Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (рус. Толковый словарь татарского языка) — сүзләрнең һәм фразеологик берәмлекләрнең лексикасы, эчтәлеге, язылышы, килеп чыгышы ягыннан татар әдәби телен куллану нормаларын билгели торган, тел белеме, тюркология һәм гомуми лексикография тәҗрибәсенә нигезләнеп төзелгән белешмә әсбап. Татар теленең сүз ясау чаралары ярдәмендә ясалган неологизмнарны, тарихи сүзләрне, хәзерге иҗтимагый тормышта кулланыла торган атамаларны һәм әдәби телдә актив кулланыла торган алынма сүзләрне, шул исәптән гарәп һәм фарсы алынмаларын, үз эченә ала.
Басмалар
Беренче тапкыр татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү идеясе Казан университеты профессоры, гарәп һәм фарсы телләре белгече Франц Эрдман тарафыннан 1829 елда тәкъдим ителә. 12 параграфтан торган әлеге программада сүзләрне бирү тәртибе, чыгышы, сайлап алу принциплары, мәгънәләрне аңлату һәм аларга мисаллар, фразеологизмнар бирү каралган була. Шулай ук татар сүзләрен рус һәм латин телләренә тәрҗемә итү дә күздә тотыла. Әлеге проект университет советында уңай бәяләнә, ләкин кадрлар җитешмәү сәбәпле, тормышка ашмый кала. Франц Эрдман документлары Казан университетының Н. Лобачевский исемендәге китапханәсендә сирәк китаплар бүлегендә 4391 нче номер белән саклана[1].
«Ләһҗәи татари» (1895—1896)
Татар теленең сүзлек составын туплап өйрәнүгә багышланган әһәмиятле хезмәтләреннән берсе — Каюм Насыйриның «Ләһҗәи татари» — татар теленең ике томлык беренче аңлатмалы сүзлеге. Сүзлек ике кисәктән тора: беренчесе (226 бит) — 1895 елда, икенчесе (106 бит) 1896 елда университет типографиясендә басылган[1]. Анда 20 меңгә якын сүз тупланган[2]. Һәр сүз түбәндә китерелгән тәртиптә тасвирлана[3]:
- Сүзнең татар аңлатмасы;
- Сүзнең гарәп-фарсы варианты;
- Сүзнең кулланышына мисаллар.
К. Насыйри — гарәп, фарсы, төрек сүзләре урынына язма телдә татар теленең үз сүзләрен куллану кирәклеген беренчеләрдән булып язып чыга. Татар теле эшләнмәгән булуы белән генә йоклаган хәлдә, фикерне тапшыра алуда бер генә телдән дә ким түгел, дип белдерә. Әлеге сүзлек бөтен төрки телләр тарихында беренче аңлатмалы сүзлек була[1].
«Татар теленең тулы сүзлеге» (1927, 1929)
1920 нче елларда яңа аңлатмалы сүзлек булдыру эшенә Җамал Вәлиди тотына[4]. «Татар теленең тулы сүзлеге» дип аталган әлеге хезмәтенә ул 1911 елда Оренбургта, Хөсәения мәдрәсәсендә эшләгәндә тотына. Ул, татар лексикографиясе тарихында беренче булып, сүзлек төзү эшенең фәнни принципларын эшли: картотекасын туплый; сүзлекне аңлатмалы итеп төзү әдәби телне нормалаштыруда кулайлык бирүен ассызыклый; сүзлектә бирелгән сүзләрне лексик һәм грамматик мәгънәләргә бүлеп карауны шарт итеп куя. Сүзлектә бары лексик мәгънәгә ия сүзләр генә теркәлә ала дип басым ясый. Фигыль бирелешенә җентекле туктала: аның юнәлеш формаларын күрсәтеп, төп фигыль аша аңлату кирәклеген белдерә. Кайбер белдерүенә игътибар итә. Юнәлеш кушымчасы алган фигыльләрнең мөстәкыйль мәгънәләрен сүзлектә аерып күрсәтү кирәклеген әйтә. Аерым мөстәкыйль фигыльләр, ярдәмче фигыль функциясенә күчеп, тезмә фигыльләр ясау очрагын аерым тел берәмлеге буларак терки[1].
Җамал Вәлиди сүзләренчә, сүзлек 1925 елда әзерләнеп җитешкән булса да, 1932 елда репрессиягә дучар булу сәбәпле, аның фәнни хезмәтләре тикшерү органнары тарафыннан җыеп алына һәм юкка чыгарыла[5]. Беренче һәм икенче өлешләрен үз эченә алган беренче том 1927 елда Казанда Татнаркомпрос академия үзәге грифы белән басылып чыга (352 б.), анда А-Ә, У-Ү, Ы-Е, О-Ө хәрефләренә һәм Б хәрефенә сүзләр бирелә; беренче томның Б-П, Т сүзләрен үз эченә алган өлешенең дәвамы 1929 елда басылып чыга (353—720 б.). Икенче том чыкмыйча эзсез югала[3].
«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (1977, 1979, 1981)
1950 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына караган Тел, әдәбият һәм тарих институтында лексикография бүлеге ачылгач, татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эше кабаттан торгызыла. Картотека базасы булдырыла һәм 1962 елда күренекле татар язучылары әсәрләрен анализлаудан яңа сүзлек булдыру эше башлана[3].
1958 елда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүгә сүзләр җыю өчен лексикологик сораулык» әзерләнә (тәзүчесе — Ф. Фасеев, Латыйп Җәләй редакциясендә). Сораулыкта сүзләр дүрт тематик төркемгә бүлеп карала:
- табигать;
- кеше;
- җәмгыять;
- танып белү һәм фәннәр.
Картотека базасын туплау эше башлана. Бу эшкә ирекле рәвештә Татарстан, Башкортстан республикалары, Пермь, Ульяновск, Самара өлкәләрендәге татар мәктәпләре коллективлары, студентлар, тел белән кызыксынган шәхесләр тартыла. XIX—XX гасыр татар әдәбияты классикларыннан, иҗтимагый-сәяси әдәбияттан, башка халыкларның күренекле язучыларының тәрҗемә әсәрләреннән, кайбер закон, указлар, мәктәп дәреслекләре, татар телендә язылган сәяси һәм фәнни-популяр хезмәтләрдән, татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән иллюстратив материал җыю эше башлана, әлеге процесс 1958—1963 елларны колачлый. 1964 елда сүзлекнең инструкциясе басыла һәм сүзлек төзү эше башланып китә.
Өч китаптан торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» 1977-1981 елларда бастырыла: I томы — 1977 елда, II томы −1979 елда, III томы 1981 елда нәшер ителә. Әлеге сүзлек И. Г. Абдуллин, Ф.Ә. Ганиев, М.Г. Мөхәммәдиев, Г. Х. Ахунҗанов, Ш. Р. Ханбикова, Р.Г. Әхмәтьянов, С. Б. Вахитова, Ф. М. Газизова тел галимнәре тикшергән 32 мең сүз, 14 000 фразеологик берәмлектән гыйбарәт[3].
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (2005)
2005 елда ТӘһСИ профессор Ф. Ә. Ганиев җитәкчелегендә бер томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н бастырып чыгара. Анда 52 мең сүз, 6000 фразеологик берәмлек теркәлгән. Сүзлекнең төп казанышларының берсе — тезмә фигыльләрне теркәү була, моңа кадәр әлеге лексик берәмлекләр теркәлүдән читтә кала килә[6].
«Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге» (2013)
2010 елда ТӘһСИ тарафыннан «Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге» әзерләнә һәм 2013 елда дөнья күрә. Ул, соңгы лексик тупланмалар җыелмасы нигезендә, берни кадәр кыскартылып, махсус мәктәп укучылары өчен төзелә, 10 меңнән артык сүзне үз эченә ала[7].
«Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге» (2009, 2012)
«Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге» — тел галиме Ф.Ә. Ганиев тарафыннан 2009 һәм 2012 елларда барлыкка әзерләнеп бастырылган хезмәт. Үзенчәлеге — сүзлектә тезмә фигыльләр лексик берәмлек буларак каралуы. Беренче кисәге үз эченә «А» — «К», икенче кисәге «Л» — «Я» хәрефләрен ала[8][9].
Миллият сүзлеге (2016)
Адлер Тимергалин төзегән «Миллият сүзлеге»нең беренче томы 743 биттән тора һәм үз эченә «А» — «И» хәрефенә башланган сүзләрне ала. Хезмәтендә автор миллəт һəм дин тарихына бәйле əһəмиятле һəм кызыклы фактлар, күренекле шəхеслəр турында мəгълүматлар, хикмəтле сүзлəр һəм төрле төшенчəлəргə аңлатмаларны туплап бирә. Китапта сүзләргә аңлатмалар мисаллар белəн тулыландырылган. Шулай ук кайчандыр актив кулланылган, əдəби-гыйльми чыганакларда сакланган төрки сүзлəргə һəм гарәп-фарсы алынмаларына да киң урын бирелә[10][11].
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (2015—2021)
Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге галимнәре төзегән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» элек төзелгән аңлатмалы сүзлекләрдән үзенең күләме, эчтәлеге, тулылыгы, җентеклелеге һәм иллюстратив материалга бай булуы белән аерылып тора. Алты томлыкта 70 мең сүз һәм 10 мең фразеологик берәмлеккә аңлатма бирелгән, бу — иң татар лексикографиясе өчен иң зур күрсәткеч булып тора[12]. Фәнни, икътисади үсеш тизлегенең артуы, җәмгыятьтәге үсеш-үзгәрешләр лексиканың үзгәреп торуына, заманга бәйле яңа төр берәмлекләр барлыкка килүенә, булган лексемаларның яңа мәгънәләр яки мәгънә төсмерләре белән баюына, яңа сүзләр ясалуына, алынмалар кабул ителүенә китерә. Телдәге барлык үзгәрешләрне чагылдырган, яңа лексик берәмлекләрне теркәгән, бүгенге көн шартларына туры килерлек яңа аңлатмалар биргән академик сүзлеккә ихтыяҗ туа[13].
