият өчен сугыш башлана. Бу сугыш 843 нче елда Верден килешүе белән тәмамлана. Әлеге килешү буенча Карл империясе аның оныклары арасында өч өлешкә бүленә[33].

    Каролинг империясе таркалгач, аның көнчыгыш өлешендә Көнчыгыш Франкия исеме астында билгеле булган территория көнбатышта Рейннан алып, көнчыгышта Төньяк диңгездән алып, көньякта Отто I 962'дә әлеге җирләрнең Изге Рим императоры дип игълан ителә. 996 нчы елда Отто III тарихта беренче тапкыр алман кешесен — ике туганы Григорий V'не Сали династиясе патшалары хакимлек иткән чорда (1024—1125 нче еллар), Изге Рим Империясе төньяк Италия һәм Бургундияне дә үз составына кертүгә ирешә. Әмма соңрак, тарихта «инвеститура өчен көрәш» исеме астында билгеле чиркәү һәм дәүләт башлыклары арасындагы тарткалашулар нәтиҗәсендә, Изге Рим империясе императорлары хакимияттән колак кага[35].

    Протестант реформациясен башлап җибәрә (Лукас Кранах язган потрет).

    Штауфеннар нәселе дәверендә (Алманиядә 1138'дән алып 1254'кә кадәр хакимлек итәләр) Алмания территориясе шактый киңәя. Алман ханзадәләре Ostsiedlung» — «көнчыгышта урнашу», «көнчыгышны үзләштерү» хәрәкәте буларак билгеле. Аерым алман кенәзлекләре, аеруча Саксония кенәзлеге, «Һанза берләшмәсе әгъзалары сәүдә эшен җәелдерәләр һәм өч гасыр буенча Балтыйк һәм Төньяк диңгез буйларында урнашкан шәһәрләрдә төп сәүдәгәр булалар[36]. Көньяктагы Зур Равенсбург Сәүдә Җәмгыяте (Große Ravensburger Handelsgesellschaft) охшаш функция үти.

    Император Карл IV'нең 1356'да игълан ителгән «Алтын булла» дип аталучы фәрманы империянең конституциясе функциясен үти һәм император сайлау тәртибен билгели. Әлеге фәрманга күрә, императорны кайбер иң мөһим өлкәләрнең һәм архиепископлыкларның башында торучы җиде курфүрст сайлый[37].

    14 нче гасырның беренче яртысында — башта 1315-1317 нче елларда булып узган Зур ачлык, аннан 1348-1350 нче еллардагы, тарихка «Кара үлем» дип кереп калган чума чире аркасында — Алманиядә халык саны кимиВенеция, Флоренция һәм Генуя кебек сәүдәгәр шәһәр-дәүләтләрендәге алманнарга замандаш итальян рәссамнары һәм һөнәрчеләре кебек — зур осталыкка ирешәләр һәм алдынгы җитештерү ысулларына ия булалар. Төрле Алман кенәзлекләре буйлап сибелгән мәдәни үзәкләрдә аталы-уллы Һольбайннар (алман. Holbein, рус. Гольбейн) һәм Альбрехт Дюрер кебек рәссамнар туа. Йоһаннес Гутенберг күчереп йөртеп була торган металл хәрефләр ярдәмендә китап басу ысулын уйлып таба. Бу ачыш гади халыкка да мәгърифәткә юл ача[39].

    15 гасыр ахыры — 16 гасыр башында крәстиәннәр һәм шәһәрлеләрнең җәбер-золымга каршы күтәрелешләре була. Аеруча, халыкта төрле сылтау белән яңа салымнарны салган католик чиркәүгә каршы катгый ризасызлык туа.

