Татар теле

Татар теле (рус. Татарский язык) — татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле. Россиядә таралышы һәм сөйләшүчеләр саны буенча икенче урында торган милли тел булып санала[3]. Төрки телләрнең кыпчак төркеменең Идел буе-кыпчак төркемчәсенә карый. Агглютинатив тел. Элек термин кайбер төрки телләрнең атамасы буларак та кулланылган[4].

Татар теле — Татарстан Республикасының дәүләт теле.

Тел географиясе

Татар теленең төп таралу территориясе — Татарстан Республикасы. Шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә — Башкортстанның кайбер районнарында, Мари, Удмуртия, Чуашстан, Мордовия республикаларында, Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Төмән, Сембер, Самара, Әстерхан, Саратов, Түбән Новгород, Пенза, Рязань, Тамбов, Курган, Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә, Пермь краенда да татарча сөйләшәләр. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан һәм Төркия татарлары арасында да таралган.

Россиядә татар телендә сөйләшүчеләр саны 2020 елга 4 миллионнан артып китә[5].

Татарстанда татар теле

Казан метрополитенында төбәкнең дәүләт телләрендә язу

1992 елгы «Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Татарстан Республикасы кануны»на ярашлы, татар теле, рус теле белән беррәттән, төбәкнең дәүләт теле булып тора. Татарстанда һәм татарлар күпләп яшәгән җирләрдә татар телендә укыту-тәрбия оешмалары челтәре эшли: тәрбия процессы татар телендә алып барылган мәктәпкәчә оешмалар, белем бирү татар телендә оештырылган башлангыч һәм урта мәктәпләр.

Дәүләт телләре дип игълан ителгән рус һәм татар телләренең тигез хокуклылыгы танылган Суверенитет турында декларация һәм ТР Конституциясе кабул ителгәч, Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Телләр турында канун һәм татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә юнәлдерелгән чаралар кертелгән «Татарстан Республикасы телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасының Дәүләт программасы» эшләнә һәм кабул ителә[6].

Татар телен һәм аның диалектларын өйрәнүгә Гыйбадулла Алпаров, Габделхәй Әхәтов, В. А. Богородицкий, Җ. Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Латыйф Җәләй, М. А. Фазлуллин һ.б. галимнәр зур өлеш керттәләр.

2017 елда Татарстан парламенты мәктәпләрдә татар телен ирекле укыту өчен тавыш бирә. Республиканың мәгариф системаларында татар теле мәҗбүри фән буларак укытылмый. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары татар телен дәүләт теле буларак, ата-аналарның язмача ризалыгы белән, ирекле нигездә, атнага күп дигәндә ике сәгать өйрәнә[7][8].

Татар телен Казан федераль университетының филология факультетларында, башка югары һәм урта уку йортларында ирекле өйрәнү предметы һәм белем бирү чарасы буларак гадәти кулланудан тыш, хәзерге вакытта ул укыту теле сыйфатында Казан федераль университетының юридик факультетында, милли һәм глобаль медиа кафедрасында, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында[9][10], Казан консерваториясендә, Казан дәүләт медицина университетының рус һәм татар телләре кафедрасында һәм Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында өлешчә кулланыла.

Татар телен фәнни өйрәнү үзәкләре: Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты составындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, Уфа фән һәм технологияләр университетының Филология факультетындагы Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Татар телендә уку-укыту, матур, публицистик һәм фәнни әдәбият басыла, йөзләгән газета һәм журнал чыга, радиотапшырулар («Болгар радиосы», «Татар радиосы», «Тәртип радиосы», «Китап радиосы», «Саф радио», «Белем радиосы», шулай ук муниципаль районнар радиолары эшли) һәм телетапшырулар («Яңа гасыр», «Хозур», «Россия — Татарстан», «Шаян ТВ» һәм башкалар) алып барыла. Мәдәни һәм башка оешмалар, учреждениеләр татар телендә эшлиләр.

Татарстан Республикасында татар телендә китаплар бастыра торган иң эре төбәк медиа ширкәте — «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте. «ТАТМЕДИА» карамагында 66 филиал эшли: республика, шәһәр һәм район басма матбугат чаралары, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм Идел буендагы иң эре «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы.

