Каюм Насыйри
Каюм Насыйри | |
---|---|
Qayum Nasıri, Каюм Насыйри | |
![]() | |
Тулы исеме | Габделкаюм Габденлнасыйр улы Насыйров |
Туган көне | 2 (14) февраль 1825 |
Туган | Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы |
Вафат көне | 20 август (2 сентябрь) 1902 (77 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы |
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (قایوم ناصری, Каюм Насыйри; 2 (15) февраль 1825, Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 20 август (2 сентябрь) 1902, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы. 40 тан артык хезмәт авторы.
Тәрҗемәи хәле
1825 елның 2 февралендә Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Олы Шырдан (Кече Шырдан) авылында танылган дин белгече һәм каллиграфия остасы Габделнасыйр бине Хөсәен гаиләсендә туа. Каюм Насыйриның бабаларының гыйлемле кешеләр булуы билгеле.
Каюмның бабасы Хөсәен бине Әлмөхәммәт, Бәрәзә авылында (Хәзерге Татарстан Республикасының Әтнә районы) Сәгыйть Әхмәтов мәдрәсәсен тәмамлап, XVIII гасырның икенче яртысында — XIX гасыр башында югары Ширдан авылында имам булып тора, укытучылык итә һәм гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә. Аның гарәп синтаксисы һәм грамматикасы буенча язылган, шул заман шәкертләре арасында бик популяр булган берничә кулъязма хезмәт була. Әтисе Габделнасыйр, Казанда дини белем алуына карамастан, вәгазьче була алмый. Ләкин, әтисе Хөсәен кебек, ул да гарәп теле теориясе һәм шәрык китапларын күчереп язу белән шактый уңышлы шөгыльләнә.
К. Насыйриның балалык вакытлары, заманы өчен гыйлемле-мәдәниятле гаиләдә уза. Башлангыч белемне атасыннан ала. Авыл мәктәбендә грамота һәм иман нигезләрен үзләштергәннән соң,
1841 елда 16 яшьлек Каюмны Казанга алып киләләр һәм бишенче мәхәллә мәдрәсәсенә бирәләр, анда ул 1855 елга кадәр укый.
Мәдрәсәдә ул төрек, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә. Туган телен камил белгәнгә күрә, ул эчтән рус телен дә өйрәнә башлый. Үзенең үҗәтлеге һәм тырышлыгы, шулай ук табигый кызыксынучанлыгы аркасында Каюм Насыйри, укый башлагач та, күп тә үтми, башка шәкертләрне узып китә һәм акрынлап үз чорының иң белемле, белемле кешеләре сафына күтәрелә.
1841—1855 елларда Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәдә гарәп-фарсы телләреннән тыш, үзлегеннән татар һәм рус телләрен өйрәнә.
1855—1871 елларда Казан руханилар училищесендә, аннары Казан руханилар семинариясендә татар телен укыта. Рус уку йортында эшләү аңа рус телен яхшы өйрәнергә мөмкинлек бирә. Монда ул 1871 елга кадәр укыта.
Югары белемне Казан университетында ирекле тыңлаучы буларак ала. Аның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В.В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме К. Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул — бу яктан безнең Россия мөселманнары арасында беренче кеше», — дип бәяли.
Россия хөкүмәте, мөселман конфессиональ мәгарифен Россия Дәүләт мәгарифе системасына интеграцияләү чараларын күрә. Иң мөһим максатларның берсе булып мәктәп һәм мәдрәсә шәкертләренә мәҗбүри рус телен кертү, бөтен төбәктә дөньяви рус-татар мәктәпләрен ачу тора. Бу мәсьәләне тормышка ашыру авырдан бара, дин әһелләренең һәм мөселман халкының каршылыгына очрый. Моннан тыш та катлаулы хәл профессиональ тәҗрибәле һәм рус телен белүче милли укытучы кадрларның булмавы белән тагы да катлаулана.
1871 елда, Казан укыту округының татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләре буенча инспекторы Вильгельм Радлов тәкъдиме белән, Казанда татар балалары өчен башлангыч рус-татар мәктәбен ача. Ул мондый мәктәпне шәһәрнең Болак арты өлешендә, башта Юеш (Мокрая) урамда, соңрак Иске Татар бистәсенең үзәгендә, «Мәрҗани» мәчете тирәсендә оештыруга дәртләнеп тотына.
Бу әһәмиятле эшне башлап җибәрү һәм шартлары турында К. Насыйри үзенең истәлекләр рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», — ди. Монда, мөгаллим дип, К. Насыйри үзен атый.
Ләкин проблемаларга һәм аңлашылмаучанлыкка очрый. Күпчелек татарлар өчен ул «Урыс Каюм», ә Халык мәгарифе министрлыгы түрәләре өчен миссионерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләмәгән артык мөстәкыйль укытучы була. Насыйри ахырга кадәр үз мәктәбен саклап калырга тырыша. Бинаны арендалау өчен дә, дәреслекләр өчен дә үзенең хезмәт хакын тота, хәтта ярлы укучыларга ашарга һәм кием-салым белән ярдәм итәргә омтыла.
1876 елда, В.В. Радлов белән укыту методикасы мәсьәләләрендә фикер каршылыклары килеп чыгу сәбәпле, мәктәптән китә һәм әдәби, гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый[1].
Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Насыйриның шәхси тормышы барып чыкмый. 1885 елда, янгын вакытында бөтен китапханәсе янып беткәч, тамагын туйдыру өчен, туган авылына кайтып, крестьян хезмәте белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Казанга кире кайту да аны газаплардан коткара алмый. Гаилә булмау, горур, кызу һәм шактый каршылыклы холкы Насыйриның ялгызлыгын тагы да көчәйтә генә. Бу уңайдан Җамал Вәлиди: «Насыйров нервлы, сәеррәк кеше иде, бикләнеп яшәде, кешеләр белән аралашырга яратмады, үзенә тарафдарлар таба алмады. Аның тормышы кечкенә фатирда, хатынсыз һәм балалардан башка узды», — дип яза. Җ. Вәлиди шулай ук танылган татар журналисты һәм педагогы Әхмәтһади Максуди сүзләрен дә китерә: «Кавказ аръягыннан авторның Казан әдәбияты буенча материаллар җибәрүемне сорап язган хатын алгач, мин Каюм Насыйровка мөрәҗәгать иттем; минем биографиясен хәбәр итүен һәм фотографик карточкасын бирүен сораган үтенечемә, әлегә кадәр аны белергә теләмәгән һәм үз язучыларын ач үлемгә дучар иткән халык өчен ул үзе турында бернинди биографик мәгълүмат бирергә теләмәве мәгънәсендә җавап бирде; аның бернинди дә андый фотографик карточкасы булмавын әйтте».
Олы яшьтәге укытучының ашыгыч нәтиҗәләре ачы үпкә белән сугарылганы ачык, ләкин урынсыз була. Каюм Насыйри XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы яшь татар зыялылары — Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал һәм башка һөнәри милли әдәбият, театр, сәнгать һәм фәннең чишмә башында торган яшь татар зыялылары өчен чын кумир була.
Тормышының соңгы көннәрендә паралич сугып авырган Насыйри 1902 елның 20 августында вафат була һәм Казанның Яңа бистәсе зиратына «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан җирләнә.
Гыйльми эшчәнлеге
Галиев мәчете мөәзиненең Печән базары урамындагы фатирында (хәзерге Париж Коммунасы ур., 35 йорт) ялгызлык һәм тыныч тормыш җитди фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Нәкъ менә шушы елларда ул татар тел белеме, педагогика, укыту методикасы, тарих һәм әдәбият өлкәсендәге аеруча әһәмиятле әсәрләрен яза.
Мәгърифәтченең 1871 елдан башлап өзеклекләр белән чыгып килгән календарен әзерләп бастыруга да вакыты барлыкка килә. Аның этнографик һәм тарихи тикшеренүләре нәтиҗәләреy Казан университетының археология һәм этнография җәмгыяте утырышларында зур кызыксыну белән тыңлыйлар.