    1517'дә мәкалә язып чыга. Бу вакыйгадан католик чиркәүгә каршы хәрәкәт — протестант реформациясе башлана. Реформация дәверендәге массакүләм хәрәкәтнең иң югары ноктасы 1524—1526 еллардагы крәстияннәр сугышы була[лютерчылыкны (лютеранизм, лютеранлык) католицизм белән тигез хокуклы дин дип таный, әмма бер җирдә идарә итүче кенәзнең дине ул җирдә яшәүче халык дине белән бер үк булырга тиеш дип тә карар итә. Бу принцип тарихта латин телендәге «Cuius regio, eius religio», ягъни «кемнең иле — шуның дине» гыйбарәсе белән аталган принцип буларак билгеле. Аугсбург килешүе башка дини тәгълиматларны исәпкә алмый: мисал өчен, кальвинчылык бидгать (ересь) булып санала бирә. 1583 нче елда Көльн курфүрстлыгындагы вакыйгадагы кебек рухани җитәкче бер диннән икенче дингә күчсә нишләргә икәнлеге дә аңлатылмый. 1583—1588 нче елларда барган Көльн сугышыннан алып, Утыз еллык сугыш (1618—1648) тәмамланганчыга кадәр аралыкта дини низаглар нәтиҗәсендә Алмания зур югалтулар кичерә[40]. Утыз еллык сугыш Алмания кенәзлекләрендәге халык санын якынча 30 процентка, ә кайбер өлкәләрдә 80 процентка кадәр киметә[41]. Әлеге сугыш 1648 нче елгы Вестфалия солых шартнамәсе белән тәмам була[40]. 1648'дән соң Алман хакимнәре үз рәсми диннәре итеп католицизм, лютеранизм я кальвенизмны сайлый ала[42].

    18 нче гасырда Изге Рим империясе 1800 тирәсе өлкәдән (дәүләттән) торарейхстагта тавыш бирү хокукына һәм үз өлкәләрендә шактый киң автономиягә ия, бу өлкәләрнең рухани я дөньяви җитәкчелеген гәүдәләндерүче яңа тәбәка (сословие) барлыкка килә. 1438 нче елдан алып 1740 нчы елга — император Карл VI вафатына чаклы — Изге Рим империясе императоры таҗы (башка шактый Европа дәүләтләрендәге кебек) Мариа Тереза аша Һабсбурглар кулында калдыруга риза булырга күндерә һәм бу карарны кәгазьгә төшереп, 1713 нче елда тарихка «Прагматик санкция» дип кереп калган фәрман чыгара. Изге Рим империясенең башка дәүләтләре һәм күрше империяләр башта бу карар белән килешсәләр дә, бераздан алар арасында империядә җитәкчелек итү хокукы өчен һәм, гомумән, Һабсбурглар биләмәләре өчен көрәш башлана. Изге Рим империясе эчендә төп көндәшлек Һабсбурглар династиясенең төп йорты саналган Австрия мирасы өчен сугыш» дип аталучы сугыш. Әлеге сугыш Аахен солыхы белән тәмамлана.

    Башта 1772 нче, аннан янәдән 1793 нче һәм 1795 нче елларда ике иң көчле алман дәүләте — Пруссия һәм Австрия, Польшаны бүлгәләүдә катнаша һәм Реч Посполитаның җирләрен үзләренә куша. Бу бүлгәләүләр нәтиҗәсендә, миллионнарча поляк кешеләре ике алман монархиясенең табигъларына әйләнә. Моңа карамастан, аннексияләнгән җирләр Пруссия корольлеге һәм Һабcбург патшалыгына керсәләр дә, де-юре алар Изге Рим империясе өлеше дип саналмыйларРейн берлеген барлыкка китерә. 1806'да Империя юкка чыга; алман дәүләтләре, аерым алганда Рейнланд дәүләтләре, Франция йогынтысына күчәләр. 1812 елгы сугыш барышында Россия гаскәрләре Алманияне Наполеон хакимлегеннән азат итә. 1815 нче елга кадәр барган Наполеон сугышлары барышында Франция, Россия, Пруссия һәм Һабсбурглар алман дәүләтләрендә гегемонлыкка ия булу өчән көрәш алып бара[46].

    Пруссиянең көчәюе. Алман конфедерациясе һәм Алман империясе

    Алман конфедерациясен (1815-1836) күрсәтүче карта.