Мәҗит Гафури

Мәҗит Гафури, Габделмәҗит Нургани улы Гафуров (1880 елның 1 августы, РИ, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җилем-Каран1934 елның 28 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — күренекле татар шагыйре һәм язучысы, татар һәм башкорт әдәбияте классигы. Башкорт әдәбиятына нигез салучы. Башкортстан АССР халык шагыйре. Geroy Truda Znak.png  Хезмәт Батыры.

undefined

Тәрҗемәи хәле

Ул 1880 елның 1 августында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Җиде яшендә авыл мәктәбендә, соңыннан Үтәш белән Кыешкы авылларындагы мәдрәсәләрендә белем ала.

Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе (1893), әнисе (1894) үлә, өйләнгән абыйсы Нурислам тәрбиясенә калган гаиләнең тормышы авырлаша, Габделмәҗит гаиләдән китә. 1898 елда Троицкидагы “Рәсүлия” мәдрәсәсендә, 1905 елда Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый һәм 1906 елда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә күчә. 1909-1912 елларда Мәҗит Гафури бары тик язу эше белән шөгыльләнә. Сатирик әсәрләре Ырынбурда чыккан «Кармак» журналында (1915-1917) басыла[1].

Инкыйлабтан соң язучы Уфада төрле газета редакцияләрендә, шул исәптән татар телендә чыгучы «Башкортстан» (хәзер «Кызыл Таң») газетасында корректор, тәрҗемәче булып эшли. Башкорт теленең язмасын булдыруда катнаша. Шул ук вакытта, шигырьләрдән тыш, “Кара йөзләр”, ”Тормыш баскычлары”, “Шагыйрьнең алтын приискасында “дигән повестьлар, “Кызыл йолдыз” пьесасын, ”Эшче” операсының либреттосын яза. Балалар өчен шигырь һәм хикәяләр иҗат итә.

1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.

1931-1933 елда авыруы көчәя. Мәҗит Гафури 1934 елда Уфа шәһәрендә вафат булды.

Әдәби мирас

Мәҗит Гафури бер генә телдә — татар телендә иҗат иткән. Совет чорында Мәҗит Гафуриның әсәрләре башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган. 1954-1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980-1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде.

Хәтер

Әсәрләре

Шигырьләр

  • "Ишан шәкертләренә", 1902
  • "Себер тимер юлы"
  • "Башка мәмләкәтләрдә мөселманнарның хәле"
  • "Белем"
  • "Яшь гомер"
  • "Вакыт җитте", 1905
  • "Шатлык җыры", 1905
  • "Ирек дәверендә", 1905
  • "Бай", 1905 ("Бай", 1907)
  • "Ике кош", 1906
  • "1906 елның 1907 елга васыяте",
  • "Җиденче елның җавап"
  • "Безнең көн", 1907
  • "Үзе һәм халкым", 1912
  • "Мин кайда", 1912
  • "Бир кулыңны", 1920
  • "Сарыкны кем ашаган"

Хикәяләр

  • "Ярлылык белән үткән тереклек", 1904
  • "Ачлык ел яки сатлык кыз"
  • "Ярлылар, яки өйдәш хатын"
  • "Үги балалар"
  • "Онытылган җинаять"
  • "Сугышчы хатыны Хәмидә"

Повестьләр

  • "Кара йөзләр", 1926
  • "Шагыйрьнең алтын приискысында", 1930
  • "Тормыш баскычлары".

Поэмалар

  • "Эшче", 1921

Драмалар

  • "Кызыл йолдыз", 1925

Гаиләсе

  • Атасы — Нургани хәлфә, анасы — Марзыя.
  • Бертуганнары — Нурислам, Мәһди, Әхсән, Суфия, Фатыйма.
  • Хатыны — Зөһрә Насыйрова (1892-1938), Килемнән тегүче кызы[3].
  • Уллары — Әнвәр (1910-1977) белән Халит (1919-1935)
  • Оныклар — Рәиф Әнвәр улы Гафури — техник фәннәр докторы, профессор; Халит Әнвәр улы Гафури — балалар өчен хикәяләр һәм шигырьләр иҗат итүче.
  • Оныкларының оныгы – Мирсәет Халит улы (1998).[4]

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә