Миңнегали Шәйморатов

Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов, рус. Шаймуратов Минигали Мингазович (1899 елның 15 августы (1899 елгы метрика кенәгәсенә ярашлы, иске стиль буенча 10 март[4], кайбер документларда — 17 декабрь[5]) —1943 елның 23 феврале) — генерал-майор, 112 нче (соңыннан 16 нчы Чернигов гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе командиры.

Россия Федерациясе Герое (2020, вафатыннан соң)[6].

Тәрҗемәи хәле

1899 елның 15 (27) августында Уфа губернасының Уфа өязе (хәзерге Башкортостанның Кырмыскалы районы) Биштәкә авылында туа.

1915 елдан «Урал» пароходында матрос булып эшли.

Чыгышы

Оренбург Диния нәзарәте метрика китабында: «Миңнегали Минһаҗетдин улы Шәйморатов. Атасы — мишәрдән башкорт, анасы — типтәрдән башкорт», — дип языла[7][8].

Миңнегали Шәйморатовның Бөтенсоюз коммунистлар партиясенә кергәндә «типтәр» дип языла[9].

Л. Кирәева, 1940 елда анкетада Шәйморатов чыгышын «батрак гаиләсенән», милләтен — башкорт дип күрсәтә, дип яза.

Кадрларны исәпкә алу китабында, чыгышы турында: «крестьян чыгышлы — эшче», милләте — татар, дип языла[10].

Шәйморатовның Башкортстанның Милли музеенда сакланган шәхси эшендә: «Нинди милләттән — татар», «Нинди телне туган теле дип саный» дигән юлда «татар» тип күрсәтелә[11][12][13]. Башка рәсми документлар буенча — татар[14][15].

1938 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Разведка идарәсе 2 нче бүлегенең бүлекчә начальнигы вазифасына аттестация уза[16], 1943 елның 14 февралендә Ленин орденына тәкъдим итү документында милләте татар дип күрсәтелә, «ГРУ: Дела и люди» китабында Шәйморатовның милләте башкорт дип языла.[17]

112 нче кавалерия дивизиясенең эскадрон командиры, гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Хатыйп улы Насыйров үзенең «Подвиг генерала: Воспоминания командира эскадрона 112-й башкирской кавалерийской дивизии» китабында болай дип яза:

« Бер вакыт Миңнегали Минһаҗ улы атасы белән булган сөйләшүен исенә төшерде. Ул атасыннан: «Әти, безнең нәсел каян килгән?» — дип сорый. Әтисе: «…Ата-бабаларыбыз Уралдан, Исәт провинциясеннәнн килгән. Безнең тамырларыбыз Әйле башкортлары кабиләсенә барып тоташа», — ди.
«…Милләтегез буенча кем сез?» — дигән сорауга Шәйморатов: «Мин — башкорт, Уралдан, Башкортстаннан, Биштәкәдән», — дип җавап бирә[18]/
»

Хәрби хезмәте

Гражданнар сугышы

1919 елның июненнән Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышында катнаша. Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясенә караган 30 нчы укчы дивизиянең 270 нче Белорет укчы полкында хезмәт итә. Адмирал Александр Колчак гаскәрләренә каршы сугыша. Пермь, Петропавлов һәм Омск һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1920 елның апрелендә укырга җибәрелә.

1921 елның гыйнварында Тугызынчы Казан Совет шәркый халыклар кавалерия курсларын тәмамлагач, Аерым Идел буе татар укчылары бригадасының 2 нче кавалерия полкына взвод командиры итеп җибәрелә. Тамбов (Антонов) крестьян күтәрелешен бастыруда катнаша.

1921 елның октябреннән 1922 елның июленә кадәр Алтынчы Кирсанов кавалерия курсларында взвод һәм эскадрон командиры, 1922 елның июненнән Җиденче Старожилов кавалерия курсларында взвод командиры.

1922 елның ноябреннән Төньяк-Кавказ хәрби округының Семён Будённый Беренче ат армиясенә караган 14 нче кавалерия дивизиясенең 79 нчы кавалерия полкында хезмәт итә. 1924 елда шушы округның урта команда составы курсларын тәмамлый. 1925 елның мартыннан Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты исемендәге Берләшкән хәрби мәктәптә курс һәм взвод командиры булып хезмәт итә.

1930 елның августыннан Михаил Василий улы Фрунзе исемендәге Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең хәрби академиясендә тыңлаучы була: төп факультетның беренче курсын (1931—1932) һәм Көнчыгыш факультетын (1932—1934) тәмамлый. 1934 елдан Кызыл Армия Генерал штабының 4 нче (1934 елдан — разведка) идарәсендә хезмәт итә: бүлек башлыгы ярдәмчесе, 1934—1935 елларда — Төркиядә хәрби атташе, 1936—1937 елларда — Кытайда Гоминьдан хөкүмәте каршындагы хәрби комитет киңәшчесе, 1938 елдан 1940 елның декабренә кадәр — Кытайда хәрби атташе.

« Шәйморатов инглиз, кытай, татар, уйгыр һәм казакъ телләрен яхшы белә, күрәсең, шуңа күрә дә «хөкүмәтнең махсус йөкләмәләре буенча ярты дөньяны әйләнеп чыга».
Константин Симонов
»

Бөек Ватан сугышы

1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, полковник Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Кавалерия инспекциясенә күчерелә һәм генерал Лев Михаил улы Доватор корпусы составында фронтка җибәрелгән 1 нче махсус кавалерия полкы-Кирмәнне саклау часте командиры итеп билгеләнә. Волоколамск һәм Мәскәү янындагы сугышлар өчен Миңнегали Шәйморатов икенче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

1941 елның 25 декабрендә Уфага килә һәм 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры булып эшкә урнаша. 1942 елның 2 июленнән 8 нче кавалерия корпусына караган дивизия Брянск фронты составында сугыша, Воронеж-Ворошиловград оборона операциясендә катнаша. Ноябрьдә аны Көньяк-Көнбатыш фронтының 5 нче танк армиясенә күчерәләр. Дивизия Сталинград сугышында катнаша. 1942 елның декабрендә Урта Дон һөҗүм операциясе вакытында дивизия Тацинская белән Морозовскны азат иткәндә аерылып тора.

1942 елның 10 ноябрендә подполковникка генерал-майор хәрби исеме бирелә[19].

1942 елның февралендә 3 нче гвардия армиягә караган дивизия һәм корпус, Миллерово һәм Макеевкага ерак рейд ясап, алманнар оборонасының тирәнлегендә уңышлы хәрәкәт итәләр.

Сугыштагы батырлыгы, әһәмиятле оператив бурычларны уңышлы үтәгәне өчен 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең исеме Совет Социалистик Республикалар Берлеге Оборона халык комиссарларының 1943 елның 14 февралендәге боерыгы белән гвардия исеменә лаек була һәм 16 нчы гвардия дивизиясе дип үзгәртелә.

Харьков оборона операциясе барышында алманнарның контрһөҗүме башланганда дивизия алман тылына эләгә һәм аннан зур югалтулар белән үзебезнекеләр ягына чыгарга мәҗбүр була. 1943 елның 23 февралендә Миңнегали Шәйморатов Ворошиловоград өлкәсенең Петровское һәм Юлино (Штеровка) бистәләре арасында редтан чыкканда батырларча һәлак була[20][21][22][23]. Сугыш вакытында хәбәрсез югалган дип исәпләнә, бары тик 1946 елда аның һәлак булуы ачыклана.

Гаиләсе

Хатыны — Ольга Павел кызы Шәйморатова, кызы — Октябрина Шәйморатова (4.11.1927, Мәскәү — 2004), оныгы — Сергей (1956).

