Стәрлебаш районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Стәрлебаш районы
Flag of Sterlibashevsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Sterlibashevo rayon (Bashkortostan).png
Герб
Башкала Эстәрлебаш
Халык исәбе 20 217 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык, {{ cite web | url = http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/Численность+населения+по+населенным+пунктам+Республики+Башкортостан.pdf | title = Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан | accessdate = 2014-08-20 | archiveurl = https://web.archive.org/web/20131020083342/, http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/Численность+населения+по+населенным+пунктам+Республики+Башкортостан.pdf | archivedate = 2013-10-20 |lang=ru}}) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 август 1930
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,609 км²
Координатлар 53.4°N 55.3°E, 53.41667°N 55.25°E Edit this on Wikidata


Стәрлебаш районы яки Эстәрлебаш районы[1](рус. Стерлибашевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — борынгы татар авылы СтәрлебашУфадан 182 км ераклыкта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Стәрлетамакта (57 км).
15 авыл советына берләштерелгән 69 авылда 20 меңнән артык кеше яши.

Тарих

Райондагы иң борынгы авыллар: Айдарали һәм Түбән Ибрай авылларына Ырынбур янындагы Татар Каргалысы бистәсе татарлары нигез сала. Алар җирне күчмә башкортлардан сатып алганнар.

Cтәрлебаш авылы революциягә кадәр үзенең борынгы, зур, атаклы мәдрәсәсе белән билгеле булган. Ул мәдрәсә 1640-1660 елларда ачылган һәм Петр I тарафыннан 1720 елда рөхсәт ителгән. Сәбәбе – Петр I Стәрлебаш мәдрәсәсенә килеп укыган казакъ-кыргыз (ул заманнарда аларны "кайсак" дип йөрткәннәр) шәкертләре аркылы, киләчәктә яулап алынырга тиешле Урта Азия җирләрендәге хәлләр турында мәгълүмат җыю. Урал, Урта Азия, Идел буйларында аны "Кече Бохара" дип атаганнар.[2]
Район 1930 елның 20 августында Стәрлетамак кантонының Федоровка, Калкаш, Җиргән волостьлары җирләрендә, Карагыш районы буларак оешкан. 1931 елның 6 мартыннан Стәрлебаш районы итеп үзгәртелә. 1963 елда Мәләвез һәм Стәрлетамак районнарына кушылган. 1964 елның 3 мартында яңадан булдырылган.

География

Стәрлебаш муниципаль районы Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Ырымбур далалары башланган җирләр белән чиктәш урында урнашкан. Көньяк-көнчыгышта Миякә, көньякта Ырынбур өлкәсе һәм Федоровка, көнчыгышта Мәләвез, төньяк-көнчыгышта – Стәрлетамак районнары белән чиктәш. Мәйданы 1609 км² тәшкил итә.
Тәтер, Күндрәк, Стәрле, Куганак, Өршәк, Ашказар елгалары белән юыла.
Авыл хуҗалыгы җирләре районның 73,2%ын тәшкил итә (119750 га). 72,6 мең га – игеннәр, 4,5 меңе – хосусый (фермер) җирләре, 19,7 мең – шәхси хуҗалыкларда.

Халык

Иң эре торак урыннары: Айдарали (0,79 мең). Районда төп халыклар — татарлар белән башкортлар, руслар һәм чуашлар (2,9%) бар.

Сан алу буенча милли состав:

Ел татарлар башкортлар руслар
1970 60,2% 24%
1989 62,4% 27,4%
2002 56,8% 32,3% 5,7%

Демография

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2008[10]
39 52630 02132 10926 65321 69722 00720 628
2009[11]2010[12]2012[13]2013[14]2014[15]2015[16]2016[17]
20 58320 21719 92619 55119 11518 67018 414
2017[18]1 гый 2018[19]1 гый 2019[20]2021[21]
18 20717 91117 69217 369

Район җирендә туган танылган кешеләр

Эстәрлебаш авылының 1905 елга кадәр татар-башкорт халкының шигърият ьәм мәгърифәт үзәге булып исәпләнүенә дәлил булып монда укыган, укыткан, яшәгән күренекле шәхесләр исемлеге тора. Язучы-шагыйрьләрдән Мәҗит Кәримов, Зөлфия Гыйззетдинова, Рәфгать Рысаев, Рәлиф Кинҗәбаев, Хисаметдин Исмәгыйлев, Фәйзи Гомәров һәм башкалар. Шулай ук РСФСРның халык артистлары Хәй Фәхри белән Шамил Рәхмәтуллин да Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары Хәкимҗан Сәгыйтов, Гайса Галимуллин, Наил Галиев, Әнисә Яхина, Флүрә Мозаһитова, Халидә Хәсәнова һ.б., эстрада артисты, иллюзионист Хәй Мушинский дә Эстәрлебаш җиреннән илһам алган.[22]

Икътисад

Транспорт

Район аша Аксеново — Мәләвез автомобиль юллары уза. Райондагы юлларның тулаем озынлыгы – 207 км.

Мәгариф

Балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү эшен районда 14 урта, 7 төп, 12 башлангыч мәктәптә, мәктәпкәчә 29 учреждениедә алып барыла (901 бала тәрбияләнә).
Мәктәпләрдә барлыгы 2439 бала укый. Шулар арасында татар балалары – 1417 (58,1%), башкорт балалары – 771 (31,6%), рус балалары – 161 (6,6%), чуаш балалары – 64 (2,6%). Башкорт балаларының 100% башкорт телен өйрәнә (туган теле буларак), татар балаларының 77% туган телен өйрәнә ала. Чуаш балаларының 63%ы чуаш телен өйрәнә.
Бакчаларның 11е – башкорт телендә белем бирә, аларда 188 бала тәрбияләнә (бакчага йөри торган балаларның 21%ы). 14е татар телендә тәрбия бирә, аларда 272 бала тәрбияләнә (30%), рус балалар бакчалары, аларны итәгатьле итеп “рус-башкорт-татар телләрендә тәрбия бирә торган” атыйла, өчәү генә, ләкин аларда балаларның яртысы диярлек тәрбияләнә – 427 (47%).

Матбугат

1932 елдан башлап татар телендә чыгучы «Стәрлебаш чишмәләре» газетасы – бай тарихлы, данлы матбугат басмасы.

Русча «Стерлибашевские родники», башк. «Стәрлебаш шишмәләре» гәҗитләре чыга.[23]

Чыганаклар

] 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Сылтамалар

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-01-13, retrieved 2013-01-13 
  2. Зәки Зәйнуллин Эстәрлебаш – шигърият үзәге(үле сылтама)
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  11. https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
  12. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  13. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  14. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  15. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  16. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  17. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  18. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  19. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  20. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  21. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  22. Эстәрлебаш Казаннан ерак түгел
  23. Гәҗитнең сайты