Татар телендә 49 газета чыга. Медиакомпания — татар телендә басыла һәм Россия Федерациясенең 14 субъектында 19 матбугат басмасында ай саен таратыла торган «Без-бергә» газетасының гамәлгә куючысы. 2022 елның гыйнвар аена басманың гомуми тиражы 70 441 данә тәшкил иткән. Татар телендә 10 журнал чыга, өч журнал («Чаян», «Идель», «Татарстан») рус һәм татар телләрендә басыла[11].

Төбәктә кинематография үсеше мәсьәләләре буенча алдынгы оешма — «ТАТАРКИНО» эшчәнлек алып бара, ул киң колачлы һәм әһәмиятле чара — Казан халыкара мөселман киносы фестивален үткәрә.

2010 елда «Татармультфильм» студиясе ачыла, анда балалар өчен татар телендә тылсымлы мультфильмнар иҗат ителә. Бүгенге көнгә 200 дән артык мультфильм чыгарылган.

Тарих

Татар теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. Ул — бай, күпгасырлык әдәбият тарихы булган борынгы язма телләрнең берсе.

Татар теле — рун язуына нигезләнгән борынгы төрки язуыннан килеп чыккан, язма һәм әдәби традициягә ия булган борынгы язма телләрдән санала. Моңа Идел буе төбәгендә табылган һәм Х. К. Курбатов тарафыннан укылган рун язуы истәлекләре дәлил булып тора.

Болгар чорында әдәби телнең язма формасы да формалашкан, анда карахани-уйгыр әдәби теленең язма традициясенең көчле йогынтысы чагылыш тапкан. Соңрак, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында, бу телнең харәзем-төрек әдәби теле белән уртак яклары күп булган. XIII гасыр әсәре «Кыйссаи Йосыф»тан башлап иске татар әдәбиятының язма истәлекләре телен анализлау бу истәлекләргә гомумхалык сөйләм теле элементларының әкренләп үтеп керүен күрсәтә. Бу исә, үз чиратында, Идел-Урал ареалында төбәк төрки, аерым алганда, соңрак кайбер тикшеренүчеләр тарафыннан «Идел буе төрки теле» дип аталган иске татар әдәби теленең барлыкка килүендә зур роль уйнаган.

XIX гасыр азагында — XX гасыр башында татар милли әдәби теле формалаша, анда бөтен татар халкына аңлаешлы үзенчәлекләр өстенлек итә. Бу үзенчәлекләр Казанда һәм башка шәһәрләрдә — гомумшәһәр теле һәм алар тирәсендәге авылларда — авылның уртак сөйләше рәвешендә барлыкка килә, алар арасында кискен аермалар булмый. Хәзерге татар әдәби теле формалашканда аерым тарихи формалар кулланылыштан чыккан, әмма алар диалектларда сакланып калган һәм хәзерге вакытта үзенчәлекле диалекталь сыйфатлар буларак кабул ителә[6].

Хәзерге татар теле үзенең формалашу дәверендә күпсанлы үзгәрешләр кичергән, ул төрки телләрнең болгар, кыпчак һәм чагатай диалектлары нигезендә оешкан.

Татар теленең үсеше бу телдә сөйләшүче халык белән бергә Идел буе һәм Урал алдында кардәш тә, тугандаш булмаган да телләр белән тыгыз бәйләнештә үсеш алган. Фин-угыр (борынгы маҗар, мари, мордва, удмурт), гарәп, фарсы, рус телләренең билгеле бер дәрәҗәдә йогынтысын кичергән. Тел галимнәре фикеренчә, бер яктан Идел буе төрки телләрен үзара берләштерә, икенче яктан исә аларны башка төрки телләргә каршы куя торган фонетика өлкәсендәге үзенчәлекләр (сузык авазлар системасының үзгәрүе һ.б. — «сузыклар алмашы») — фин-угыр телләре белән булган катлаулы мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе булып тора.

