«Кызыл таң» газетасы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Кызыл таң
Кызыл таң газетасы.gif
Формат иҗтимагый-сәяси

Баш мөхәрир Фаил Фәтхетдинов
Нигезләнгән 1918
Тел татар
Публикацияләр туктату 8 июль 1941 ел12 март 1944 ел
Төп офис 450079, Башкортстан, Уфа, Октябрьның 50 еллыгы урамы, 13-нче йорт
Тиражы 29 000 (2015)
3 742 ↘ (2020, июль)[1]
4 279 ↗ (2022, гыйнвар) [2]
3 003 ↘ (2022, июль)
3 850 ↗ (2023, гыйнвар)

Веб-сайт: http://www.kiziltan.ru/
Бүләкләр: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

«Кызыл таң» — Башкортстанның татар телле иҗтимагый-сәяси гәҗите. Уфа шәһәрендә нәшер ителә. Гәҗитне гамәлгә куючылар — Башкортстан Хөкүмәте, Башкортстан Корылтае. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Тарихы

Гәҗит 1918 елның 1 мартында «Башкортстан» исеме белән Ырымбурда чыга башлый. Дутов гаскәрләре Ырынбурга кергәнче гәҗитнең 5 саны чыгарга өлгерә. 1919 елның сентябрендә «Башкортстан хәбәрләре» исеме белән Башкортстан башкаласы Стәрлетамакта яңадан чыга башлый. Шул ук вакыт 1919 елның июнендә Уфа аклардан азат ителгәч, Сәләх Атнагулов мөхәррирлегендә аякка бастырылган «Кызыл юл» гәзите чыга башлый. 1920 елдан ул «Шәрекъ ярлылары» исеменә күчә, 1921 елдан «Урал» исемендә чыга башлый. 1922 елның июнь-июлендә республика башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә һәм шуңа бәйле андагы «Башкортстан хәбәрләре» гәҗите дә Уфадагы «Урал» белән кушыла[3].

Татарча нәшер ителүче бу басма ВКП (б)-ның Башкортстан өлкә комитетының 1924 елның 2 август карары белән мөстәкыйль ике гәзиткә бүленә. Башкортчасы — «Башкортстан», татарчасы «Яңа авыл» исеме белән чыга башлый.

«Яңа авыл»ның мөхәррире итеп күренекле революционер һәм публицист Муса Йосыпов тәгаенләнә. Йосыпов та, гәзиткә аңардан соң җитәкчелек иткән Гайса Габбасов белән Имай Насыйри да 1937 елда «халык дошманы» буларак кулга алыналар, беренче икесе шул ук елда атып үтерелә, күренекле язучы И. Насыйри Уралдагы лагерьда тоткынлыкта 1942 елда дөнья куя.

Бик күп күренекле шәхесләр эшләгән «Яңа авыл» — «Коммуна» — «Кызыл таң»ны чыгаруда «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исемне йөртүче сигез талант иясенең өчесе — Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев — гәзитнең элекке хезмәткәрләре.

1930 елның 1 гыйнварыннан 1941 елның 8 июленә кадәр «Коммуна» исеме белән басыла.

1941 елның 8 июленнән 1944 елның 12 мартына кадәр бөтен журналистлар сугышка китү сәбәпле гәҗит чыгудан туктый.

1944 елдан «Кызыл таң» исеме белән яңадан чыга башлый.

1990 елда гәзитнең гомуми тиражы 120 меңгә җиткән.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — М. Йосыпов, Г. Габбасов, И. Насыйри, М. Бикбулатов, Ш. Шәймәрдәнов, Г. Ризванов, Г. Гозәиров, Ф. Шаяпов, Г. Алмаев, Т. Ахунҗанов, Р. Дашкин, М. Мөлеков, Р. Ханнанов, М. Муллакаев, Ф. Фәтхетдинов (2001 елдан).

Газета белән күренекле әдипләр, публицистлар, галимнәр: Н. Әсәнбаев, Ә. Атнабаев, Ә. Бикчәнтәев, М. Гафури, Ү. Гыймадиев, Г. Гомәр, Д. Исламов, М. Бакиров, С. Кудаш, Р. Кузиев, А. Мирзаһитов, И. Низамов, С. Поварисов һәм башкалар хезмәттәшлек итә[4].

2006 елның 28 февраленнән «Кызыл таң» материаллары белән Дөньякүләм электрон челтәрендә: гәҗит сайтында 2010 елның 15 февраль көнендә архивланган. танышып була.

Юнәлеше

Республиканың иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, мәдәни тормышын яктырта.

Редакция каршында «Тулпар» яшьләр, «Очкын» балалар газеты, «Әллүки» балалар журналлары кебек яңа басмалар чыга.

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т. 3;
  2. Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Сылтамалар