Хәтер

Константин Симонов герой турында «В Башкирской дивизии» очеркы яза. Генерал-майорның туган авылы атамасы 1946 елда Шәйморатов авылы дип үзгәртелә. Бөек Ватан сугышыннан соң «Агыйдел елга пароходчылыгы» ачык акционерлар җәмгыяте пароходларының берсенә (1900 елда эшләнгән «ОСТ» пароходы) «Генерал Шәйморатов» исеме бирелә (1962 елга кадәр кулланылышта).
• Башкортстанда Шәйморатовның исеме Уфа, Эстәрлетамак, Салават, Ишембай, Октябрьски шәһәрләре урамнарына бирелә. Донбасста аның исемен Петровское шәһәрендәге мәйдан (күмү урыны), Петровское шәһәре һәм шулай ук Чернухино (Луганск өлкәсе) кала тибындагы шәһәр урамы йөртә.
• Геройга Уфа шәһәрендә (2 һәйкәл), Петровское шәһәрендә (башкорт атлылары каберендә һәм скверында истәлек билгесе), Чернухино шәһәр тибындагы бистәдә (башкорт атлыларына һәйкәл), туган авылында һәйкәл куела.
• Шәйморатов авылында 1972 елдан алып генерал исемен йөрткән Сугышчан дан музее эшли. 1999 елда мәктәпкә Миңнегали Шәйморатов исеме бирелә. Петровское шәһәрендә 22 нче мәктәп Шәйморатов исемен йөртә. 2005 елда Уфада Шәйморатов җитәкчелек иткән 112 нче (16 нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе музее ачыла.
• Башкортстанның төрле районнарында генерал исемендәге авыл хуҗалыгы берләшмәләре бар.
1964 елның 31 маенда Шәйморат авылында генерал-майорга бюст ачыла.
2010 елның маенда Уфа шәһәре Җиңү паркының Дан аллеясендә бюст куела.
2012 елның 21 ноябрендә Россия Федерациясе (алга таба РФ) Президентының 1561-УП номерлы боерыгына ярашлы, РФ Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнештәге 29 нчы отрядына генерал-майор М.М. Шәйморатов исеме бирелә[24][25].
• 2013 елның 19 ноябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнештәге 29 нчы махсус отряды җирлегендә (Уфа шәһәре, Затон бистәсе) геройга бюст куела.
• 2015 елның 11 сентябрендә туган авылында 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенә һәм дивизия командиры истәлегенә Хәрби Дан мемориалы[26] һәм генерал-майор М.М. Шәйморатовка беренче атлы һәйкәл ачыла. Һәйкәл бакырдан эшләнә.
• 2018 елның маенда Җиңү көне алдыннан Башкортстан Республикасы музейларында легендар дивизия командиры турында документаль фильм күрсәтелә[27]. • 2018 елның сентябрендә Луганск Халык Республикасы почтасы М. Шәйморатов истәлегенә почта маркасы чыгара. Ул «Луганск өлкәсен немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел» дип аталган маркалар сериясенә керә[28].
• 2019 елның 19 декабрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай карары белән Генерал Шәйморатов ордены булдырыла һәм аның статусы раслана[29][30][31].
• 2022 елда Башкортстанда Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон оештырыла[32].
• 2022 елның 11 октябрендә Уфа шәһәренең Совет мәйданында генерал-майорга һәйкәл ачыла[33].
• 2023 елда Башкортстанда генерал майор Шәйморатов медале булдырыла[34].
• 2024 елның августында Уфада Шәйморатов һәйкәле төшерелгән маркалы почта конверты эшләнелә[35].
• Башкортстан Республикасы хөкүмәте Карары белән республиканың белем бирү учреждениеләрендә шәйморатов сыйныфлары ачыла[36][37]. 2023 елның ноябренә аларның саны 186 җитә, бу сыйныфларда 4 мең тирәсе бала укый. Һәр яктан аерылып торган укучыларга I, II, III дәрәжә «Яшь шәйморатовчылар» билгесе бирелә[38].
• Шәйморатов образы сынлы сәнгатьтә дә мәңгеләштерелә. А.В. Храмов «Генерал Шаймуратов» картинасын яза (1963). Г. М. Круглов — «В штабе дивизии М. Шаймуратова» (1989) һәм «Последний бой генерала Шаймуратова» картиналары авторы (2006).

Әдәбиятта

Башкортстан Республикасында Шәйморатов халык батыры булып санала. Кадыйр Даян сүзләренә Заһир Исмәгыйлев язган «Шәйморатов генерал» халык җыры[14]. Җырны беренче тапкыр 1942 елның мартында башкорт телендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Габдрахман Хәбибуллин башкара[14]. 1947 елда җыр солист башкаруында грампластинкага яздырыла[39].

Башкортлар китте сугышка,
Озатып калды күк Урал.
Ат уйнатып, алда бара
Шәйморатов генерал.

Совет иле өчен яуда
Кичте суны, утларны.
Дошманнарга ябырылганда
Утлы давыл куптарды.

Шәйморатов яу кырында
Дошманнарны көл иткән.
Утта янмый, суда батмый,
Һай, батыр да ир икән.

Совет халкы туган илдән
Куды явыз дошманны.
Бер тугандай үтәделәр
Изге ватан кушканны.

Ватан өчен җан кызганмый
Синең улларың, Урал.
Шулар белән дошман кырды
Шәйморатов генерал.

Миңнегали Шәйморатов турында төрле елларда публицистик материаллар языла: «Иделдән Эльбага кадәр» (Сабир Кадыйров), «Из страниц дневника» (Сәгыйть Алибаев), «Трагедия башкирских конников» (Рәүф Насыйров), «Миңнегали Шәйморатов» (Рәшит Шәкүр), «Триумф и трагедия генерала Шаймуратова» (Фәрит Вахитов), «Шәйморатов генерал» (Энгель Зәйнетдинов) һ.б.

Шигырь, поэмалар һәм авыз иҗаты әсәрләреннән тыш, легендар генерал образы прозада да чагылыш таба: «Башкортлар китте сугышка» (Яныбай Хамматов)[40], «Урал бөркете» (Сабир Кадыйров), «Очкынсыман тояк атларда» (Әхтәм Ихсан)[41] һ.б. Драматурглар каһарманның исемен үз әсәрләрендә мәңгеләштерә: «Генерал Шәйморатов» спектакле (Ибраһим Абдуллин һәм Шакир Насыйров), «Шәйморатов генерал» драма-реквиемы (Флорид Бүләков) һ.б.[42] озак еллар Башкортстанның тыөп театры сәхнәләрендә куела.