Петербург университеты профессоры В.В. Григорьев 1880 елда К. Насыйриның гаять белемле кеше булуы хакында язып чыга: «...Мин татарлар арасында мондый кеше булыр дип һич уйламый идем», — ди[2].
1884 елда университет типографиясендә дөнья күргән «Фәвакиһелҗөләса фил әдәбият» исемле үзенчәлекле вәгазьләре һәм үгет-нәсихәтләренең күләмле томын Каюм Насыйриның гомерлек хезмәте дип атарга була. Бу әсәр бөтен татар мәгърифәтчелек идеологиясенең чагылышы булып тора һәм аны өйрәнү өчен зур тарихи кыйммәткә ия.
К.Насыйри Казанның фәнни җәмәгатьчелегендә зур ихтирам казана. 1885 елда Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография җәмәгатенә хакыйкый әгъза итеп сайлана. Гуманитар фәннәрнең төрле тармакларын үстерүгә зур өлеш кертә, хәзерге әдәби татар теленә нигез сала. К. Насыйриның гыйльми эшчәнлеге күбесенчә татар халкы тарихын, Россия һәм дөнья тарихын өйрәнүгә багышлана. Этнографиягә караган хезмәтләрендә бик күп халык сынамышлары, әкиятләр, әйтемнәр, җырлар, туй, мәет озату һәм башка гаилә йолалары тасвиры, татар халкының матди мәдәниятен тәшкил иткән йорт-җир, кием-салым, азык-төлек, халык медицинасы турындагы мәгълүматлар зур урын ала. Аның мирасы Габдулла Тукайга, Мәҗит Гафурига, Галиәсгар Камалга һәм башкаларга гаять зур йогынты ясый[3].
Гаяз Исхакый К. Насыйрины яңа дәвер әдәбиятының «атасы» дип атый. Ул, халыкта әдәбиятка ярату хисен, аңа кызыксындыру уяту өчен, халык теленә якын телдә язарга кирәк, дип чыга. 1859 елның мартында Николай Ильминскийга язан хатында болай ди: «... Авылга кайтканда, мин ул китапны үзем белән алып кайткан идем. Бәгъзе мужикларга укып күрсәттем. Мин укыганда үзара сөйләшәләр: “Кара әле, сөйләшкән кебек укый", — диләр. Хасил, һәркем аңларлык, иншалла. Ул китапны “Мәҗмугыл әхбар” дип тәсмия кыйлдым». М. Гали: “К. Насыйриның ата-аналары һәм туганнары белән язышкан хатлары ул чордагы крестьян һәм солдат хатларына карганда да гадиерәк тел белән язылганнар”, — дип яза[4].
К. Насыйриның хезмәтләре Г. Баттал-Таймас, Г. Ибраһимов тарафыннан югары бәяләнә. Г. Ибраһимов 1926 елда язылган «Каюм бабаның йөз еллыгы» һәм «Башлангыч» исемле мәкаләләрендә К. Насыйрины Шәрекътән Гаребкә (Көнбатышка, Аурупага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» дип атый. Ул болай яза: «Каюм бабаның хезмәте, гыйлем дөньясы өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл гыйльми мәгълүматны татар халкына башлап бирүдә... ул бездә Европа гыйлемнәреннән беренче популяризатор иде»[2].
Хезмәтләре
Каюм Насыйри татар халкын төрле гыйлем нигезләре белән иң беренче таныштыручы кеше була. Аның үзе исән чакта татар hәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40 китабы дөнья күрә[2]. Хезмәтләрен, тематик өлкәләренә карап, түбәндәгечә бүлеп булыр иде:
Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Кыскача татар нәхүе» (1860) — татарча һәм русча «үгрәнүчеләр» өчен нәхү (синтаксис) кагыйдәләре;
- «Нәмунә, яки Әнмүзәҗ» (1891) [5];
- «Кавагыйд китабет, ягъни тасниф вә имлә кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892) [1] — язу һәм имла (орфография) кагыйдәләре;
- «Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәхү кагыйдәләре бәянында» (1895) [1] — «әнмүзәҗ»— «үрнәк», татар теленең сарыф (морфология) һәм нәхү (синтаксис) кагыйдәләре;
- «Иҗек» (1895) — эчтәлеге белән әлифбага якын;
- «Иршадел әхба әли тәгълим әлифба» (1901)[2].