2002 нче елдан ТӘһСИ галимнәре бу җаваплы эшкә тотыналар. Проектның җитәкчесе вазифасын А. Ә. Тимерханов башкара[14]. Сүзлек 400 табак күләмендә 4 томда планлаштырыла, нәтиҗәдә ул 6 томда нәшер ителә:
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А-В. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — 712 б.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: II том: Г-Й. — Казан: ТӘһСИ, 2016. — 748 б.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. — Казан: ТӘһСИ, 2017. — 744 б.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: IV том: Л-Р. — Казан: ТӘһСИ, 2018. — 760 б.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: V том: С-Т. — Казан: ТӘһСИ, 2019. — 908 б.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: VI том: У―Я. — Казан: ТӘһСИ, 2021. — 912 б.
Әлеге басма алдагы өчтомлыктан беренче чиратта үзенең күләме, тупланган лексик берәмлекләрнең, фразеологизмнарның саны белән аерыла. Хезмәтнең максаты — хәзерге татар әдәби теленең киң кулланышта йөргән лексик байлыгын һәм фразеологиясен мөмкин кадәр тулырак чагылдыру; гомуми кулланышта булган сүзләргә, тотрыклы берәмлекләргә, аларның мәгънәләренә, мәгънә төсмерләренә мөмкин кадәр тулы һәм төгәл аңлатма бирү; кулланылышка кереп киткән яңа сүзләрне ачыклау; аларның грамматик табигатен, стилистик төсмерләрен дөрес билгеләү; кулланылыш үзенчәлекләрен барлау; матур әдәбияттан, иҗтимагый-сәяси, публицистик, фәнни-популяр язмалардан, фольклор әсәрләреннән, дәреслекләрдән, вакытлы матбугаттан алынган мисаллар белән дәлилләү[1].
Татар теленең реаль вакыт режимында тулыландырыла торган электрон аңлатмалы сүзлеге дә эшләнгән. Аның басма варианты юк, бары электрон версиядә генә тулыландырыла. Ул — татар телендәге яңа сүзләрне, сүзләрнең яңа барлыкка килгән мәгънәләрен, шулай ук нинди дә булса сәбәпләр аркасында татар теленең аңлатмалы сүзлегенә керми калган лексик берәмлекләрне туплый торган ресурс. Ел саен әлеге сүзлеккә кимендә 100 сүз теркәлә[15].
Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» өчен филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Ольга Галимова, Эльвира Сафина, Ринат Сәфәров, Фирая Гаффарова, Гөлзадә Сабирова Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премиясенә лаек була[16].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Гаффарова, Ф. Татар телендә аңлатмалы сүзлекләр // Казан утлары : әдәби-нәфис hәм иҗтимагый-сәяси журнал : журнал. — 2023. — № 11. — С. 164—170.
- ↑ Каюм Насыри (рус.). kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А-В. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — С. 3—5.
- ↑ Валидов Джамалетдин Джалялетдинович (рус.). kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2025.
- ↑ Мустафин Р. Трагедия Джамала Валиди // Татарстан : журнал. — 1997. — № 12. — С. 45–56.
- ↑ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / Баш редактор Ф. Ә. Ганиев. — Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2005. — 848 с.
- ↑ Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге / Татарстан Респ. ФА. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты; [редкол.: Ф. Ф. Гаффарова (ф. мөх-р) һ. б.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. — 510 с. — ISBN 978-5-298-02552-2.
- ↑ Ганиев Ф. Ә. Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге. Беренче кисәк (А-К) // Научный Татарстан : журнал. — 2011. — № 2. — С. 215.
- ↑ Ганиев Ф. Ә. Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге. Икенче кисәк (Л-Я). — Казан: Паравитта, 2012. — 537 с.
- ↑ Миллият сүзлеге ( Аңлатмалы сүзлек 3 томда.1 том.А-И) (рус.). tatkniga.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2025.
- ↑ В Казани презентовали первый том толкового словаря татарского писателя-фантаста Адлера Тимергалина (рус.). БИЗНЕС Online (12 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2025.
- ↑ Ф. И. Тагирова. «Толковый словарь татарского языка» в 6 томах в свете современной лексикографической парадигмы // Теория языка и межкультурная коммуникация : журнал. — № 2(49). — С. 348—359.
- ↑ Йосыпова Ә. Ш. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нә (2015–2021) бәяләмә // TATARICA: REVIEWS : журнал. — С. 189—194.
- ↑ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. — ТӘһСИ. — Казан, 2017. — 744 с. — ISBN 978-5-93091-225-8.
- ↑ Ильгиз Вахитов. Академия Наук Республики Татарстан опубликовала толковый словарь татарского языка (рус.). Миллиард Татар (22 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2025.
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан "О присуждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники в 2023 году" (рус.). pravo.tatarstan.ru (27 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2025.
