Кырмыскалы районы
Байрак
| |
Башкала | Кырмыскалы |
---|---|
Халык исәбе | 49 285 (1 гыйнвар 2019, халык санын бәяләү, даими яшәүче халык) |
Нигезләнгән | 20 август 1930 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 1,750.88 км² |
Координатлар | 54.3694°N 56.1778°E, 54.33333°N 56°E |
Кырмыскалы районы (рус. Кармаскалинсᴋий район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Кырмыскалы авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма ᴋәмититының карары белән барлыкка килгән.
78 торак урыны 13 авыл шурасына бүленгән.
Җәгъpафия
Кырмыскалы муниципаль районы җɵмһүрᴎятның үзәк өлешендә, Агыйделнең сул ярында. Агыйдел суы аша Иглин, Гафури һәм Архангель районнары белән чиктәш. Көньяктан Авыргазы районы белән, көньяк-көнбатыштан – Дәүләкән, көнбатышта – Уфа һәм Чишмә районнары белән чиктәш. Мәйданы 1730 дүрᴛᴋел километр тәшкил итә.
175088 га тулаем мәйданның авыл хуҗалыгы җирләре 124,3 меңен алып торалар, шул исәптән иген җирләре – 78 мең га.
Район биләмәсенең 17,5 проценты (30,7 мең га) урманнар. Урманнарда имән, усак, юкә агачлары үсә.[1]
Халык
Халыкның уртача яше – 33,2. Иң эре торак урыннары: Кырмыскалы (2009 елда 9,1 мең кеше яши), Прибельсᴋ эшчеләр бистәсе (4,9 мең), Олыкүл (4,71 мең), Кабак (3,07 мең), Константиновка (1,67 мең), Сахай (1,57 мең), Бозаяз (1,54 мең), Яңа Кыешкы (1,28 мең).
Год | башкортлар кеше |
башкортлар % |
татарлар кеше |
татарлар % |
руслар кеше |
руслар % |
Барлыгы %кеше |
---|---|---|---|---|---|---|---|
1970 | 12 289 | 21.3% | 25 863 | 44.8% | 57 743 | ||
1989 | 10 471 | 22,9% | 21 756 | 47,6% | 45 680 | ||
2002 | 23 296 | 42,68% | 15 811 | 28,97% | 8 767 | 16.06% | 54 585 |
2010 | 20 236 | 39,6 % | 16 318 | 31,9 % | 8 418 | 16,5 % | 51 504 |
Таблицада күрсәтелмәгәннәрдән 2002 елда районда чуашлар (5 238), мукшылар (586) һәм украиннар (295) яши.
Демография
1939[4][5] | 1959[6][5] | 1970[7][5] | 1979[8][5] | 1989[9][5] | 2002[10][5] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|
47 644 | ↗55 443 | ↗57 183 | ↘49 849 | ↘45 680 | ↗54 585 | ↘51 504 |
2017[12] | 1 гый 2018[13] | 1 гый 2019[14] | ||||
↘50 319 | ↘49 792 | ↘49 285 |
Районның танылган кешеләре
- Канзафар Усаев - Е. Пугачев җитәкчелегендәге хәрәкәт юлбашчыларының берсе. Полк атаманы
- Мөхәммәтсәлим Өметбаев - шагыйрь һәм публицист, тарихчы һәм этнограф, филолог, телче һәм тәрҗемәче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе
- Мирсәет Солтангалиев - атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе
- Миңлегали Шайморатов – генаерал-майор, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы
- Гайшә Рахманкулова — беренче татар хатын-кыз профессиональ рәссам
- Сабирҗан Кунакбаев – селекционер
- Рифгать Әбдиев — уйлап табучы, кибернетик, фән дyктыpы, пpафисьıр.
- Хәмит Сәмихов — татар язучысы
- Җәмил Әбделмәнов — җырчы.
- Гайсә Хөсәенов - әдәбият галиме.
- Фәнил Әсәнов - язучы
- Фәрит Исәнгулов - язучы
- Рәшит Низамов - язучы, журналист
- Барый Ногманов - язучы
- Ирек Кинҗәбулатов - язучы
- Дилә Булгакова — татар шагыйрәсе.
- Тимергали Килмөхәммәтов - БДУ пpафисьıры
- Роберт Баемов - БДУ пpафисьıры, язучы.
- Рамил Чурагулов, татар шагыйре, популәр җырлар aвтыpы
- Нәҗип Хәмитов, хәрби,
- Рафаэль Салихов - артист.
- Расих Ханнанов (1931—2020), язучы һәм журналист, БАССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Радик Богданов (1939, Спирт заводы бистәсе — 2009), баш табиб. БАССР атказанган табибы (1976).
Икътисад
Сәнәгать
Район икътисадында төп урынны сәнәгать били. 2009 елда җитештерелгән продукциянең 58% аңа туры килгән. 2009 елда 1,3 млрд сумлык продукция сатылган. 2010 елда – 1,8 тапкыр күбрәк: 2 млрд сумлык. Районда 5 сәнәгать предпприятиесе эшли. Җир асты байлыкларын чыгару тармагында ҖЧҖ «Башстройресурс» (Прибельсᴋи бистәсе), ҖЧҖ “Башкорт кирпече” (Кабак) кәcəбәләре эшлиләр. Соңгы икесе сәнәгать продукциясенең яртысын җитештерә. Алар район буенча гына түгел, җɵмһүрᴎят күләмендә зур әһәмияткә ия. “Карлыман-шикәр” – җɵмһүрᴎятда бердәнбер сөттән озак сакланучы консервалар ясаучы. “Башкорт кирпече” җɵмһүрᴎятданың 30% силикат кирпечен җитешетерә.
Карлыман-шикәрдә 906 кеше эшли, 2009 елны 16 млн сумлык табыш белән тамалаган.
Җитештерү көчләре Кабакта урнашкан «Башкорт кирпече»ндә 225 кеше эшли.
Авыл хуҗалыгы
Районда 18 эре хуҗалык һәм 88 фермерлык хуҗалыгы эшли. Шәхси хуҗалыклар 17 меңләп исәпләнә.
Районда 50,4 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 14,8 меңе (29,4%) – хуҗалыкларда, 33,7 меңе (66,8%) — шәхси хуҗалыкларда, 1,9 мең баш – фермер хуҗалыкларында.
Районның машина-трактор паркын 608 трактор (эре хуҗалыкларда – 513), 35 иген комбайны, тагын 24 – чөгендер җыю, 10 – терлек азыгы җыю комбайны.; барлыгы 176 йөк машинасы. Техниканың тулаем тузганлыгы – 70%. 2009 елда 62,9 млн сумлык 48 яңа техника берәмлеге алынган.
Иң мөһим авыл хуҗалыгы культурасы – шикәр чөгендере. 2009 елда 190 мең тонна уңыш алынган, уртача уңдырышлыгы – 309 ц./га.
Атҗитәрдә ҖЧҖ “Аккош” кошчылык фабрикасы эшли башлаган (8 мең баш каз). ҖЧҖ “Кырмыскалы кошы” 2010 елда 12 мең бройлер чебеш һәм 40 мең каз бәбкәсе саткан.
2009 елда авыл хуҗалыгында 747,7 млн сумлык продукция, товар һәм хезмәтләр җитештерелгән. Дәүләттән 45,2 млн сумлык субсидия алынган.[15]
Транспорт
Район географик яктан уңышлы урынлашкан. Аның аша Федерация һәм җɵмһүрᴎят әһәмиятендәге транспорт артерияләре уза: Кыешкыда пристань эшли.
Районда 6 тимер юл станциясе урнашкан.
Мәгариф
17 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмасы, 35 мәктәп.
Матбугат
Русча һәм татарча район гәҗит чыгарыла, 2006 елдан «Кармаскалинская новь» 2011 елның 17 август көнендә архивланган. һәм «Үзән» исемнәре белән. 2007 елдан «Даира» исеме белән башкортча аерым гәҗит чыга башлаган.
Чыганаклар
Рәсми сайт (рус.)
Искәрмәләр
- ↑ Район турында (рус.), archived from the original on 2012-03-12, retrieved 2011-07-06
- ↑ Давлетшина З.М. Татарское население Башкортостана: этнодемографическое исследование. Ɵфə: Гилем, 2001. ISBN 5-7501-0235-1
- ↑ Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистичесᴋи сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Ɵфə:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ Комплексная программа социально-экономического развития муниципального района Кармаскалинсᴋи район на 2011-2015 годы(үле сылтама).