- «Татарча-урысча лөгать китабы» (1878);
- «Ләһҗәи татари» (1895, 1896) — татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге;
- «Рус хөрүф һиҗасе вазәрә мөрәттип лөгать китабы» («Полный русско-татарский словарь...») (1892, 1904, 1911)[4].
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Кырык вәзир кыйссасы»— 1868–1910 елларда сигез мәртәбә басыла;
- «Кырык бакча» (1880);
- «Әбүгалисина кыйссасы» — 1881–1908 елларда сигез мәртәбә басыла;
- «Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият» — беренче татар энциклопедиясе: кеше акылы, фән, этика, тел мәсьәләләре, фольклор, әдәбият, музыка кебек темаларга багышлана, 40 бүлектән тора, 1884–1905 елларда җиде мәртәбә басыла;
- «Әфсанаи Гөлрөх вә Камәрҗан» романы (1896)[2][6].
- Балалар әдәбияты
- «Сборник статей о предметах видимой природы, изложенных на чисто татарском разговорном языке» (1867);
- «Буш вакыт» (1860, 1906–1909) — татарча табигать күренешләре турында, биш җөзьә булып чыга;
- «Әхлак рисаләсе» (1881–1913),
- «Кабуснамә тәрҗемәсе» (1882, 1898);
- «Тәрбия китабы» (1891, 1898),
- «Мохтәсар тәварих әнбия...» (1884, 1889);
- «Гакаид рисаләсе»[7].
Тәрҗемәчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Иван Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итә.
- 1865 елда Казанда нәшер ителгән төрек язучысы Зыяддин Сәед Яхъяның Әбугалисина турындагы «Кәнҗинәи хикмәт» (»Хикмәт хәзинәсе») исемле әсәрен (»Әбугалисина кыйссасы», 1872).
- XVIII гасырда яшәгән төрек әдибе Гали Газизнең «Хыяллар» исемле әсәрен (»Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан» романы, 1896).
- XIII гасырда яшәгән фарсы әдибе Сәгъди әсәрләрен.
«Тәрбия китабы»ндагы күп кенә гыйбрәтле хикәятләр Сәгъдинең «Гөлестан» җыентыгыннан алынган була[2].
- «Кабуснамә». Хезмәт 1082 елда Кейкавус исемле күренекле кеше тарафыннан улына үгет-нәсыйхәт рәвешендә фарсы телендә иҗат ителә, һәм тиз арада Шәрекъ дөньясын яулый, бик күп телләргә тәрҗемә ителә. К. Насыйри әсәренең төрекчә версиясен татарчага тәрҗемә итә[2].
- «Кырык вәзир кыйссасы». Әсәр госманлы теленнән тәрҗемә ителә [7], «Мең дә бер кичә»гә барып тоташа[2].
Педагогика һәм методика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Гакаид рисаләсе»;
- «Утыз вәгазь»;
- «Тәрбия китабы» («Китап әт-тәрбия»).
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- риваятләр: Шаһгали хан (XVI гасырның I яртылары), Емельян Пугачёв хакындагы риваятьләре.
- төбәк тарихы: күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәсбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы һ. б.) тарихы хакындагы мәкаләләре; Ырынбур һәм Сәгыйть бистәсе сәяхәтнамәсе.
- күренекле кешеләр: Әл-Фәрәби (870–950), Ибне Сина (980—1037), Габденнасыйр Курсави (1776––1812/13) кебек күренекле кешеләр хакындагы язмалары[2].
Этнография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фольклор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Кырык бакча» (1880). Бу китапның кырыгынчы бакчасына («бүлеге»нә) кергән фольклор әсәрләре шулар: 296 мәкаль, 116 кыска җыр, «Сәламнамә», «Мәдех Чәй», «Уңмаган килен» һәм «Әбъят» исемле бәетләр, «Зиһен сынашмак» исеме астында бирелгән 3 табышмак-мәсьәлә («Ике көтүче», «Кәҗә, бүре, кәбестә», «Өч сәүдәгәр»)[2].