Сакланып калган әдәби ядкәрләрнең иң борынгысы — «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Әсәр XIII гасырда язылган. (Поэманың авторы Кол Гали 1236 елда Идел буе Болгарын монголлар яулап алганда һәлак була). Әсәрнең теле болгар-кыпчак һәм угыз телләре элементларын берләштерә. Иске татар теленә кадәрге чор телен тасвирлый торган чыганакларның берсе — «Кодекс Куманикус» сүзлеге, анда үзатама сыйфатында tatar tili («татар теле») дигән сүз китерелгән. Алтын Урда чорында аның халыкларының уртак теле булып госманлы һәм чагатай (иске үзбәк) әдәби телләренә якын булган Идел буе төрки теле формалаша. Иске татар теле Казан һәм Әстерхан ханлыклары чорында формалаша, аңа гарәп һәм фарсы телләреннән кергән күп санлы алынмалар хас. Милләт формалашканчы булган чордагы башка әдәби телләр кебек үк, иске татар әдәби теле дә гади халык өчен аз аңлаешлы булган һәм аны җәмгыятьнең укый-яза белгән өлеше генә кулланган. Иван IV Казанны яулап алганнан соң, татар теленә рус теле үзенәлекләре, соңрак көнбатыш терминнары да актив үтеп керә башлый.

XIX гасыр ахыры — XX гасыр башыннан татар зыялылары госманлы теленең иҗтимагый-сәяси лексикасын актив куллана башлый. Хәзерге заман татар милли теле Казан диалекты нигезендә XIX гасырның икенче яртысыннан формалаша башлый, XX гасыр башында тәмамлана. Татар телен реформалаштыруда ике этапны аерып күрсәтергә мөмкин — XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башы (1905 елга кадәр) һәм 1905—1917 еллар. Беренче этапта милли телне формалаштыруда төп рольне Каюм Насыйри (1825—1902) уйный. 1905—1907 елгы инкыйлабтан соң татар телен реформалаштыру өлкәсендәге вәзгыять кискен үзгәрә: әдәби телнең халык-сөйләм теле белән якынаюы күзәтелә. 1912 елда Фәхрелислам Агиев «Ак юл» балалар журналын оештыра, бу журнал татар телендәге балалар матур әдәбиятына нигез сала. 1920 нче елларда тел төзелеше башлана: терминологик аппарат эшләнә, ул башта татар теленең үз лексикасына һәм гарәп-фарсы алынмаларына таяна, 1930 нчы еллардан кирилл графикасын кулланып, рус һәм интернациональ лексикага нигезләнә.

Хәзерге әдәби татар теле фонетикасы һәм лексикасы буенча Казан диалектына, морфологик төзелеше ягыннан мишәр диалектына якын[12].

Татар теленең язу тарихы

Төрек (Орхон-Енисей) руннары
  1. Рун язуы (VII йөздә барлыкка килә). Азов, Себер, Кавказ, Сент һәм Венгрия җирлекләрендә киң таралган була. Язу рәвешләре — төрле, әммә нигезләре — бер. Шунлыктан төрки руннар, мадъяр руннар һәм башка төр руннар бар.
  2. Уйгыр язуы. Алтын Урда чоры вакытында хан сарайларында рәсми документлар, хатлар язганнар.
  3. Гарәп язуы. Татарларга бу язу ислам динен кабул итү белән берлектә килә (922 ел). Бер мең елдан артык кулланыла. XIX азагында, XX башында бик зур үзгәрешләр кичерә. Яңа имла, урта имла килеп керә. Гарәп язуы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Гарәп язуында күпчелек матбугат язмалары кулланылган, әдәби әсәрләр язылган.
  4. Латин язуы. 1927нче елда татарлар латин әлифбасын куллана башлыйлар, ул «Яңалиф» дип атала. Язуда төп принцип — фонетик. Шулай ук бу чорда әлифбага ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре кертелә.
  5. Кириллица. Русларда бу әлифба христиан дине кабул ителгәч кертелә (988 ел), 1918нче елдан бирле әлифбага үзгәрешләр керми. Татарлар 1939-1940нчы елларда бу әлифбага күчә. Шуннан соң татар халкының язуына үзгәрешләр кергәне юк.

Диалектлар

Татар һәм кырымтатар телләрен чагыштыру

Тикшеренүчеләр татар халык сөйләм телен 3[13][14][15][16][17], яки 5 төп диалектка бүләләр[18][19][20]. Соңгы очракта Себер татарлары теле составында татар теленең өч мөстәкыйль диалекты аерып күрсәтелә: тубыл-иртеш, бараба һәм Том буе.

Татар телендә өч төп диалектны аерып күрсәтәләр:

Татар телендә биш төп диалектны төркемләү:

  • мишәр диалекты;
  • Казан (урта) диалекты;
  • тубыл-иртеш диалекты;
  • бараба диалекты;
  • Том буе диалекты.

Татар һәм кырымтатар телләре — аерым телләр, ләкин икесе дә төрки телләрнең кыпчак төркеменә карыйлар[21].

Себер татар һәм бараба сөйләшләренең статусы

Лингвистларның бер өлеше себер татар телен татар теленең диалекты яки диалектлар төркеме дип саный[14][15][16][18][19][20][22]. Кайбер этнографлар фикеренчә, себер татарлары теле — аерым һәм бердәм тел. Себер татар теленә ISO 639-3 халыкара стандарты кысаларында «sty» уникаль тел коды бирелә[23].

Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты авторлар коллективы хезмәтендә татар теле өч диалектка (көнбатыш, урта һәм көнчыгыш) бүленә, әмма бараба теле аерым тел буларак аерып күрсәтелә һәм ул татар, башкорт телләре белән бергә төрки телләрнең кыпчак төркеменең төньяк (яки урал) астөркемен тәшкил итә[24]. Шулай да, күрсәтелгән хезмәттә лингвист Олег Мудракның башка карашы тәкъдим ителә. Аның классификациясе буенча, бараба теле аерым тел итеп каралмый. Татар теленең урта һәм көнчыгыш диалектларын берләштергән уртак борынгы диалектның бүленүе башы дип, якынча Казан һәм Әстерхан ханлыкларының җимерелүе белән туры килгән XVI гасыр уртасы санала[24].

Язу системасы

Татар язуының тарихы борынгы төрки рун язуы белән язылган ядкәрләрдән башлана.

Иске татар әдәби теле XIII гасырдан башланган чорга караган язма чыганакларда чагылыш таба. Әдәби телнең халык теле белән якынаюы XIX гасыр уртасыннан башлана. Хәзерге татар әдәби теле фонетикасы һәм лексикасы ягыннан урта диалектка — көнбатыш диалектына якын. 1927 елга кадәр гарәп графикасына нигезләнгән язу кулланылган, 1927—1939 елларда — латиница, 1939 елдан рус графикасы нигезендәге язу кертелгән.

Төп мәкалә: Татар әлифбасы
А а Ә ә Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж Җ җ З з И и Й й К к Л л М м
Н н Ң ң О о Ө ө П п Р р С с Т т
У у Ү ү Ф ф Х х Һ һ Ц ц Ч ч Ш ш
Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я  

Тел гыйлеме сыйфатламасы

Фонетика һәм фонология

Хәзерге әдәби телнең әйтелеш нормасы Казан татарлары сөйләменә нигезләнгән.

Татар әдәби теленең фонетик үзенчәлекләре:

  • берсе дифтонгоид сыйфатлы булган ун сузык фонеманың барлыгы;
  • редукцияләшкән сузыклар булу;
  • иренләшкән [ɒ] авазының барлыгы (гадәттә, бу /a/ фонемасы сүз башында килгәндә күзәтелә: алма — [ɒlˈma] — «алма»; бу мисалда икенче а авазы иренләшмәгән);
  • беренче иҗектә гомумтөрки у, ү, и сузыклары урынына — о, ө, е, гомумтөрки о, ө, е урынына у, ү, и сузыкларының кулланылуы (бу башкорт теленә дә хас);
  • в ирен-теш фонемасының булмавы;
  • ч һәм җ авазларының аффрикатив булмаган характеры.

Сузык авазлар

Хәзерге татар телендә 13 сузык фонеманы белдерү өчен 9 сузык хәреф кулланыла, аларның 10 ы — төп татар авазлары[25]:

Күтәрелеш Рәт
алгы урта түбән
иренләшмәгән иренләшкән иренләшмәгән иренләшкән
югары и /i/ ү /y/ ы (/ɨ/) ый /ɯɪ/ у /u/
урта э, e /ĕ/
(/e~ɛ/)
ө /ø̆/ ы /ɤ̆/ о /ŏ/
(/o/)
түбән ә /æ/ а (/a/) а /ɑ/ а /ɒ/

Югары һәм түбән күтәрелеш сузыклары — чагыштырмача озын, урта күтәрелеш сузыклары — чагыштырмача кыска (рус сузыкларыннан тыш, түбәндәрәк карагыз)[25].

Дифтонгоид ый [ɯɪ] кайбер очракларда унынчы мөстәкыйль төп фонема буларак кабул ителә һәм ул [i] фонемасының арткы рәт пары булып тора[25].

Рус теленнән аермалы буларак, ы хәрефе [ɤ̆] — иренләшмәгән, арткы рәт, урта-югары күтәрелешле сузык авазны белдерә. Акустик яктан ул рус телендәге басымсыз о яки а авазларына якын.

Тагын 4 фонема — озын о [o], ы [ɨ], э [ɛ] һәм е [(j)e] (шулай ук а /a/) — әдәби телдә рус алынмаларында кулланыла[25]. Шулай итеп, о, ы, э, е хәрефләре татар теленең үз кыска авазларын да, рус теленең озын авазларын да белдерәләр.

Татар сузыкларының F1 һәм F2 формантлары

Бер иҗекле сүзләрдә тулысынча һәм күп иҗекле сүзләрнең башлангыч иҗекләрендә өлешчә а /ɑ/ сузыгы [ɒ] булып иренләшә (мәсәлән: бар [bɒr]), сүз ахырында, кагыйдә буларак, иренләшмәгән килеш кала (мәсәлән: балаларга [bɒlɒlɒrˈʁɑ]). Әмма ике иҗекле сүзләрдә /ɑ/ авазы булган беренче иҗек сүздәге соңгы а авазын да үзгәртергә мөмкин, мәсәлән: ата «әти» — [ɒˈtɒ].

Сөйләм телендә басымсыз кыска сузыклар төшеп калырга мөмкин, мәсәлән: кеше сүзе [kʃe] дип әйтелә.

Күпчелек төрки телләрдәге кебек үк, татар телендә дә сингармонизм күренеше киң таралган. Бу — сузыкларның рәт (калынлык/нечкәлек) һәм ирен (иренләшү/иренләшмәү) ягыннан бер-берсенә яраклашу кануны. Ягъни, сүз нигезенең (тамырының) соңгы иҗегендәге сузыкның сыйфаты үзенә ялганган барлык кушымчалардагы сузыкларның да сыйфатын билгели.

Татар телендә сингармонизмның ике төре бар: рәт (аңкау) һәм ирен гармонияләре. Аңкау гармониясе буенча сүзләрдә яисә фәкать алгы рәт сузыклары, яисә фәкать арткы рәт сузыклары гына кулланыла. Мондый аһәңлелек барлык традицион татар сузык авазларына кагыла һәм язу кагыйдәләрендә чагылыш таба.

Ирен сингармонизмы татар теленең о һәм ө сузыклары белән генә очрый. Гармониянең бу төре язуда чагылмый, мәсәлән: орфоэпик [бөтөнлөк], [болотло] — бөтенлек, болытлы дип языла. Бу рәвешле язу хәзерге гамәлдәге әйтелешкә билгеле бер тәэсир итә

Сузыкларның күчеше

Татар (башкорт теле белән бергә) вокализмының аны башка (беренче чиратта кыпчак һәм угыз) телләрдән аерып торган үзенчәлеге — югары һәм урта күтәрелештәге сузыкларның симметрик күчеше булып тора. Бер яктан, гомумтөрки кыска югары күтәрелеш /ɪ̆ ʏ̆ ɯ̆ ʊ̆/ авазлары, киңәеп, /ĕ ø̆ ɤ̆ ŏ/ авазларына әверелә; икенче яктан, гомумтөрки урта күтәрелеш /e ø o/ авазлары, тараеп, /i y u/ авазларына күчә[26].

Төрек Казакъ Татар
biz /biz/ біз /bɪ̆z/ без /bĕz/
kül /kyl/ күл /kʏ̆l/ көл /kø̆l/
kızıl /kɯˈzɯl/ қызыл /qɯ̆ˈzɯ̆l/ кызыл /qɤ̆ˈzɤ̆l/
kum /kum/ құм /qʊ̆m/ ком /qŏm/
sen /sen/ сен /sen/ син /sin/
göl /gøl/ көл /køl/ күл /kyl/
od /ot/ от /ot/ ут /ut/

Тартык авазлар

Татар телендә 28 тартык фонема бар:

