Килем
Килем — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. Идәш елгасы буенда урнашкан. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 797 кешенең яшәве мәгълүм.
Истәлекле урыннар
Авылның төп истәлекле урыны – Тәфкилев морзалар утары. Утарга 1821 елда төзелгән таш мәчет, 1853 елда төзелгән Тәфкилевлар сарае һәм парк керә. Якында 17 гасыр мөселман зираты урнашкан.
/>
Россия Федерация президентының 1995 елның 20 февральдәге 176нчы карары нигезендә 1821 елда төзелгән бина федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни мирас исемлегенә кертелгән.
Реставрацияләнгән Сарайда бүген “Килем” Татар тарихи-мәдәни үзәге урнашкан.[1]
Демография
Социаль тармак
Авылда урта мәктәп эшли. Элек Тәфкилев сараенда урнашкан булса, әле яңа бинада эш итә.
Авылның атаклы кешеләре
- Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев (1674-1766) – Россия дәүләте эшлеклесе, дипломат, эре алпавыт
- Сәлимгәрәй Тәфкилев (1805-1885) – Ырынбур диния назәрәтенең 4нче мөфтие
- Котлымөхәммәт Батыргәрәй Тәфкилев (1850-1917) – Патша Дәүләт Думасының дүрт чакырышы депутаты
- Сәлимгәрәй Җантурин – Тәфкилевләрнең кардәше, 1нче Дәүләт Думасының депутаты
- Филүс Каһиров — җырчы
- Имаметдин Сәйфуллин (1885-1923), педагог, «Яңа әлифба» авторы.
Җитештерү тармагы
Килемнең күмәк хуҗалыгы таркалган, авыл җирләрен 9 фермер хуҗалык эшкәртә.
Географик урынлашу
- район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 26 км;
- тимер юл станциясенә (Бүздәк): 25 км.
Искәрмәләр
- ↑ Килимово: Посторонних не ждем!(үле сылтама)
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ 1 2 http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls
- ↑ https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
Чыганаклар
- Сельское поселение Килимовский сельсовет 2012 елның 6 апрель көнендә архивланган.