- «Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият» (1884). Әлеге китапның соңгы бүлеге тулысынча диярлек халык иҗаты әсәрләренә багышлана, һәм «Кырык бакча»дагы материаллар белән бергә яңа әсәрләрне эченә ала. Автор һәр жанрга кыскача билгеләмә бирә һәм бик күп әсәрләрне фәнни шәрехләүләр белән бастыра. Китапка кергән фольклор әсәрләре: 27 табышмак («Кырык бакча»да юк), 117 кыска җыр, «Әбъят Мәхбүбләргә сәламнамә», «Әбъят чәй бәянында», «Әбъят уңмаган килен бәянында» исемле 3 бәет, 315 мәкаль һәм әйтем[2].
- «Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре» (1896)[9]. 1896 елда Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография» җәмгыятенең «Хәбәрләр»ендә «Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре» исемле мәкаләсе чыга. Әлеге мәкаләдә «Кырык бакча» (1880) һәм «Фәвакиһәл-җөләсә фил-әдәбият» (1884) китапларындагы материалларны кабатлаган 28 табышмак, 244 мәкаль һәм әйтем, 116 кыска җыр һәм «Гыйшык хәлләре» исемле бәет (кыска җырларга тартым шигъри куплетлар) татарч һәм рус телләрендә урын ала. Мәкаләгә Николай Катанов югары бәя бирә[2].
- «Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру» (1900)[10]. 1900 елда Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография» җәмгыятенең «Хәбәрләр»ендә К. Насыйриның П.А. Поляков белән уртак хезмәте булган «Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру» исемле мәкаләсе чыга. Мәкаләдә, шулай ук татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителеп, 11 татар әкияте («Салам Торхан», «Ахмак угыл», «Үги кыз», «Гөлнәзек», «Байдек», «Өч угыл», «Акыллы угыл», «Төлке», «Мәче берлән Аю», «Аю берлән Төлке», «Сандугач берлән Бытбылдык») чыга[2].
- «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре[8]. Әлеге хезмәте рус телендә, фольклор материалларына нигезләнеп языла. Аның беренче бүлегендә татар мифологиясенең һәм тылсымлы әкиятләрнең сюжетлары һәм персонажлары классификацияләнә. Шулай ук, мифик затларның характеристикасы белән бергә әкиятләрдәге кеше образлары да сурәтләнә. Икенче һәм өченче бүлекләрендә татар халкының күп кенә ышанулары, йолалары, им-томнары анализлана[2].
Математика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Хисаплык, ягъни гыйльме хисап кагыйдәләре, яки арифметика вә һәм хисаплык мәсьәләләре» (1873, 1899)[1][11].
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Хәвасе нәбатат» (1885) [12];
- «Зирагәт гыйльме, ягъни иген икмәк вә ашлык чәчмәк вә җимеш бакчалары ихъя кыйлмак бәянында бер яңа фәндер» («Үсемлек гыйлеме») (1892) [1];
- «Гөлзар вә чәмәнзар, ягъни үләнлек вә чәчәклек» («Шифалы үләннәр») (1894, 1913)[1].
«Хәвасе нәбатат» һәм «Гөлзар вә чәмәнзар...» китапларында дару үләннәренең исемнәре өч телдә — татар, рус һәм латин телләрендә языла[12].
Зәркән һәм слесарь һөнәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ризык әзерләү һөнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Журналистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1871—1897 елларда чыгарган календарьлары. К. Насыйри беренче булып календарьлар чыгара башлый. Ике мәртәбә «Казан календаре» исеме белән басыла, аннан «Календарь» дип кенә атала башлый, соңгы икесе «Мокаддимәдә календарь» һәм «Горрәнамә мокаддимәдә календарь» дип атала (1871—1879, 1880—1889, 1890—1897). Календарь бары тик 1886, 1887, 1895 елларда басылмый. «Фәвакиһәл-җөләсә фил-әдәбият» әсәре кебек үк, календарьлары энциклопедик әсәр характерында була. Әлеге тәкъвимнәрнең барысында да диярлек татар халкының көндәлек тормышында чагылыш тапкан мәгълүматлар бирелә, эш-гамәлләргә, төрле һөнәрләргә өйрәтә торган язмалар басыла. Болар нигезендә алга таба татар теленең вакытлы матбугат һәм гамәли-һөнәрчелек дигән стильләре формалаша[7].
- К. Насыйри, халыкны агарту максатында, «Таң йолдызы» исемле гәҗит чыгару хакында хыяллана. Әмма хөкүмәттән рөхсәт ала алмый[2].
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Мифтах әл-Коръән» («Коръәнгә ачкыч») кулъязмасы (1—886)[13].
- Гарәп телендәге хезмәтләре
- «Утыз вәгазь» (1888);
- «Кавагыйде лисаны гарәп» (1896);
- «Әд-Дәмаски Гомәр ибн Мөхәммәд ибн Әваз» (1901) — гарәп дөньясында киң таралган, төрле өлкәләргә караган мәсьәләләр турында энциклопедик әсәр[4].
Хәтер
- 1925 елдан Казан татар педагогия техникумы Каюм Насыйри исемен йөртә.
- 1930 елда Иске Татар бистәсенең үзәк урамына исеме бирелгән.
- 1995 елда Татарстанда Каюм Насыйри исемендәге премия гамәлгә куела, ул мәгърифәтчелек һәм мәгърифәтче галимнең педагогик мирасын өйрәнү һәм гамәлдә куллану өлкәсендә бирелә[5].
- 2002 елда Казанда Иске татар бистәсендә музее булдырылган.
- КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Каюм Насыйри институты» фәнни белем бирү үзәкләре эшли.
- 2025 елда Россия Банкы 15 гыйнварда танылган татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйр тууына 200 ел тулу уңаеннан 2 сумлык истәлекле көмеш тәңкә чыгара. Бу тәңкә «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясеннән 3000 данә тираж белән чыгарыла[14].
- 2025 елда, мәгърифәтченең тууына 200 ел булу уңаеннан Яшел Үзән районы, Олы Ачасырдагы йортын реставрацияләү планлаштырыла[15].
Шулай ук карагыз
- Каюм Насыйри турында «Милли байрак» журналының 1937 ел өчен 87 нче санында хатирә-мәкалә
- Ә. Кәримуллин 2020 елның 25 февраль көнендә архивланган. тарафыннан Каюм Насыйри хезмәтләренең исемлеге төзелә, һәм галимнең ике том булып басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»енең икенче томында урын ала[16].
- Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. Икенче том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.[17]
- Каюм Насыйриның «Мифтах әл-Коръән» («Коръәнгә ачкыч») кулъязмасына нигезләнгән китап 2016 елның 23 июнендә Татарстан Милли китапханәсендә тәкъдир ителә.[13]
- 2017 елда «Җыен» татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды ярдәме белән «Шәхесләребез» сериясеннән «Каюм Насыйри» китабы нәшер ителә. Әлеге китап 2018 елның 20 июнендә Татарстан Милли китапханәсендә тәкъдир ителә.[18]
- Каюм Насыйри турында Төрки дөнья тикшеренүләре фондының «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» исемле төрек журналының 2020 ел апрель (400 нче) санында «Ике гасырга сыймаган зыялы Каюм Насыйри» исемле мәкалә чыга[19].
- 2025 елда М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге тарафыннан Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган ике китап әзерләнә: 1. библиографик күрсәткеч; 2. «Каюм Насыйри» энциклопедиясе[20].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/istoriya-nauki-v-tatarstane/nasyjri-kayum
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 https://multiurok.ru/files/f-nni-esh-kaium-nasyiri-piedaghogh-t-rzh-iem-chie.html
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/istoriya-nauki-v-tatarstane/nasyjri-kayum [тат.]
- ↑ 1 2 3 4 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр — XX йөз башы) // Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. — 696 б. Б. 106
- ↑ 1 2 Татар педагогик фикере тарихы. — Казан: ТФА Ш.Мәрҗани исем. тарих институты, 2017. — 308 с. — ISBN 978-5-94981-258-7.
- ↑ Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр — XX йөз башы) // Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. — 696 б. Б. 107-108
- ↑ 1 2 3 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр — XX йөз башы) // Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. — 696 б. Б. 107
- ↑ 1 2 Поверья и обряды Казанских татар, образовавшиеся мимо влияния на жизнь их суннитского магометанства // Записки Императорского Русского географического общества по отделению этнографии. СПб., 1880. Т. 5.
- ↑ Насыров К. Образцы народной литературы казанских татар // Известия Общества археологии, истории, этнографии (ОАИЭ). — 1895-1896. — Т.13. — Вып. 5. — С. 375.
- ↑ Насыров К. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов // Известия Общества археологии, истории, этнографии (ОАИЭ). — 1900. — Т. 16.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр — XX йөз башы) // Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. — 696 б. Б. 108
- ↑ 1 2 http://kazanutlary.ru/news/yanaliklar/kazanda-k-nasyjrinyn-hevase-nebatat-hem-golzar-ve-chemenzar-kitaplary-nigezende-lektsiya-utkerelde
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2021-02-26, retrieved 2020-04-18
- ↑ Банк России выпускает памятную монету к 200-летию Каюма Насыри . www.evening-kazan.ru (15 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2025.
- ↑ Радиф Кашапов. О чем говорит последний паспорт Каюма Насыри . www.realnoevremya.ru (28 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2025.
- ↑ Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975, Б. 289-307
- ↑ Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. Икенче том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
- ↑ Милли китапханәдә “Шәхесләребез” сериясеннән “Каюм Насыйри” китабы тәкъдир ителде, archived from the original on 2021-10-22, retrieved 2020-04-16
- ↑ Iki Asra Sığmayan Aydın Kayyum Nasiri // www.turan.org, мөрәҗәгать итү датасы: 22.01.2025.
- ↑ Рафаиль Шайдуллин: «Тукай с его «Не уйдем!» подхватил идею Каюма Насыри» . www.kazan-news.net (14 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2025.
Әдәбият
- Әлеге мәкаләнең төп чыганагы булып рус. Каюм Насыри. Избранные произведения. Казань. Татарское книжное издательство, 1977 һәм аның татар телендәге варианты тат. Q.Nasıri. Qazan, Tatarstan kitap nərşiyatı, 1977 (К. Насыйри. Казан, Татарстан китап нəшрияты, 1977.) хезмәтләре тора.
- Ш. Рамазанов. Каюм Насыри — основатель татарского литературного языка. — Казань, 1945.
- Абдуллин И. А., Закиев М. З. Каюм Насыйри — основоположник национального литературного языка // Советская тюркология. 1975. № 3. — С. 52—67.
- Садыкова Л. Р. Каюм Насыйри — основоположник татарского литературного языка/Л. Р. Садыкова//Лингвистические исследования: Сборник научно-методических работ/ Под.общ. ред. Н. В. Габдреевой, Г. Ф. Зиннатуллиной. — Казань: изд-во гос.техн. ун-та, 2008—231 с. — С.65—70.
Сылтамалар
- Каюм Насыйри кабере
- Каюм Насыйри рецептлары
- Каюм Насыйри. Әбүгалисина. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Каюм Насыйри. Әкиятләр. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
Бу мәкалә РУВИКИ проектының татар бүлегендәге сайланган мәкаләләр исемлегенә керә. |
- 14 февраль көнне туганнар
- 1825 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Зөя өязендә туганнар
- 2 сентябрь көнне вафат булганнар
- 1902 елда вафат булганнар
- Казанда вафатлар
- Әлифба буенча тарихчылар
- Әлифба буенча тел белгечләре
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча галимнәр
- Русия империясе тел белгечләре
- Русия империясе язучылары
- Русия империясе галимнәре
- Сайланган мәкаләләр
- Татар язучылары
- Татар тарихчылары
- Татар мәгърифәтчеләре
- Каюм Насыйри