Дәрәҗәләр һәм бүләкләр

Галерея

Искәрмәләр

  1. Ко дню памяти Героя Российской Федерации Минигали Мингазовича Шаймуратова
  2. ГРУ:дела и люди, с.488
  3. http://podvignaroda.ru/?#id=12077758&tab=navDetailDocument, стр.403
  4. Вспоминая генерала (к 123-летию Минигали Шаймуратова)
  5. ГРУ:дела и люди. В. М. Лурье, В. Я. Кочик
  6. Тарихи гаделлек тергезелде. «Кызыл таң», 3.04.2020
  7. Ко дню памяти Героя Российской Федерации Минигали Мингазовича Шаймуратова
  8. «Потомки Салавата отступать не умеют!»: как жил и погиб командир Башкирской кавдивизии
  9. Рафиков З. Генералы Башкортостана. — Уфа: Китап, 1995.
  10. Лист по учету кадров
  11. НАЦИОНАЛЬНОМУ МУЗЕЮ БАШКОРТОСТАНА ПЕРЕДАН ОРДЕН ГЕНЕРАЛА ШАЙМУРАТОВА
  12. Лист личного дела
  13. Татарин из села Биштяки: легендарный генерал Минигали Шаймуратов посмертно стал Героем России
  14. 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Миңнегали Шәйморатов
  15. 10 татар, ставших легендами башкирского народа.
  16. Лист аттестации
  17. Лурье В. М., Кочик В. Я. ГРУ: дела и люди / Составитель Колпакиди А. И. — М., СПб.: «ОЛМА-Пресс», «Нева», 2003. — 640 с. — (Россия в лицах). — ISBN 5-7654-1499-0, ISBN 5-224-03528-7.
  18. Насыров А. Х. Подвиг генерала: Воспоминания командира эскадрона 112-й башкирской кавалерийской дивизии. — Уфа: Китап, 2006. — 216 с. — ISBN 5-295-03902-1.
  19. Постановление СНК СССР от 10.11.1942 № 1804 «О присвоении воинских званий высшему начальствующему составу Красной Армии»
  20. ОБД Мемориал|52613772
  21. ОБД Мемориал|55027443
  22. ОБД Мемориал|83882727
  23. ОБД Мемориал|83842724
  24. из информации Официального Сайта Администрации городского округа-город Уфа РБ
  25. текст Указа на сайте Президента РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2012. Архивировано из оригинала 4 октябрь 2013 года.
  26. В Кармаскалинском районе состоялось открытие памятника легендарному комдиву Минигали Шаймуратову
  27. Башҡортостан музейҙарында легендар дивизия командиры Миңлеғәли Шайморатов тураһында документаль фильм күрһәтәләр. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018, 3 май [Тикшерелгән 10 май 2018]
  28. Почта ЛНР к 75-летию освобождения Луганщины ввела в обращение новые марки  [рус.], МИА «Исток» (2018-09-04). 5 сентябрь 2018 тикшерелде.
  29. В Башкирии начнут вручать новые ордена и почетные звания. ИА «Башинформ», 18 декабря 2019 [рус.] [Тикшерелгән 30 март 2020]
  30. Постановление Госсобрания — Курултая РБ от 19 декабря 2019 года N ГС-782 «Об утверждении статута ордена генерала Шаймуратова»
  31. Радий Хабиров вручил первые ордена генерала Шаймуратова. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2020.
  32. Пять интересных фактов о Башкирском батальоне имени генерала Шаймуратова
  33. В Уфе открыли памятник легендарному комдиву, Герою России Минигали Шаймуратову
  34. В Башкирии учредили медаль генерала Шаймуратова
  35. В почтовое обращение вышел конверт с изображением памятника Шаймуратову в Уфе. ИА «Башинформ», 13 августа 2024 года [рус.] [Тикшерелгән 13 август 2024]
  36. В Уфе стартуют «Зимние шаймуратовские игры» на Кубок Героя России Минигали Шаймуратова. ИА «Башинформ», 16 февраля 2021 года [рус.] [Тикшерелгән 16 февраль 2021]
  37. В школах Башкортостана открываются классы имени Героя Российской Федерации генерал-майора М. М. Шаймуратова
  38. В «шаймуратовских» классах Башкортостана учатся почти 4 тысячи школьников
  39. Генерал Шаймуратов (песня) (рус.). Мир русской грамзаписи. The World of Russian Records. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2016.
  40. Яныбай Хамматов. Башҡорттар китте һуғышҡа. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1990. — С. 410.
  41. Әхтәм Ихсан. Саҡма тояҡ аттарҙа. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1966. — С. 240.
  42. Луиза Кирәева. Башҡорт әҙәбиәтендә Шайморатов образы. — Өфө, 2020. — С. 212.

Сылтамалар