Татар теленең тартык авазлары
Ирен Альвеолярные Постальвеолярные Палатальные Велярные Увуляр (кече тел) Глоттальные
Носовой м /m/ н /n/ ң /ŋ~ɴ/
Взрывные п /p/ б /b/ т /t/ д /d/ к /k/ г /ɡ/ к, къ /q/ г, гъ /ʁ~ɢ/ ъ, э, ь /ʔ/
Фрикативные ф /f/ в /v/ с /s/ з /z/ ш /ʃ/ ж /ʒ/ ч /tɕ~ɕ/ җ /dʑ~ʑ/ х /χ/ һ /h/
Аппроксиманты в, у /w/ л /l/ й /j/
Дрожащие р /r/

Шулай ук рус теленнән алынма сүзләрдә кулланыла торган авазлар да бар: в /v/, ф, в /f/, щ /ɕː~ʃː/, ч /t͡ɕ/, ц /t͡s/. h /h/, ъ, э, ь /ʔ/, ф /f/ авазлары гарәп һәм фарсы телләреннән кергән шактый күп алынмаларда очрый.

Һәр тартык авазның (җ дан башка) калын һәм нечкә фонетик варианты бар[25].

Алгы рәт сузыклары белән г хәрефе яңгырау тел арты шартлаучан /g/ авазы булып укыла, мәсәлән: әгәр — /æˈgær/, арткы рәт сузыклары булган иҗекләрдә — саңгырау увуляр фрикатив /ʁ/ авазы кебек, мәсәлән: гасыр — /ʁɒˈsɤr/.

Алгы рәт сузыклары белән к хәрефе саңгырау йомык тел арты/k/ авазы булып укыла, мәсәлән: көз — /køz/, арткы рәт сузыклары булган иҗекләрдә — төрки саңгырау увуляр йомык /q/ авазы кебек, мәсәлән: кызыл — /q(ɤ)ˈzɤl/.

Гарәп һәм фарсы алынмаларында /ʁ/ һәм /q/ авазлары алгы рәт /æ/ һәм /ø/ сузыклары белән килә ала, орфографиядә алар га, ка, го, ко яки гъ, къ рәвешендә языла, мәсәлән: гомер /ʁøˈmer/, сәгать /sæˈʁæt/, мәкаль/mæˈqæl/ , дикъкать /diqˈqæt/, шигърият /ʃiʁriˈjæt/. Орфографик яктан калын сузыкны белдерә торган хәрефнең нечкәлеген (алгы рәт авазы булуын) күрсәтү өчен, аннан соң килгән тартыктан соң, авазсыз нечкәлек билгесе (ь) кулланыла.

Тартыкларның прогрессив ассимиляциясе күзәтелә:

  • яңгыраулык һәм саңгыраулык буенча: таш + дан → таштан; тал + да → талда;
  • борын тембры буенча: тун + лар → туннар; тун + дан → туннан.

Тартыкларның регрессив ассимиляциясе:

  • саңгыраулык буенча: күз + сез — [күссес] (орф. күзсез); тоз + сыз — [тоссос] (орф. тозсыз);
  • увулярлык буенча: борын + гы — [бороңғо] (орф. борынгы); салын + кы — [салыңқы] (орф. салынкы);
  • арткы рәтчелек буенча: киерен + ке — [кийереңке] (орф. киеренке);
  • иренләшү буенча: ун + бер — [умбер] (орф. унбер); ун + биш — [умбиш] (орф. унбиш).

Хәзерге орфографиядә ассимиляция өлешчә чагылдырыла.

З /z/ авазыннан тыш, сүз ахырында яңгырау тартыклар саңгыраулана.

Морфология

Татар телендә «дип» сөйләм конвербының грамматикализациясе, Ю. Н. Елезарова, «Корпуслы лингвистика — 2019», Санкт-Петербург

Морфологиядә аналитик заман формалары, шулай ук эш-хәрәкәтнең үтәлеш характерын, аның интенсивлыгын, тәмамлану дәрәҗәсен һәм башкаларны белдергән төп фигыльнең ярдәмче фигыльләр белән тезмәләре киң урын алган. Фигыльнең үткән һәм киләчәк заманнары билгеле һәм ихтимал төрләргә бүленә, мәсәлән: бардык — «без төгәл бардык», барганбыз — «без, мөгаен, барганбыз»; барачакбыз — «без төгәл барачакбыз», барырбыз — «без, мөгаен, барырбыз». Синтаксиста исем-хәбәрләрнең хәбәрлек кушымчалары белән ясалышы бик сирәк очрый, синтетик иярчен җөмләләр күптөрле. Лексика гарәп, фарсы һәм рус алынмаларына бай.

Исем

Килешләр Сораулар Килеш кушымчалары
Баш кем?, ни, нәрсә? -
Төшем кемне?, ни(не), нәрсә(не)? -ны/-не, -н
Иялек кемнең?, нәрсә(нең), ни(нең)? -ның/-нең
Урын-вакыт кемдә?, нәрсәдә?, кайда?, кайчан? -да/-дә, -та/-тә, -нда/-ндә
Чыгыш кемнән?, нәрсәдән?, нидән?, кайдан? -дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән, -ннан/-ннән
Юнәлеш кемгә?, нәрсәгә?, нигә?, кая? -га/-гә, -ка/-кә, -а/-ә, -на/-нә

Фигыль

Төп мәкалә: Фигыль

Лексика

Татар теленең сүзлек составының нигезен төп гомумтөрки лексика тәшкил итә, шулай ук тел гарәп, фарсы һәм рус алынмаларына бай (соңгылары, шул исәптән интернациональ лексика, татар теленә бигрәк тә 1917 елдан соң киң үтеп керә).

Төп лексиканың куллану өлкәсе чикләнмәгән, ләкин аның катламы матур әдәбият, көнкүреш һәм башка лексика составында аеруча зур. Дин лексикасында, антропонимиядә гарәп-фарсы алынмалары өстенлек итә. Инкыйлабка кадәрге чорда алар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге терминологиянең дә нигезен тәшкил иткәннәр. Рус алынмалары (монда рус теле аша кергән интернациональ сүзләр дә керә) фәнни, техник, сәнәгать, төзелеш лексикасында зур урын алып тора[27].

Искәрмәләр

  1. Reservations and Declarations for Treaty No.148 – European Charter for Regional or Minority Languages. Council of Europe. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025. Архивировано 8 декабрь 2015 года.
  2. Татарский. Краткий справочник. www.ethnologue.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025.
  3. «Вот какие мы - россияне. Об итогах Всероссийской переписи населения 2010 года». Российская газета (22 декабрь 2011). — В статье в частности приводятся данные по национальному составу населения и распространённости языков в России. Татарский следует сразу за английским, однако последний, в отличие от первого, не является ни национальным, ни государственным языком РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025. Архивировано 10 февраль 2016 года.
  4. Виктор Владимирович Виноградов. Языки народов СССР: Тюркские языки. — Институт языкознания АН СССР, 1966. — С. 139.
  5. Итоги ВПН-2020. Том 1 Численность и размещение населения. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025. Архивировано 28 сентябрь 2023 года.
  6. 1 2 Татары. — М.: Наука, 2001. — 583 с.
  7. В Татарстане отменили обязательное изучение татарского языка в школах. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025. Архивировано 1 декабрь 2017 года.
  8. Парламент Татарстана проголосовал за добровольное изучение татарского языка в школах. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025. Архивировано 2 декабрь 2017 года.
  9. http://www.tataroved.ru/publicat/books/Nasiri.pdf Архивная копия от 28 гыйнвар 2019 на Wayback Machine Шакирзянов Р. А. Высшее строительное образование на татарском языке: история, настоящее и будущее// Преподавание на татарском языке в системе среднего и высшего образования: история, современность и перспективы. Материалы региональной научно-практической конференции, по- священной 190-летию со дня рождения Каюма Насыри. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2015. — с. 68 — 82. ISBN 978-5-94981-199-3
  10. https://www.kgasu.ru/news/official/universitetskaya-zhizn/uchenye-kgasu-vyigrali-granty-akademii-nauk-rt-dlya-prepodavateley-vedushchikh-obuchenie-na-tatarsko/?sphrase_id=999782 Архивная копия от 11 май 2021 на Wayback Machine Учёные КГАСУ выиграли гранты Академии наук РТ для преподавателей, ведущих обучение на татарском языке
  11. Акционерное общество «ТАТМЕДИА». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025. Архивировано 28 сентябрь 2023 года.
  12. Ахатов Г. Х. Татарская диалектология. Средний диалект (учебник для студентов вузов). Уфа, 1979.
  13. Залялетдинов Л. З. Татар диалектологиясе: югары уку йортлары һәм педагогия училищелары студентлары өчен дәреслек. — Казан, 1947. — 137 стр.
  14. 1 2 Залялетдинов Л. З. Татар теле диалектларын өйрәнү өчен кыскача программа // Совет мәктәбе. — 1940. — № 9. — 33-37 стр.
  15. 1 2 Языки мира: Тюркские языки. — М., Наука, 1996 г. — 543 с.
  16. 1 2 Ахатов Г. Х. «Вопросы методики преподавания татарского языка в условиях восточного диалекта» (монография). Тобольск, 1958
  17. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции/Отв. ред. Э. Р. Тенишев. — М. Наука. 2002. — 767 с.
  18. 1 2 Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар: опыт сравнительного исследования. — Казань, 1977.
  19. 1 2 Барсукова Р. С. Мифологическая лексика заболотного говора тоболо-иртышского диалекта сибирских татар // Тезисы докладов и сообщений научно-практической конференции «Сулеймановские чтения — 2003». Тюмень, 2004. С. 22-24.
  20. 1 2 Рамазанова Д. Б. Сибирско-татарские диалекты и говоры татарского языка // Материалы IX Всероссийской научно-практической конференции «Сулеймановские чтения — 2006». Тюмень, 2006. С. 89-90
  21. Tatar language.
  22. Ниязова Г. Н. Генетические пласты лексики материальной культуры тоболо-иртышского диалекта сибирских татар // Вестн. Том. гос. университета. 2007. № 304.. — 2007. Архивировано 25 декабрь 2018 года.
  23. ISO 639 Code Tables | Page 3 | ISO 639-3. ISO 639. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025. Архивировано 25 июнь 2020 года.
  24. 1 2 Э. Р. Тенишев. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции (рус.) (pdf). altaica.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2025.
  25. 1 2 3 4 5 Закиев, 1996
  26. Баскаков Н. А. Историко-типологическая фонология тюркских языков. — М: Наука, 1988. — С. 90—91, 136.
  27. Государственные языки в Российской Федерации/Отв. ред. В. П. Нерознак. — М. АКАДЕМИКА. 1995. — 400 с.

Әдәбият

  • Татарская грамматика. В 3-х т. — Казань, 1993.
  • Татарско-русский словарь / Сост. К. С. Абдразаков и др.. — М., 1966.
  • Татарско-русский словарь / Под ред. Сабирова Р. А..
  • Татары. — Москва: Наука, 2001. — 583 с.
  • Диалектологический словарь татарского языка. — Казань, 1993.
  • Русско-татарский словарь / Под ред. Ф. А. Ганиева. — М., 1991.
  • Фразеологический словарь татарского языка / Г. Х. Ахатов (автор-составитель). — Казань, 1982. — 177 с. — 3000 экз.
  • Асылгараев Ш. Н., Ганиев Ф. А., Закиев М. З., Миннуллин К.М., Рамазанова Д. Б. Татарско-русский словарь. — Казань: Магариф, 2007. — ISBN 978-5-7761-1675-9.
  • Абдуллина Р. С. Орфография и орфоэпия современного татарского языка = Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе [неопр.]. — Казань: Магариф, 2009. — 239 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-7761-1820-3.
  • Ахатов Г. Х. Татарская диалектология = Татар диалектологиясе (учебник для студентов высших учебных заведений). — Казань, 1984. — 215 с. — 3000 экз.
  • Ахатов Г. Х. Лексика татарского языка. — Казань, 1995. — 93 с. — 5000 экз. — ISBN 5-298-00577-2.
  • Ахунзянов Г. Х. Русско-татарский словарь. — Казань, 1991.
  • Закиев М.З. Татарский язык // Языки мира: Тюркские языки. — М.: Институт языкознания РАН, 1996. — С. 357—372. — (Языки Евразии). — ISBN 5-655-01214-6.
  • Нуриева А. Орфографический словарь татарского языка. — Казань, 1983—84.
  • Нуриева Ф.Ш. Борынгы төрки тел : Орхон-енисей язмалары теле (VII-VIII гасырлар) : югары уку йортлары өчен дәреслек. — Казан: Казан университеты нǝшрияты, 2007. — 140 с.
  • Харисова Ч. М. Татарский язык: справочник. — Казань: Магариф, 2009. — 200 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-7761-2060-2.
  • Якупова Г. К. Библиография по татарскому языкознанию (1778—1980). — Казань, 1988.

Тема буенча өстәмә