Бүздәк районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Buzdyaksky District, Republic of Bashkortostan, Russia - panoramio.jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил
54°34′16″ с. ш. 54°31′51″ в. д.GЯO
Статус муниципаль район
Төбәк Башкортстан
Административ үзәк Бүздәк
Нигезләү датасы 1935 ел
Башлык Хаҗиев Радик
Халык саны  (2010) 29 955[1]
Халык тыгызлыгы 18 кеше/км²
Мәйдан
  • 1632,8 км²[2]
Сәгать поясы +6
Рәсми сайт  [рус.]

Бүздәк районы (рус. Буздякский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБүздәк авылы.

Муниципаль район Башкортстанның көнбатыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы өстенә урнашкан. Район җире озынча, төньяктан көньякка төшә торган формада. Көньяк өлеше Урал алды далаларына керә. Районны Чәрмәсәннең югаргы агымы кисеп чыга.
Туфрак өслеген кара туфраклар тәшкил итә. Урманнарда юкә, имән, усак, каен үсә. Нефть ятмалары, кызыл балчык, ком-таш катнашмасы Бүздәк районының җир асты байлыгын тәшкил итәләр.

1930 елның 20 августында Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары белән Башкорт Автономияле Республиканың кантоннарга бүленеше бетерелә һәм 48 район барлыкка килә, шул исәптән Бүздәк районы. Яңа районның үзәге Бүздәк станциясе сайлап алына. Ул торак пунктының чын исеме – Табанлыкүл булган. Ләкин бер тарихи буталчыкка күрә аңар икенче авылның исемен кушалар: Бүздәк итеп элек хәзерге Иске Бүздәк аталган (бу хакта район үзәгенә багышланган мәкаләдән укып була).  

Район 21 авыл шурасына бүленгән (1940): Әмир, Арыслан, Ахун, Бүздәк, Казаклар-Кобау, Каңлы-Төркәй, Картамак, Каран, Килем, Кыска-Елга, Күзәй, Михайловка, Никольское, Сабай, Сәвәдебаш, Таулар, Тугай, Түреш, Урзайбаш, Шланлыкүл.[3]

1970 елда 38 638 кеше яши, 1989 елда — 30 515, 2002 елда — 31 178. Шулардан 15 833 ягъни район халкының 50,8% — татар, тагын 12 528, ягъни 40,2% — башкорт, рус – 2 218 (7,1 %).[4] 1989 елда татарлар 19 758 (халыкның 64,7%) булганнар, башкортлар – 9001 (26,2%). Чынлыкта районда бер генә зур башкорт авылы бар: Каңлы-Төркәй.
Районда барлыгы 85 авыл исәпләнә. Халыкның өчтән бер өлеше район үзәгендә тора.

Халык саны
1939[5][6]1959[7][6]1970[8][6]1979[9][6]1989[10][6]2002[11][6]2008[12]
51 03237 35438 68833 90430 51531 17830 589
2009[13]2010[14]2012[15]2013[16]2014[17]2015[18]2016[19]
30 41330 68829 92629 41428 81728 26327 760
2017[20]1 гый 2018[21]1 гый 2019[22]2021[23]
27 33727 03426 58226 284

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 73,3%, башкорт теле — 16,3%, рус теле — 9,1%.[24]

Районда 55 мәктәп бар, шул исәптән 21е — урта; 1 һөнәри уку йорты (№ 85, Каран авылы), 28 китапханә, 53 мәдәнят йорты һәм клуб, 3 хастаханә. 1931 елның 15 октябреннән бирле татар һәм рус «Бүздәк яңалыклары» — «Буздякские новости» газеты чыгарыла[25].

Район авыл хуҗалыгында махсуслаша: бөртеклеләр, шикәр чөгендере, сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык.

Районны көнчыгыштан көнбатышка ЧишмәСембер тимер юлы һәм УфаОктябрьский автомобиль юлы бүлеп чыга. Төньяктан көньякка — Чакмагыш-Бүздәк-Дәүләкән автомобиль юлы.

Районның атаклы кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Hero of the USSR Gold Star.pngСоветлар Берлеге Каһарманнары һәм Дан ордены кавалерлары:

Истәлекле урыннар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килем авылында татар морзалары Тәфкилевләрнең утары урнашкан.

  1. 2010 елның 1 гыйнварына(үле сылтама)
  2. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
  3. Башкортстанның административ-территориаль бүленеше (1940 елның 1 июне хәленә)(үле сылтама)
  4. Население Башкортостана: национальный состав по районам
  5. СССР җанисәбе (1939)
  6. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  7. СССР җанисәбе (1959)
  8. СССР җанисәбе (1970)
  9. ССҖБ җанисәбе (1979)
  10. СССР җанисәбе (1989)
  11. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  12. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  13. https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
  14. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  15. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  16. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  17. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  18. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  19. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  20. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  21. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  22. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  23. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  24. [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml 2010 ел җанисәп алу базасы]
  25. Буздякские новости, archived from the original on 2011-08-11, retrieved 2011-06-23