Габдрахман Хәбибуллин
Габдрахман Сөләйман улы Хәбибуллин (рус. Габдрахман Сулейманович Хабибуллин; 25 декабрь 1903 (7 гыйнвар 1904), Томск — 19 сентябрь 1969, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — СССР җырчысы (бас), Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты. РСФСРның (1949) һәм Башкорт АССРның (1942) атказанган артисты. Башкорт АССРның (1947) һәм РСФСРның (1955) халык артисты.
Тәрҗемәи хәле
1904 елның 7 гыйнварында Томск шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Гаиләдә барлыгы 12 бала була. Яшьли үк кара эшче, җир казучы булып эшли. Армиядә хезмәт иткәндә аеруча батырлык күрсәтә һәм Маньчжурия чигендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен командование тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт студиясен тәмамлый (укытучысы — Е. А. Милькович).
1931 елдан башлап Новосибирск шәһәрендә Себер крае Сәнгать йортының агитбригадасы белән җитәкчелек итә. 1932—1933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театры артисты була. 1938—1968 елларда — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының опера солисты[1], бу театрга нигез салучы. Паизиеллоның «Гүзәл тегермәнче хатын» («Прекрасная мельничиха») операсында Судья партиясендә беренче тапкыр сәхнәгә чыга.
1942 елның мартында Бөек Ватан сугышы елларында башкорт телендәге төп патриотик җырга әйләнгән «Шаймуратов генерал» җырын (Заһир Исмәгыйлев көе, Кадыйр Даян сүзләре) беренче булып башкара[2][3].
1955—1959 елларда — Башкорт АССР Югары Советының IV чакырылыш депутаты.
Иҗаты
Габдрахман Хәбибуллин репертуарында халык җырлары, шул исәптән башкорт һәм татар халык җырлары бар[4].
Вокаль партияләре
- Судья («Прекрасная мельничиха»; дебют, 1938);
- Цунига («Кармен» Ж. Бизе);
- Спарафучилле («Риголетто» Дж. Верди);
- Дон Базилио («Севильский цирюльник» Дж. Россини);
- Кончак («Князь Игорь» А. П. Бородина);
- Гремин («Евгений Онегин» П. И. Чайковского);
- Чуб («Черевички» П. И. Чайковского);
- Царь («Аида» Дж. Верди);
- Собакин («Царская невеста» Н. А. Римского-Корсакова);
- Старый цыган («Алеко» С. В. Рахманинова);
- Кужак («Ер-Таргын» Е. Г. Брусиловского);
- Кахках («Акбузат»);
- Солтан («Азат» Р. А. Мортазина, 1949);
- Юлай Азналин («Салават Юлаев» З. Г. Исмәгыйлева);
- Солтанбәк («Аршин мал алан» У. А. Гаджибекова);
- Серлебай («Айхылу» М. М. Вәлиева и Н. И. Пейко);
- Мулла («Свояченица» З. Г. Исмагилова);
- Колыя («Хакмар» М. М. Вәлиева, 1940);
- Тапкыр хан («Мэргэн» А. А. Эйхенвальда, 1940);
- Старшина («Карлугас» Н. К. Чемберджи, 1941);
- Аязгол («Шаура» З. Г. Исмәгыйлева).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1942);
- Башкорт АССРның халык артисты (1947);
- РСФСРның атказанган артисты (1949);
- РСФСРның халык артисты (1955);
- Ленин ордены (08.06.1955);
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены;
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1955).
Исемен мәңгеләштерү
2003 елның 19 сентябрендә Уфада, Ленин урамындагы артист яшәгән 2 нче йорт диварында, аның исемен мәңгеләштергән мемориаль такта эленә.
Гаиләсе
Хатыны — Мәрьям. Уллары: Саях, Равил, Шамил, Эдуард.
Искәрмәләр
- ↑ ХАБИБУЛЛИН Габдрахман (Габдурахман) Сулейманович. Культурный мир Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2026.
- ↑ Цикл «Песни военных лет» - Республиканский Музей Боевой Славы. rmbs-ufa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2022.
- ↑ «Шли полки башкир в атаку»: пять башкирских песен о военных походах и героях. ИА «Башинформ» (8 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2026.
- ↑ Хабибуллин Габдрахман Сулейманович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2026.