Борай районы

Борай районы (рус. Бураевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБорай авылы. 78 торак урыны 13 авыл советына бүленгән. Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендє Агыйдел һәм Тере Танып елгалары бассейнында Бөре һәм Яңавыл шәһәрләре арасында урнашкан. Район биләмәләре Бөре, Дүртөйле, Калтасы, Яңавыл, Тәтешле, Балтач, Мишкә районнары белєн чикләшә.
Район 180 мең гектар мәйданны били, аның 128 мең гектары — авыл хуҗалыгы җирләре, 40 мең гектарында урман үсә.

Тарихи белешмә

1864-66 елларда хәзерге район биләмәләрендә Борай, Каенлык, Кызылъяр, Кизгәнбаш волостьлары оештырыла. Алар 1919-1930 елларда Бөре кантонына керә. 1930 елның 20 августында Борай районы төзелә.

1773-75 еллардагы крестьяннар сугышы Борай җирен урап үтмәгән. 1774 елның 18 сентябрендә Тимошкино авылы янында Салават Юлаев үзенең 3000 кешелек гаскәре белән подполковник Рылеевның яхшы коралланган карательләр отрядына каршы алышка чыга ћәм Балтач районы ягына чигенергә мәҗбүр була. 1918 елның мартында Борай волостен крестьяннар кораллы восстаниесе чолгап ала. Аларны Дүртөйледән Сәхипзадә Мәкъсүтов ћәм Борайдан Шәрәфетдин Хәмитов сәүдәгәрләр җитәкли. Бу икәү Борай волосте халкын большевикларга каршы көрәшкә чакыра. Март урталарында баш күтәрүчеләр ил үзәгенә җибәрергә әзерләнгән ярты миллион пот икмәкне кулга төшерә. 27 мартка каршы төндә Уфадан килгән Кызыл Армия отряды Борайны чолгап ала ћәм Совет властен тергезә.[1]

БҮБК Президумының 1930 ел, 20 август карары нигезендә, кантон-волостьлар системасы бетерелеп, районнар төзелде. Башкортостанда барлыкка килгән 48 район арасында Борай районы да оештырылды. 1963-66 елларда Балтач районы белән берләштерелгән.

География

Район җиреннән Тере Танып елгасы һәм аның кушылдыклары агып яталар. Мәйданның 17% урманнар алып тора.

Халык

Районда демографик хәлнең кискенләшүе зур борчылу тудыра. 2008 елда 278 бала туды, 504 кеше үлде. Табигый кимү 226 кеше тәшкил итә. 176 никах теркәлеп, 61е таркалган. Аерылышулар барлык никахларның 34 процентын тәшкил итә.

2002 елгы Рәсәй сан алуы буенча районда 28 320 кеше яши. Халыкның уртача тыгызлыгы 1км² 16 кеше. Узган вакыт эчендә халык саны 2300 кешегә кимеде.

Милли состав:

Ел башкортлар татарлар арлар чирмешләр
1939[2] 48,4% 35,1% 4,2% 1,5%
1970[3] 62,1% 26,1%
1979[3] 73 % 16 %
1989[3] 39.5% 59,8%
2002[4] 81,4% 9,5% 5,2%
2010 69.5% 21.8% 4.3% 1.8%

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 84,7%, башкорт теле — 6,4%, ар теле — 4,2% рус теле — 2,5%, чирмеш теле — 1,7%.[5]

Демография

Халык саны
1939[6][7]1959[8][7]1970[9][7]1979[10][7]1989[11][7]2002[12][7]2008[13]
58 11747 76147 89639 20429 72828 32026 719
2009[14]2010[15]2012[16]2013[17]2014[18]2015[19]2016[20]
26 33025 15424 44923 97423 43722 96122 561
2017[21]1 гый 2018[22]1 гый 2019[23]2021[24]
22 14621 89221 38021 828

Район җирендә туган танылган кешеләр

Советлар берлеге каһарманнары

Икътисад

Бүген районда 448 кече эшкуарлык субъекты бар, шулар арасында 313-шәхси эшкуарлар, 62-КФХ, 73 кече предприятие. Аларның 14 процент җитештерү һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеге, 9 процент көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләр, 77 процент сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшли. Кече эшкуарлык субъектлары тарафыннан 418 млн. сумлык продукция җитештерелде һәм хезмәтләр күрсәтелде.

Авыл хуҗалыгы

Бүген авыл хуҗалыгы производствосында 11 авыл хуҗалыгы кооперативы, өч җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 20 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалык эшли.2008 ел уңышы өчен 67 мең чәчүлек җирләрнең 38 меңнән артыгы чәчелде. Ашлыкның тулай җыемы 100 мең тоннадан артып китте.

Транспорт

Район аша УфаЯңавыл автомобиль юлы уза.

Мәгариф

Тирән, ныклы белемнәргә ия булган гражданнарны тәрбияләү мәгариф өлкәсен камилләштерүдән башка мөмкин булмый. Бу өлкә 43 белем бирү учреждениесен берләштерә, аларда 3074 укучы белем ала, 683 бала мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри. 600дән артык укучы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнә. Шабай балалар йортында ятим яки караучысыз калган балалар тәрбияләнә. Мәктәпләрдә 678 педагог эшли, 4 иң яхшы укытучы РФ Президентының 100 мең күләмендәге премиясен алды.«Мәгариф» милли проекты мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрергә булышлык итте: «Мәктәп автобусы» программасы буенча ике яңа автобус кайтты, тугыз кабинетка җиһазлар, компьютер комлектлары һәм мультимедия техникасы алынды. Барлык мәктәпләрдә дә, республиканың дәүләт теле буларак, башкорт теле укытыла. 26 башкорт теле кабинеты оештырылды. Район халкы тоташы белән диярлек татарлар һәм татар телен белүче арлар, чирмешләр булуга карамастан, татар телен балаларның бары 30% чамасы өйрәнә (предмет буларак).

Педагоглар составы яңарыш таләп итә. Үткән ел педагогик уку йортларын тәмамлаган 56 яшь белгечнең районда бары 11ен генә эшкә урнаштыра алдык. Шул ук вакытта район мәктәпләрендә яшь буенча 36 пенсиядәге укытучы эшли.[25]

Бүген Борай районыннан 530 егет һәм кыз югары уку йортында укый. Шуларның 134е – педагог, 90ы авыл хуҗалыгы һөнәрен, 40ы медицина белгечлеген, үзләштерә. Кызганычка каршы, үткән ел югары уку йортын тәмамлаган 97 студентны 18ләбе генә Борай районына кайтты.[26]

Балигъ булмаганнар эшен карау һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә профилактик исәпкә төрле хокук бозулар өчен 32 үсмер куелды (2007 елда–28 үсмер). Моннан тыш, комиссиядә 26 уңышсыз гаиләдән 32 ата-ана да профилактик исәптә тора.Ныклы тенденция белән укучылар саны кыскару җитди борчылу тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, үткән ел (2008) без 37 класс–комплектны һәм 110 штат берәмлеген кыскартырга мәҗбүр булдык. Быел кушманак, Яңа Җәлдәк, Иске Бикмәт, Йомакай, Алтаю һ.б. кайбер авыллардагы аз комплектлы мәктәпләрнең яшәү мәсьәләсен карарга туры киләчәк.

Матбугат

Борай район газеты «Алга» татарча чыгарыла.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Кызыл таң. 2012 ел. № 200. 20 октяб.
  2. demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2090
  3. 1 2 3 Давлетшина З.М. Татарское население Башкортостана: этнодемографическое исследование. Уфа: Гилем,2001. ISBN 5-7501-0235-1
  4. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  5. [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml?invalidSession=true&reason=Session+not+established. 2010 ел җанисәп алу базасы]
  6. СССР җанисәбе (1939)
  7. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  8. СССР җанисәбе (1959)
  9. СССР җанисәбе (1970)
  10. ССҖБ җанисәбе (1979)
  11. СССР җанисәбе (1989)
  12. Бөтенроссия җанисәбе (2002)
  13. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  14. https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
  15. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  16. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  17. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  18. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  19. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  20. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  21. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  22. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  23. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  24. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  25. Муниципаль район Борай районы хакимияте башлыгы Б.Ш.Нурисламовның муниципаль район Борай районы Советының отчет утырышында чыгышы (үле сылтама)
  26. Кайтыгыз туган якка!(үле сылтама)

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр